События

Зиннур Тимергалиев 45 нче җәен язучы булып каршы алды 29.07.2019

Зиннур Тимергалиев 45 нче җәен язучы булып каршы алды

Җәйнең ямьле вакытында, җәйнең кыл уртасында дөньяга килгән ул. Быел 45 нче тапкыр җәйне каршы алды Зиннур Фирдәвес улы. Ә быелгысы юбилей булуы белән генә үзенчәлекле түгел, юбилей датасын ул язучы буларак каршы алды. Мондый бәйрәмнәр көн дә килми дип, әдәбият сөючеләр бәйрәмен дә киң масштабта уздырырга ниятләгәннәр. “Казан арты” музее хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәмгә якташ язучыбыз Рифат Җамал да кайтты. Ул Зиннур Тимергалиевка әдәбиятка кереп киткән вакытында төпле киңәшләре белән дә ярдәм итүче, әле дә яшь язучының иҗаты белән даими кызыксынып тора.

Зиннур Тимергалиевның повесть-хикәяләреннән торган ике китабы дөнья күрде инде. Тагын берсе нәшриятта чират көтеп ята. Ә Зиннур үзе бүгенге көндә фантастик повесть язу өстендә эшли. Хәер, язып тәмамлыйсы әсәрләре берәү генә түгел икән. Аның әсәрләрен бер укый башладыңмы – һич аерыласы килми, ахырын беләсе килә. Шундыйларны әйтәләрдер инде “бер сулышта укып чыктым” дип. Берсе артыннан икенчесе кабатлана торган кызыклы сюжетлары тормыштан, үзе аралашкан даирәдән алынган икән. Кечкенәдән кызыксынучан малай күргән-кичергәннәрен хәтер төпкеленә салып куя барган да, үсеп буйга җиткәч шул төпкел тулып, кулына каләм алырга мәҗбүр иткән.

Армиягә кадәр үк шигъри юллар сырлаштыргаласа да, Грузия чигендә хезмәт иткән егет иҗат дигән дөнья ишеген сакта торганда ачып керә. Диңгез өстеннән очып баручы кошларны күргәч, “Болар минем туган ягыма кайта бит”, — дигән уй күңел кылларына шулкадәр нечкә итеп кагыла ки, Зиннур атлы Сөрде егетенең җаныннан ургылып шигъри тәлгәшләр сибелә башлый. Армиядән соң эчке эшләр бүлегенә эшкә керә ул. Ә анда эшләгән елларда күргәннәр… Төрле гаиләләрнең яшәешен күрү аны башта хикәя язарга, аннан повестька ук тотынырга этәрә.

Алар гаиләләре белән әдәбият, сәнгать җанлы. “Мин клубта эшләгәнгә, балалар һәммәсе мәдәни чараларда катнашып үсте, олысы гармунда, калганнар һәммәсе гитарада уйный белә. Кызым матур җырлый, ә Зиннур кечкенәдән спектакльләрдә уйнарга яратты”, — дип сөйли әнисе Римма апа. Менә нидә икән Зиннур Тимергалиевның повестьларында диалогларны күпләп куллану сере. Ул кешеләр сөйләшүе аша укучысын шундый итеп җәлеп итә белә, әсәргә үзеннән-үзе кереп китәсең. Кем белә, бәлки киләчәктә үзен драматургиядә дә сынап карар әле. “Ну, китапны укып та карады Зиннур. Әз генә буш вакыты булдымы, китапка “чума” иде”, — ди аның элек эчке эшләр бүлегендә бергә эшләгән хезмәттәшләре. Сәнгать өлкәсендә кайнап үскән туганнары да үзенчәлекле һөнәр ияләре аның: абыйсы хәрби диңгез капитаны, апасы сатучы, бер энесе Габдулла Кариев исемендәге театрда тавыш режиссеры, икенчесе ресторанда пешекче.

Зиннур улының язуга сәләте барлыгын Римма апа оныгына багышлап язылган шигырьне укыгач очраклы гына белә. “Аннары Сөрдегә багышлап язылган шигырен инде җыр итеп тыңлаткач, бу бала авылны сагынып өзгәләнеп яшәгәч нигә читкә китте икән дип еладым”, — ди әнисе Римма апа. Бүгенге көндә инде Зиннур Тимергалиев сүзләренә язылган җырлар дистәдән артып китә. Кайберләрен танылган җырчылар башкарса, кайсылары әле райондашларга гына билгеле. Райондашыбыз Илфат Әскәров Зиннур Тимергалиев сүзләренә багышланган берничә җырын башкарып кичәне ямьләде. Зиннур Тимергалиев 7 районның иҗат әһелләрен берләштергән “Ызандашлар” әдәби берләшмәсе җитңкчесе дә, бәйрәме белән котлап берләшмә әгъзалары да килгән. Шулай ук кадерле кешеләре — әнисе Римма апаның, тормыш иптәше Ләйсән, ике улы һәм кызының изге теләкләре, истәлекләр барлавы Зиннур Фирдәвес улы өчен гомер бәйрәмендә ямь өстенә ямь булды

Мөхәммәт Мәһдиев исән булса, туган районында авылны нечкә итеп сүрәтли белүче язучы яшәвенә нык куаныр иде. Ә без, арабызда язучы яшәвенә, аның белән еш күрешеп аралаша алуыбыз белән бәхетле. Юкса тере язучыны көн дә күрү бәхете сирәк тәти бит. Киләчәктә Зиннур Тимергалиевның әсәрләрен дәрес программасына да кертүләрен, райондаш язучының мәктәпләргә очрашуларга йөреп, ана теленә мәхәббәт уятуда куйган хезмәтләрен күреп тә шатланырга язсын. Аңа әле бары 45, ә киләчәге алда…

Розалия Зиннәтова




http://arskmedia.ru/2019/07/29/zinnur-timergaliev-45-nche-aen-yazuchyi-bulyip-karshyi-aldyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение