События

Геройлар авылы – Мирҗәм 27.08.2019

Геройлар авылы – Мирҗәм

Мирҗәмгә без республиканың танылган журналисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы  Риман Гыйлемханов белән бергә бардык. Аның белән юл йөрүләре күңелле. Шәһәр юлларында гына йөрергә яратылган машинасын да кызганмый, кызыклы кешеләр бар дисәң, теләсә нинди юлдан үтәргә әзер.

Без өч герой биргән авылга барабыз.

– Чынлап та өч героймы? – ди Риман. – Гаҗәеп хәл бит бу!

– Әйе, Нәкыйп Сафин Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме алган. Галимулла Әсхәдуллин Казанда авиация җитештерү берләшмәсендә фрезерчы булып эшли, хезмәттәге казанышлары өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, – дип санап киттем мин. – Ә Дания апа гади дуңгыз караучы, сигезенче бишьеллык планны үтәү нәтиҗәләре буенча 1971 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Пөшәңгәр белән Мирҗәм арасы – бер чакрым чамасы. “Риман дус, менә монысы Пөшәңгәр мәктәбе булыр, – дим, юл кырыендагы калган мәһабәт бинага күрсәтеп. – Бүген генә төзелгән кебек итеп саклыйлар аны, ул бакчаларын күрсәң! Бер кереп чыгарбыз әле шунда”, – дим. “Әйе, матур бина, – ди  Риман. – Бүген Дания апаны күрсәк җитеп торыр, Казанга кайтып җитәсем бар”.

Дания апаларда минем булганым бар, сиксән яшьлеге уңаеннан язма әзерләгән идем. Ул чакта ишегалдында яңа чыккан тавык чебиләре белән мәж килә иде. Аннан соң җиде ел вакыт үткән, өен я ялгыштырырмын дип (Риман болай да төрттерергә ярата), беренче очраучыдан сорарга булдым. “Әнә теге таш йорт аныкы, сез телевидениедән түгелме?” – диде ул. Соңрак Дания апаның үзеннән: “Герой исеме алгач көнләшмәделәрме соң?” – дип сорадык. “ Юк,  котлауларны бик күп алдым, авылдашларым бик әйбәт минем”, – диде.

Бу юлы ишегалдында тавык-мазар күренмәде. Соңгы очрашудан соң Дания апа бик үзгәрмәгән дә кебек. Хәзер иптәшкә песиләр генә тотам, ди. Урамга да бик чыкмый, аяклар артыгын йөрергә “рөхсәт итми” икән. “Үзеңә генә күңелсез түгелме?” – дип кызыксынды Риман. “Кызым Флүдә шушы авылда яши, үзе янына чакыра, тик минем йортны калдырасым килми. Ашарга да кызым әзерләп китерә. Ялларга оныгым Ришат кайта. Намаз укыйм, газеталарны укып барам. Күршеләр дә хәлне белеп тора”.

Әкренләп төп темага якынаябыз.

– Герой исеме бирәселәрен алдан белдеңме, Дания апа?

– Юк, белмәдем. Без бит орден-медальләр алу өчен эшләмәдек. Кушкан эшне җиренә җиткереп эшли идек.

Дания апаның балачагы җиңел булмый. Безгә дә берничә тапкыр: “Яшьлекне сагынмыйм мин”, – дип кабатлады. Чабата белән язгы пычракта черек бәрәңге эзләп йөрүләр…  Әти кеше башта икенче хатынга  өйләнә, аннан сугышка китә, шуннан әйләнеп кайтмый. 15 яшеннән кызга тайлар карауны тапшыралар. Дуңгыз фермасы оештыргач шунда җибәрәләр. “Дуңгызның итен генә ашамадым, башкасы бар да булды, – ди ул. – Балалар алдыннан ана дуңгызны мунчала белән сабынлап юабыз. Бер дуңгыз 18 бала китерде, дуңгыз балаларын сүндәрәгә менгерәбез, чиратлап төшереп имезәбез. Дуңгыз балалыйсы көннәрдә төнлә дә фермага бара идем”.

Тырыш терлекче “Ватан” совхозында гына түгел, районда, республикада таныла, орден, Мактау грамоталары белән бүләклиләр. Хөрмәтнең иң олысы, билгеле инде – Социалистик Хезмәт Герое.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2019/08/27/geroylar-avyilyi-mir-am/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение