События

Геройлар – безнең горурлык 21.09.2019

Геройлар – безнең горурлык

20 сентябрьдә Арча педагогика көллиятендә якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновның “Гомерем мизгелләре” дигән китабын тәкъдир итү булды.

Арча район башлыгы Илшат Нуриев Геройларның районның горурлыгы булулары турында әйтеп үтте, олы тормыш һәм хезмәт юлы узган райондашларыбызга рәхмәтен белдерде. Ул Социалистик Хезмәт Геройлары Илсур Шәйхетдиновка, Стелла Зәкиевага “Районның шәрәфле гражданины” дигән күкрәк билгеләре, таныклыклар тапшырды. Мондый бүләкне Мирҗәм авылында яшәүче Социалистик хезмәт Герое Дания Галимованың өенә барып тапшырачаклар.

Кичә бик матур, эчтәлекле үтте. Илсур аганың хезмәттәшләре хатирәләрне яңарттылар, көллият студентлары кичәне җыр, биюләр белән аралаштырып алып барды.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/geroylar-bezne-gorurlyk

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение