События

Кәчедә авыл көне 21.08.2019

Кәчедә авыл көне

Арчага терәлеп үк урнашкан Кәче авыл җирлегендә авыл көне булып узды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары әлеге җирлектәге социаль объектларның торышы белән таныштылар. Кәче җирлегендә мондый максат белән күчмә утырышлар 2013 елдан бирле узмаган булган. Алты ел үткәнне исәпкә алганда, чагыштыру, шушы чор эчендә ниләр башкарылганын, үзгәрешләр, яңалыкларны барлау өчен мөмкинлек зур иде.

Чулпан авылы клубы. Буяулары кыршылып беткән юл кырында гына урнашкан 115 еллык тарихы булган бик иске бина. Участогы зур, балалар мәйданчыгы ясау өчен бик иркен урын дисәк, аны сатып алып бетерергә өлгергәннәр икән. Клубның эче дә төзекләндерү сорый. Тик яңасы төзелсә генә, бина төзекләндерерлек түгел.

– Кечкенә авылларда клуб салу перспективалы түгел, диләр. Чөнки анда демографик хәл дә, мәктәп, фельдшер-акушерлык пунктлары, шулай ук инвесторларның булуы да исәпкә алына. Сүз хәзер эреләндерү турында бара. Үзәкләштерү хисабына клубларга йөрүне дә арттыра алырга мөмкин булыр, дип фаразлыйлар, – дип аңлатып үтте район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Димәк… Сүзсез дә аңлашыла. Әмма нинди хәлдә генә булмасын, Чулпан клубы әле яши. Зур тәҗрибәсе булган Венера Галиуллина төрле чаралар оештырырга, өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә клубка тартырга тырыша







Якты Көндә дә клуб бик иске бинада иде. Шуңа карамастан 26 хуҗалыгы булган 75 кеше яшәгән бик матур урында урнашкан бу авыл гөрләп торды. Клуб мөдире Лилия Мөхәммәтгалиева җитәкчелегендә фольклор ансамбль төзелде, ул төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый башлады. Ике тапкыр Россиякүләм бәйгедә лауреат исеме яулаганнар инде. Ансамбльгә йөрүче Суфия апа Сабирҗанова бу көнне үзе язган шигырьләрен укып, җырлап, биеп, биетеп, кәефне күтәрде.

Биредә клуб проблемасын уңай хәл итү юлын тапканнар, мәктәп бинасына күчергәннәр. Дөрес, зур түгел, әмма кечкенә авыл өчен менә дигән. Эче ялт иткән, территориясе чәчәккә күмелгән. Тышкы яктан матур итеп буяп та куйсалар, авылны бизәп үк торачак.





http://arskmedia.ru/2019/08/20/kacheda-avyil-k-ne-problemalar-itarlek/
http://arskmedia.ru/2019/08/20/kacheda-avyil-k-ne-yaktyi-k-n-klubyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение