События

Арчалылар «Башваткыч»та катнашып кайтты 12.08.2019

Арчалылар «Башваткыч»та катнашып кайтты

Райондашыбыз Марсель Шәрәпов һәм Әтнә районыннан журналист Сүрия Мингатина җитәкләгән “Дуслык” иҗади төркеме “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Башваткыч” тапшыруында төшеп кайтты. Әлеге төркем Арча районына якын 7 районда һәм Казан каласында яшәп иҗат итүче 30 иҗат кешесен берләштерә.

Тапшыруда араларыннан өчәү: Балтачтан Салиха Гаязова, Сабадан Илшат Сибәгатов, Теләчедән Сиринә Гатиятова катнашкан. Иҗатташ дуслары өчен җан атарга “Дуслык”лар төркемнәре белән барган.

Бу тапшырудан тыш Марсель Шәрәпов “Таяну ноктасы” тапшыруында да фикерләре белән уртаклашкан. Әлеге тапшыруларны киләчәктә зәңгәр экраннар аша күреп булачак.

  

 

http://arskmedia.ru/2019/08/12/archalyilar-bashvatkyich-ta-katnashyip-kayttyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение