События

Янгул үзешчәннәре — Шушмабашта 30.08.2019

Янгул үзешчәннәре — Шушмабашта

Сайлаулар алдыннан күрше районнар белән үзара концертлар кую алдагы елларда да бар иде. Быел да әлеге матур традицияне дәвам итәргә булдылар. Шушмабаш мәдәният йортына Балтач районының Яңгул авылы үзешчәннәре “Ямьле үтсен кичегез” дигән концерт программасы белән килделәр.

Шушмабашларның матур гадәтләре бар – нинди генә чара булмасын, алар үзләренең кул осталарын күрсәтергә теләп, бик матур күргәзмә оештыралар. Ә осталар бу якта бик күп. Шуларның берничәсе бу көнне дә “Гүзәллек тудыручылар” дип исемләнгән күргәзмәгә эшләрен алып килгән.

Нәрсәне генә алма – бәйләнгән, чигелгән, төрле материаллардан эшләнгән әйберләрнең барысы да соклану уята. Сәрдәбаштан Илгиз Сәмигуллин, Лена Григорьева, Илшат Семеновка, Носыдан Миләүшә Сәгыйтова, Зилә Нигъмәтҗановага, Шушмабаштан Әлфия Фәйзрахманова, Фирдилә Гыйззәтуллина, Зөлфия Ялаловага, Шушмабаш балалар бакчасы хезмәткәрләренә һәм анда йөрүче балаларның ата-аналарына кулларыгыздан куаныгыз, дип әйтәсе килә.

Концерт алдыннан Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов халык алдында кыскача гына чыгыш ясады.

– Мәктәпләр, балалар бакчалары яңа уку елына әзер. Үзара салым акчасы янгын гидрантлары кую, запаска насос алу, агач кисү, чүплекләрне чистарту, чишмәләрне төзекләндерү, юлларга таш җәю өчен тотылды. Киләчәктә дә бу программа бетмәсен иде. Авылларда юлларны төзекләндерү өчен әле тагын берничә ел кирәк, – диде ул. – Габделхәй Кәримов ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы алып бирүдә ярдәм итте. Аңа зур рәхмәт. Хәзер безнең алда су кертү, Носыда күпфункцияле үзәк  төзү мәсьәләләре тора. Аларын депутатлыкка кандидат Нурислам Шәфигуллинга наказ итеп бирәбез.

Чүп җыю мәсьәләсен дә күтәрделәр.

– Кеше башына 78 сум 05 тиенгә төшәчәк. 7 авылда 96 нокта була. Контейнерлар әлегә куелмый. 8-9 хуҗалык бер урынга җыя торган була. Анысын күршеләрегез белән үзегез килешәсез. Җәен чүп атнага ике, кышын бер тапкыр чыгарыла. Операторлар Арчага алып китә. Чүп җыю урыннарын тәртиптә тоту үзегездән тора, – дип аңдатты Вәзир Сәгыйтов.

Сайлаулар турында да сүз алып барылды. Авыл җирлеге башлыгы халыкны сайларларга барырга, үз тавышларын бирергә чакырды.

– Минем бер генә сайлаудан да калганым юк. Без ил, республика язмышына битараф булмаска тиеш. Шуңа үз тавышыбызны бирү безнең бурычыбыз, – диде безгь соцыннан Рәис Сөнгатуллин.

Аннан сүз Яңгул үзешчәннәренә бирелде. Искиткеч матур концерт булды ул. Башында ук тамашачы игътибарын үзләренә җәлеп иттеләр һәм ахырга кадәр җибәрмәделәр. Театральләштерелгән күренеш, җыр, бию, нәфис сүз – бер-бер артлы шундый матур чыгышлар көчле алкышлар белән барды. Халык күршеләр концертын бик яратып кабул итте.

– Балтач һәм Арча районы дуслыгын тагын да ныгытып, яңгуллар Шушмабашка килде. Аларның чыгышына сокланып утырдык. Чын күңелдән рәхмәтебезне алкышлар аша җиткерәбез, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе  Рамил Мөхетдинов.

Хәзер чират – арчаларда. Шушы көннәрдә алар да Балтач ягына концерт белән юл тотачак.

Гөлсинә Зәкиева 




http://arskmedia.ru/2019/08/27/yangul-zeshchannare-shushmabashta/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение