События

Көрәш нәтиҗәләре (Яңа Кырлайда "Ат көне"ндә) 19.09.2019

Көрәш нәтиҗәләре (Яңа Кырлайда "Ат көне"ндә)

Яңа Кырлайда үткән "Ат көне" бәйрәмендә көрәшчеләр дә бил алышты. Барысы 118 көрәшче җыелды.

Яңа Кырлайда булып үткән “Ат көне”ндә атчылар гына түгел, көрәшчеләр дә җыелды. Көрәштә республикадан барысы 118 көрәшче катнашты. Рйон көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев көрәшне игълан итеп матур итеп башлап җибәрде.

Көрәш 18 яшькә һәм 18 яшьтән зурраклар арасында аерым оештырылды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә.

60 кг.га кадәр

1 урын     Фәхриев Булат (АПК)

2 урын      Сәлахетдинов Ралиф (АСОШ №6)

3 урын      Таҗетдинов Динарис (АПК).

60 кг.нан югары

1 урын     Нурисламов Рәниф (АПК)

2 урын     Мөбәрәкшин Инсаф (АПК)

3 урын     Һадиев Марат (АСОШ №6).

18 яшьтән югарылар

70 кг.га кадәр

1 урын     Хәкимҗанов Рамил (Түбән Аты)

2 урын     Маннанов Фәнгиз (Югары Мәтәскә)

3 урын     Хәмзин Азат (АПК).

 70 кг.нан югары

1 урын     Ситдыйков Альберт (Иске Кишит)

2 урын     Рәхимов Фаил (Түбән Мәтәскә)

3 урын     Шакиров Илфат (АПК).

Җиңүчеләрне һәм призчыларны Татарстан Республикасының спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов котлады һәм бүләкләр тапшырды.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/krsh-ntilre-yaa-kyrlayda-at-knend

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение