События

Айванда авылдашлар җыелды 18.08.2019

Айванда авылдашлар җыелды

Юк, сабантуй түгел бу. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гөлзилә Миңнуллина Айван авылында туып—үскән, бүген авылда көн күрүче һәм төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларны җыйды. Ә нинди тәэсирле, күңелле очрашу булды ул! Рәхмәт Гөлзилә ханымга!Яңгыр явар дип курыккан идек. Яумады. Рәхәтләнеп мәдәният йорты бакчасында бәйрәм иттек. Очрашуга авылның мәртәбәле өлкән кешеләре дә килде. Клара апа, Рәмзия апа, әле яңа 90 яшен тутырган Сөмбелә апа, Галия, Гаҗилә, Флера, Хәлимә, Фәридә, Розалия апалар… Гаилә—гаилә авыл кызлары килде. Кыз фамилияләре белән язам. Сания, Дания, Дилбәр Вәлишевалар, ир туганнары Ирек тә биредә. Ул бик матур итеп шигырьләр сөйләде. Рүзия, Тәнзилә, Резедә Рамазановалар, Рауза, Рәмзия, Розалия Әскәровалар, Гөлфия, Румия Саттаровалар… Алсу Вәлиева, Вәсилә Хәбибуллина, Алсу Әхмәтшина, Нүридә Әхмәтова… Урам—урам бер тирәдә үскәннәрнең, сыйныфташларның бигрәк тә сәйләшер сүзләре күп иде. 65 яшьләрен түгәрәкләп килүче Алсу, Гөлфия, ике Рәфкат, Рауза шулай ук очрашуга килгән иделәр. Быел 60ны тутырган сыйныфташлар Фәридә Миңнуллина, Илдус Әскәров, Минзәлия Исмәгыйлева, Альмира Кәримуллина — бар да очрашуга килгән. Истәлекле мизгелләр.

Заманында хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Миннәхмәт Сәгыйтов та, Айваннан булмаса да, якын итеп килгән иде. Чыгыш ясаганда бик дулкынланды. Совхозның гөрләп торган чаклары бар иде. Исән терлекчеләр, игенчеләр биредә утыра. Хатирәләрне яңартканда ничек дулкынланмыйсың инде! Басу—кырларда, фермаларда гөрләтеп эшләгән вакытлар бар иде.

Авылның матур кызлары Гөлчәчәк, Нурзифа да кайткан. Китте күрешүләр. Әнә шулай һәр кешене күздән кичереп, күрешеп, сөйләшеп, сөенешеп, елашып, балачакка, яшьлеккә кайттылар. Мондый очрашуны оештырган Гөлзилә ханымга, аның командасына рәхмәт әйтеп бетерә алмадылар. Клуб бакчасында эскәмияләргә тезелешеп утырып концерт карадылар. Очрашу чәй өстәле янында тәмамланды. Рәхмәт оештыручыларга! Киләсе очрашуларга кадәр! Р.Н.




http://arskmedia.ru/2019/08/18/ayvanda-avyildashlar-yieldyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение