События

“Казанка” хуҗалыгында урак, көзге чәчү төгәлләнде! 27.08.2019

“Казанка” хуҗалыгында урак, көзге чәчү төгәлләнде!

Район башлыгы Илшат Нуриев 25 августта игеннәрне урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Илнур Габдрахмановка, “Кырлай” ширкәтеннән Илшат Нәфыйковка, “Тукай” ширкәтеннән Рафил Фәттаховка, “Кызыл Яр”дан Фәнил Мөхәммәтшинга, “Ашытбаш”тан Илшат Хәбибуллинга, “Северный” хуҗалыгыннан Равил Габдрахмановка, “Ватан” ширкәтеннән Рамил Фәйзиевкә Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

27 август иртәсе күңелле вакыйгадан башланды. “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров район башлыгы Илшат Нуриевка игеннәрне урып-җыюны, көзге чәчүне төгәлләү турында рапорт бирде, яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән арыш һәм бодай икмәге тапшырды.

– Бик матур эшләдегез, “Казанка” хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур рәхмәт! – диде район башлыгы. – Без “Вамин” таралгач бу хуҗалыкның язмышы өчен борчылган идек. Киләчәктә дә шулай куандырып эшләргә язсын!

“Казанка” хуҗалыгы уракка да беренче булып керешкән иде, элеваторга беренче булып ашлык тапшыра башлады. Җәй буе пар җирләрен эшкәртеп тордылар, арыш тулысынча пар җирләренә чәчелде.

Район буенча алганда 27 августка хуҗалыкларда игеннәрнең 52 проценты җыйнап алынды. “Курса МТСы” ширкәтендә – 85, “Кишет”тә игеннәрнең 23 проценты гына җыйналган килеш.

7841 гектарда (план 16334 гектар) көзге культуралар чәчелде. Бу мөһим эшне “Казанка” хуҗалыгы төгәлләде, “Курса МТСы”, “Яңарыш” ширкәтләре төгәлләү алдында.

“Кырлай” ширкәтендә 48 гектарда бәрәңге алынды.

Район башлыгы Илшат Нуриев сишәмбе көнне үткән киңәшмәдә яңа уңыш ашлыгын югалтуларга юл куярга ярамаганлыгын тагын бер тапкыр искәртте. Юл буйларында күпме бөртек чәчелеп кала, машинада ташыганда ашлык өстенә җәймә каплау  мәҗбүри булырга тиеш.

   

http://arskmedia.ru/2019/08/27/kazanka-hu-alyigyinda-urak-k-zge-chach-t-gallande/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение