События

Шөгыль, ял, бәйрәм – бергә 23.08.2019

Шөгыль, ял, бәйрәм – бергә

Август аенда үтүче Физкультурачы көнен арчалар район күләмендә Арча стадионында билгеләп узды. “Спорт һәм бокс көне” дигән бәйрәмдә район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

Илшат Габделфәрт улы оста боксчылар белән бергәләп бокс флешмобында чыгыш ясады, аннан, уңышлы уен күрсәткән яшь боксчыларны бүләкләде. Бокс мәйданы янында тамашачы да күп булды. Моңарчы күрелмәгән тамаша булганга, һәркемне кызыксындырды ул. Әлеге күрсәтмә чыгышлар “Арча” спорт мәктәбенең бокс түгәрәге җитәкчесе Марат Галиевлар тырышлыгы белән оештырылган.

Спорт бәйрәменә гаилә белән килүчеләр күп иде. Шарты буенча мәктәптә укучы 14 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр катнаша алган. Арча станциясеннән Гыйззәтуллиннар спорт сөюче гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы Руслан педагогика көллиятенең физкультура бүлеген тәмамлаган. Бүгенге көндә белгечлеге буенча эшләмәсә дә, спортны үзе генә түгел гаиләдәгеләренә дә яраттыра алган. Тормыш иптәше Раилә 9нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, шунлыктан спорт чараларында еш катнашырга туры килә үзенә. 7нче мәктәптә укучы балалары Русалина белән Рәниф тә әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнә. Кышын гаилә бергәләп чаңгыга басса, җәен табигатьтән көч алып яшәргә яраталар. 

“Әти, әни һәм мин” дип исемләнгән спорт ярышында катнашкан балалар әти-әниләренең булганлыкларына, тырышлыкларына горурланып карап торгандыр. Һәммәсе беренчелек өчен биеклеккә дә, скакалкада да сикерде, билен дә күтәрде, идәннән дә этелде, стритбол уйнадылар, йөгерделәр дә, чаңгыда да йөрделәр. Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урынга Яңа Кенәрдән Корбангалиевлар, 2 урынга Урта Пошалымнан Нигъмәтуллиннар, 3 урынга Түбән Мәтәскәдән Хөсәеновлар лаек булды.

Шунысы куанычлы, районда спортны үз итүче балаларның гына түгел, спорт сөюче гаиләләрнең дә саны артуы күзәтелә. Елдан-ел спорт ярышларында яңа исемнәр пәйда була. Бу очракта, әлбәттә, тренер-укытучыларның хезмәте бәяләп бетергесез. 22 ел дәвамында Наласа мәктәбендә физкультура укытучы Илфат Төхфәтуллинның укучылары күбесе көрәшче булса да, ул көрәш өчен спортның никадәр мөһим икәнлеген аңлатып, яратырга өндәп үстерә. Бәйрәмгә хатыны Миләүшә (ул башлангыч сыйныфлар укытучысы), улы Әмир белән килгәннәр иде. Быел 6 сыйныфка баручы Әмирнең йөзү буенча да, көрәш буенча да район күләмендә мактанырлык уңышлары бар. “Иң беренче булып үзең үрнәк күрсәтергә кирәк, аннан балалар кызыксынып үзләре арттан иярә, – ди укытучы. – Кышын гаилә белән чаңгыга сирәк бассак та, җәен нәсел-нәсәп гаиләләр белән бергәләп табигать кочагында еш очрашабыз. Анда барлык төр спорт уеннары уйнала”.

Районда соңгы вакытта еш узучы спорт чарасына бәйле бәйрәмнәрне район халкы хәзер көтеп ала. Киләчәктә дә аларның файдасы да, саны да артуга барсын.

                                              

http://arskmedia.ru/2019/08/20/sh-gyil-yal-bayram-berga/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение