События

Арчаның 6нчы мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе узды 11.08.2019

Арчаның 6нчы мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе узды

Барыбызга да билгеле булганча, инде менә ничә ел рәттән яңа уку елы башланыр алдыннан республикабызда  “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе бара.

Әлеге акциянең максаты:күп балалы, аз керемле гаиләләрнең балаларына укучы портфеле әзерләп бирергә ярдәм итү. Шул максатны күздә тотып, бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм оештырылды. Әлеге чарада Арчаның 1 нче урта мәктәбе,  3, 4 нче башлангыч мәктәпләреннән дә укучылар, ата-аналар, укытучылар катнашты. Барысы 37 портфелҗ тапшырылды.  Бәйрәм кунаклары Арча муниципаль  районы башлыгы   Нуриев Илшат Гаптелфартович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Лотфулла Нурисламович, Арча мөхтәсибе ярдәмчесе үзәк мәчетнең икенче имамы Мирас хәзрәт укучыларыбызга, ата-аналарга, мәктәп коллективына изге теләкләрен әйттеләр.

Укучыларны мәктәптә зур ачышлар , яңа дуслар көтә. Беренче кыңгырау, укытучының елмаюлы карашы, тантаналы линейка, чәчәк бәйләмнәре, яңа форма, портфель алар күңелендә  онытылмаслык мизгелләр булып истә калачак. Игелекле эшләре өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Сезнең ярдəм балаларга мəрхəмəтлелекнең чынлыкта да яшəвенə өметне арттырыр.




http://arskmedia.ru/2019/08/08/archanyi-6nchyi-nomerlyi-maktabenda-maktapka-azerlanerga-bulyish-aktsiyase-uzdyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение