События

“Китаплы халык – тарихлы халык” 04.09.2019

“Китаплы халык – тарихлы халык”

Язучылар Арчага еш килә. Тукай атлап йөргән җирләр, ул сулаган һава, күрәсең, аларны үзенә тарта. Күптән түгел генә бер төркем язучы янәдән Арчада булып, китап укучылар белән очрашып китте. Бу көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Китаплы халык – тарихлы халык” дигән бик матур кичә үткәрде.

– Без шулай һәрдаим аралашып торырга тиеш. Һәр очрашу тарихка язылып бара, – диде кунакларны сәламләп район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Шагыйрь, язучы-публицист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хзмәткәре, СССР, Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Балтачта яшәп иҗат итүче Гарифҗан Мөхәммәтшин китап укучыларга “Керим әле урманнарга” (аның 50дән артык шигыре көйгә салынган) җыры аша аеруча таныш. Кичәдә аның әлеге җыры Расих Галимҗанов (баянда Нәзир Фәхретдинов) башкаруында яңгырады.

– Мин укытучы һөнәре алдым, район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләдем. Ныклап җитмешенче елларда яза башладым. Шигырьләремдә күбрәк табигать, халкыма мәхәббәт, хезмәт темалары чагылыш тапты, – диде ул үзе белән таныштырып һәм сорауларга җаваплар биреп. – Газетага мәкаләләр язам. Шуларны туплап, ике китап бастырдым. Өченчесе өстендә эшлим. Авыллар, Балтач районы, мәчетләр тарихлары турында хезмәтләрем бар. Тагын дүрт шигыремә көй иҗат ителде.

Гарифҗан Мөхәммәтшин тәрҗемәче буларак та танылган. 1986 елда Төркиягә фольклор фестивальгә барырга туры килгән аңа. Шунда төрек телендә китап бүләк иткәннәр. Укыйсы килеп төрек теленә өйрәнгән һәм шуны төрекчәдән татарчага тәрҗемә иткән. Әнә шундый күпкырлы талант иясе, кызыклы шәхес булып чыкты ызандаш күршебез Гарифҗан Мөхәммәтшин.

Язучы-прозаик, сатирик Камил Кәримов “Сакау күке”, “Ком сәгате”, “Игезәкләр йолдызлыгы” һәм башка бик күп әсәрләре аша таныш.

– Драматургия әсәрләре дә язарга уйламыйсызмы? – дигән сорауга ул:

– “Шайбу, шайбу!” дигән комедия яздым, – дип җавапны кыска тотты.

Якташларыбыз язучы, шагыйрь, галим Хәнәфи Бәдигый, шагыйрь, фән докторы, профессор Рифат Җамал, язучы, журналист Вакыйф Нуриев белән аралашу да бик кызыклы булды. Китапханә хезмәткәре Алсу Рәхимбаева Хәнәфи Бәдигыйның шигырьләрен укыды, ветеран укытучы Халидә Вафина кунакларга багышлап яраткан җырын башкарды.

Вакыйф Нуриев җитмешкә якын хикәя авторы. Туган төбәген үз итә, еш кайта, төрле кичәләрдә теләп катнаша. Китап укучылар да аның әсәрләрен яратып укый. Вакыйф Нуриев белән аралшу да рәхәт, кызыклы. Рифат Җамал шигырьләре таш күңеллеләрне дә битараф калдыра алмый. Ике-дүрт юллык шигырьләре белән генә дә ул фәлсәфи уйланырга мәҗбүр итә.

Бу очрашу сайлаулар алдыннан буларак, ул тема да читтә калмады.

– Сайлауларда катнашыгыз, үз тавышыгызны бирегез, – диде Камил Кәримов. – Республика тарихында зур роль уйный торган бу чарага битараф калырга ярамый.

Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2019/09/03/kitaplyi-halyik-tarihlyi-halyik/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение