События

Ашлык кадерле булачак 20.07.2019

Ашлык кадерле булачак

Белгечләр быел игеннәрнең уңышы әйбәт булыр дип фаразлый. Әмма, “Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк”, ди халык мәкале. Шуны истә тотып, республикада уңышны җыеп алу һәм туфрак эшкәртүгә әзерлек буенча бәйге игълан ителгән иде. 15 июльдән 19 июльгә кадәр дәвам иткән бәйгедә комбайннарның, башка техниканың һәм җайланмаларның, туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеген тикшерделәр. Комиссия составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, башка оешмаларның белгечләре бар. Комиссия безнең районда да эшләде. Һәр комбайнны тикшерделәр, җәймәгә кертеп ашлык суктырып карадылар.

16 июльдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Арча районында булды. Район башлыгы Илшат Нуриев белән “Яңарыш” һәм “Курса МТсы” хуҗалыкларында урып-җыюга әзерлекне карадылар.

— Быел ашлыкка сорау зур булачак, — диде Николай Титов киңәшмәгә җыелган хуҗалык җитәкчеләренә, — бигрәк тә арышка.  Бу культураның мәйданнары да аз. Республика сатып аласы арышка өстәмә түләү куллану турында да сүз бара.

Министр урынбасарының төп фикере шул: югалтуларга юл куймагыз, комбайннарны, ашлык ташый торган машиналарны яхшылап әзерләгез! Комбайннан яки машинадан ашлык түгел, үзегезгә керәсе акча коелачак.

Николай Титов урак өстендә сыйфатны контрольдә тоту өчен җәмәгатьчелек оешмаларын да җәлеп итегез, диде. Хезмәткә түләү, ашату мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Ул комбайн эченә керергә дә иренмәде, шактый тәҗрибәле механизаторлар игътибар итеп бетермәгән кимчелекләрне дә тапты. Район башлыгы Илшат Нуриев комбайннарны урып-җыю алдыннан гына түгел, урак өсте тәмамлангач та кабул итүне оештырырга тәкъдим итте.

Урып-җыю чоры әле башланмаган, ә инде республикада ике бәхетсезлек очрагы булырга өлгергән. Җитәкчеләр, комбайнчылар белән әңгәмә вакытында бу турыда да сүз булды.

“Курса МТСы” ширкәтендә комбайннарны кабул итү алдагы көнне үткәрелгән иде. Соңгы елларда яңа комбайннар кайтты, механизаторлар тәҗрибәле. Ындыр табаклары, складлар яңа ашлык кабул итәргә әзер. Быел тагын бер яңа склад төзеделәр, комбайн, тракторлар саклый торган гараж ныклап төзекләндерелде. Николай Титов биредә күргәннәрдән бик канәгать калды.

Николай Титов, Илшат Нуриев бу көнне Якты Көн авылында Бариевларның кошчылык фабрикасында да булдылар.

Ильяс Фәттахов




http://arskmedia.ru/2019/07/17/ashlyik-kaderle-bulachak/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение