События

Арчада Казан артистлары футбол уйный, ә кичен җырлый… 06.08.2019

Арчада Казан артистлары футбол уйный, ә кичен җырлый…

Нинди шәп көн булды ул! Арча стадионына төшсәм, Казанның эстрада артистлары белән Арча командасы футбол уйныйлар. Район башлыгы Илшат Нуриев та шунда.

Татарстанның халык артистлары Булат Нигъмәтуллин, Филүс Каһиров, нәфис сүз остасы Фәнил Вәкказов, аның туганы сүз остасы Илшат Вәкказов, җырчы Илнар Сәйфиев, Риназ Фазлыәхмәтов, Зөлфәт Фәхретдинов, Венер Сәлимов… бар да футбол уйный. Ул гынамы! Әле кич белән концерт та буласы! Үткән якшәмбе көн арчаларга менә дигән бәйрәм көн булды! Кичке сәгать 7дә менә дигән концерт башланып китте. Шәп булды ул! Шашлыклар пешеп, артистлар сөйләп, җырлап, арчалар биеп торды. Рәхмәт артистларга, рәхмәт шундый иҗади очрашуны оештырган район җитәкчелегенә! Сәгать 10дә салют атта!


http://arskmedia.ru/2019/08/06/archada-artistlar-futbol-uynyiy-a-kichen-yirlyiy/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение