События

Мәктәпләр ярминкәсен көтеп алабыз 29.08.2019

Мәктәпләр ярминкәсен көтеп алабыз

Узган шимбәдә Арчада мәктәпләр ярминкәсе узды. Теләгән кеше концерт карый, тәм—томнар белән чәй эчә. Яшелчә, җиләк—җимеш сайлый. Кара миләш, кызыл миләш, кыяр, помидор, кабак, ташкабак, кәбестә, кишер, чөгендер — капчыклап алсаң да җитә. Ул Шушмабаш мәктәбен күрсәгез иде: бар да капчык—капчык. Кызыл суганга кадәр бар. Шушы кадәр яшелчәнең мәктәп бакчасында гына үскәненә ышанмыйча:» Колхозныкын да алып килдегез мәллә?» — дип сорадык. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдәнова: «Барысы да үзебезнең мәктәп бакчасында үскән яшелчәләр, килеп күреп китегез әле безнең бакчаны», — дип үзләренә кунакка чакырды.

Курса Почмак мәктәбенең физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов белән очрашсак сөйләшми калмыйбыз. Үзләрендәге яңалыкларны сөйләп гаҗәпләндерми калмый ул. Бу юлы да ярминкәдә үзе тоткан балык белән уха пешерүен сөйләп кызыктырды. Уханы татып карарга насыйп булмады: «Бетте инде» — диде. Ярминкәдә бер беткән әйбер булган икән. Ул да булса — уха! Үзең соң берәр нәрсә алдыңмы, диярсез. Кара миләш, кызыл чөгендер, кишер сатып алдым. Рәхмәт мәктәпләргә, шуның кадәр яшелчә үстереп, сатарга алып килгәннәр. Арзан гына бәягә сатып, күпме кешене куандырды алар. Кишер, чөгендернең килосы 10—15 сум иде.

Рәсемдә: Шушмабаш мәктәбе әнә шулай сату итте.

http://arskmedia.ru/2019/08/24/maktaplar-yarminkasen-k-tep-alabyiz/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение