События

Ишегаллары матурланачак 27.07.2019

Ишегаллары матурланачак

Кич белән Арчада Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 3нче күп фатирлы йорт янына шул тирәдә яшәүчеләр җыелды. Ишегалдын тагын да ничек матурлап, уңайлатып була — шул турыда сөйләштеләр.

«Бердәм Россия» Татартсанның төбәк бүлеге проекты бу. Халык фикере, тәкъдимнәре белән «Безнең ишегалды» программасы төзеләчәк. Ишегалларының нинди буласы — халык фикереннән торачак. «Бердәм Россия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгат Җәләлетдинов әлеге очрашуны оештырды. Татарстан Республикасының Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар «Таттелеком» җәмгыяте вәкиле Лотфулла Шәрифуллин һәм «Агро—Сервис» җитәкчесе Габделхай Кәримов та килгән иде. Яңа чакырылыш депутатлары программаларның бюджетын раслаячаклар һәм аларның тормышка ашырылуына контрольлек итәчәкләр.

Халыктан тәкъдимнәр төрле булды. Ишегалды заманча, матур булсын. Чәчәкләр өчен махсус савытлар булса да яхшы. Кечкенәләр һәм зурлар өчен дә атынгычлар кирәк. Балалар мәйданчыгы нәниләр өчен генә түгел, үсеп килүче балалар, яшүсмерләр өчен дә яраклы булсын. Мәсәлән, заманча турниклар, стритбол—урам баскетболы уйнау өчен баскетбол боҗрасы һ.б. Тәкъдимнәр язылып барылды. Проект әнә шулар нигезендә эшләнәчәк. Бу сүздә генә калмаячак. 2024 елга кадәр барлык ишегаллары да матурланып бетәчәк.




http://arskmedia.ru/2019/07/26/ishegalaryi-maturlanachak/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение