События

Хәсәншәехтә йорт янып, биш балалы гаилә урамда калган 26.08.2019

Хәсәншәехтә йорт янып, биш балалы гаилә урамда калган

Татарстанда биш балалы гаилә янгын турында хәбәр итү системасы ярдәме белән исән калган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «112 ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Хәсәншәех авылында Татарстан урамында йорт януы турында тугыз хәбәр килде», – диелгән министрлык хәбәрендә.

Биш минуттан янгын урынына «Ватан» хезмәткәрләре килде. Янгын сүндерүчеләрне 45 яшьлек йорт хуҗасы каршы алган һәм йорт эчендә кеше булмавын әйткән. Ир-ат хатыны һәм биш баласы (12, 9, 5, 3 һәм яңа туган бала) белән йоклаулары һәм янгын турында хәбәр итү системасы тавышын ишетеп уянуларын сөйләгән. Йорт хуҗасы гаиләсе белән бергә өйдән чыгып өлгергән.   Янгынны ярты сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр. Янгын 95 кв. метр мәйданлы торак йортны һәм мунчаны юк иткән. Янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.   «Искәртеп үтик, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе инициативасы белән күп балалы, имин булмаган гаиләләр, шулай ук авыр хәлдә калган гаиләләр, инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яши торган фатирларга һәм шәхси йортларга автоном янгын турында хәбәр итү системасы кую буенча хәйрия акциясе үткәрү инициативасы белдергән иде. Инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Шул вакыттан 30 меңгә якын янгын турында хәбәр итү системасы куелган.

24нче август төнендә Арча районы Хәсәншәех авылында зур фаҗига булган. Әхмәтов Данил һәм Лилия йортлары янып, ирле-хатынлы 5 баласы белән урамда бернисез калган. Балалар 2007, 2010, 2014, 2016 һәм 2019 елгы. Могҗиза белән исән калып, уттан котылганнар, әмма йортны саклап кала алырлык булмаган. Хөрмәтле дуслар, укучыларыбыз һәм битараф булмаган кешеләр! Ярдәм һәм максималь репост сорыйбыз. «Матбугат.ру»га билгеле булганча, Әхмәтовларның барлык милке, көнкүреш кирәк-ярагы янып беткән. Ил төкерсә, күл була дигәндәй, булдыра алганча ярдәм күрсәтсәк иде. Саклык банкы картасы номеры  5336 6900 5785 5183 ЛИЛИЯ ЛОТФРАХМАН КЫЗЫ ӘХМӘТОВА

Матбугат.ру


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение