События

Игелеге булсын, халыкка озак еллар хезмәт итсен 02.09.2019

Игелеге булсын, халыкка озак еллар хезмәт итсен

Милли проект кысаларында ныклап төзекләндерелгәннән соң Иске Чүриле авылы мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Бик ямьсезләнгән, төссезләнгән иде инде ул бина. Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә.

– Кай урынына ДВП, фанера кадаклап куйганнар, кайбер урынын пленка белән каплаганнар, идәненә басып булмый, аяк төшеп китә. Тәрәзәләр иске, җил өрә. Батареяларга кул тидереп булмый, эссе, ә бинада салкын, җылы тормый, – диде ныклап төзекләндерү эшләре башкарган “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов. – Хәзер плитә идән, пластик тәрәзәләр, иркен сәхнә, барлык уңайлыклары тудырылган. Сакларга гына кирәк.

Чыннан да, ныклап төзекләндерелгәннән соң бина танымаслык булып үзгәргән. Якты, иркен, матур. Тамаша залы да, сәхнәсе дә зур. Шушы бинада ук авыл җирлеге, почта бүлекчәсе, китапханә урнашкан.

– Биредә бер утырышта катнашырга туры килде миңа. Ямьсез, иске, салкын. Шул вакытта бу бинаны яхшылап төзекләндерергә кирәк, дигән фикергә килдем. Иске Чуриледә тырыш, хезмәт сөючән халык яши. Мәктәпләре матур. Менә хәзер мәдәният йорты да аннан калышмый. Рәхмәт төзүчеләргә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановка. Мәдәният үзәге гөрләп торсын, исәнлектә бер-беребезнең игелеген күреп яшик, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Мәдәният йортын ачу тантанасына Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да килгән иде. Ул мәдәният йорты матди базасын ныгытуда куллану өчен Президентыбыз Рөстәм Миннеханов исеменнән бүләк итеп сертификат тапшырды.

Иске Чуриледә мәдәният йортына нигез салынган елларда биредә хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Мөдәррис Фәйзрахманов тарихны барлап үтте.

– Рөстәм Миннехановның район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән чоры. Ике чакырылыш район советы депутаты булды ул. Шунда аңа клуб салу наказ итеп бирелде. Ул аны үтәде. 1992 елда Иске Чүриледә мәдәният йорты төзелде. Шул елны республика семинары узып, Минтимер Шәймиев килде, икенче елны Россиякүләм семинар оештырылды. Горурланырлык әйберләр күп, – диде ул. – Шуларның тагын берсе – бүген яңартылган клубны тапшыру. Игелеге булсын, халыкка озак еллар хезмәт итсен.

Мәдәният йортын ачу тантанасы җыр-биюсез генә узса, дөрес булмас иде. Сәхнәдән үзешчәннәр белән бергә Габдулла Тукай исемендәге Казан филармониясе каршында эшләп килүче “Илһамият” иҗат төркеме артистлары чыгыш ясады.





http://arskmedia.ru/2019/09/02/igelege-bulsyin-halyikka-ozak-ellar-hezmat-itsen/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение