События

Казанда иң яхшы якташлыклар бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә! 15.08.2019

Казанда иң яхшы якташлыклар бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә!

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада Татарстан Республикасы муниципаль районнары якташлыклары җитәкчеләре катнашты.

Конкурс өченче ел уздарыла. Узган елда анда 16 муниципаль район якташлыгы катнашкан иде. Алар – Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Баулы, Буа, Чүпрәле, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Чирмешән, Чистай районнары якташлыклары.

Җиңүчеләрне түбәндәге критерийлар буенча билгеләделәр: якташлыкның эш планы булу; якташлыкның районнан (шәһәр округыннан) чыккан кешеләр белән эшләве; төрле социаль-мәдәни, спорт һәм җәмәгать чараларында катнашу; якташлык эшчәнлеген һәм казанышларын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту; муниципаль берәмлекләрдән чыккан кешеләргә ярдәм итү эше; якташлыкның республика, Россия һәм халыкара чараларда катнашуы; “Интернет” челтәрендә үз сайты йә бите булу.

Нигезләмә буенча бер беренче призлы урын – 300 мең сум; ике икенче призлы урын – 200әр мең сум һәм өч өченче урын – 100әр мең сум каралган. Конкурста җиңүчеләр булып иң күп балл җыйган якташлыклар санала.

Быел нәтиҗәләр буенча Арча якташлыгы өченче урынны алды!  Котлыйбыз!




Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение