События

Чөмә—Елгадан Кәүсәрия Динмөхәммәтовага 95 яшь 08.08.2019

Чөмә—Елгадан Кәүсәрия Динмөхәммәтовага 95 яшь

Кәүсәрия апа нигезен ташлап бетерми. Кышка кызына яшәргә китсә дә, җәен авылга кайталар. Без килгәндә өч кызы да гаиләләре белән җыелган иде. Табигать кочагында, бик матур урында яшисез икән, дип килеп кердек без аларга. Кәүсәрия апа, сөбханалла, үзе каршы алды. Елмаеп кына тора.Юбилярны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады. Ул аңа Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл җирлеге идарәсеннән дә килгән иделәр.

Кәүсәрия апа тумышы белән шушы авылдан. «Без 7 бала үстек. 2 кыз, 4 малай. Абыйларымның дүртесе дә сугыштан кайтмады…» — дип сщйльде ул. Нинди авыр югалту. Әниләре ничек түзде икән?! «Гомерем буе амбарда хисапта эшләдем, — дип сөйләде Кәүсәрия апа. — Бик авыр еллар булды. Эшемә бик җаваплы карадым. Тикшерсәләр дә, бер гаеп тапмаслар иде». Авыл җирлегеннән: «Кәүсәрия апа бик әйбәт кеше инде ул!» — дип сөйләп алдылар. Әле дә елмаеп кына тора ул. Җыйнак гәүдәсенә карап, тиктормас булгандыр бу, дибез.

Гомумән, Кәүсәрия апаның үзеннән, кызларыннан ниндидер бер яктылык сипрпелеп тора. Без Кәүсәрия апага исәнлек—саулык телибез.

http://arskmedia.ru/2019/08/08/ch-ma-elgadan-ka-sariya-dinm-hammatovaga-95-yash/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение