События

И, язмыш... 22.09.2019

И, язмыш...

 Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә әти-әнисенең туган җирләрен, туганнарын, үзенең дә балачак елларын сагынып кайткан Зәйтүнә апа килде. Ул Сахалин өлкәсенең Оха шәһәрендә улы һәм кызы, оныклары белән яши икән.

“Минем әтием, Зариф Камалиев, 1918 елның 10 октябрендә Күпербаш авылында туган. 1942 елның 2 гыйнварында Арча хәрби комиссариатыннан армиягә алынган һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан. Шул елны Сталинград юнәлешендә барган сугышларда әсирлеккә төшә һәм Франциягә җибәрелә. 1945 елның май аенда азат булып илебезгә кайткач, 10 елга хөкем ителеп Сахалин утравына спецпоселениега җибәрелгән. Ул шунда тумышы белән Апас районының Кече Күккүз авылыннан булган әнием Мәгъсүмә белән таныша һәм алар гаилә коралар. Минем әнием дә гаиләсе белән шунда сөрелгән булган. Мин гаиләдә бер генә бала, анда татар исемнәре кушарга, рөхсәт ителмәгән, документлар буенча мин Зоя исемле. Башта без 12-16 гаилә торган баракларда яшәдек, 1962 елда  Охада аерым йорт сатып алдык. Әтием ат белән йөкләр ташучы булып эшләде, бик зур ат абзарлары булганын хәтерлим. 1977 елда әтием вафат булды. Исән вакытта сугыш турында, тоткынлыкта күргәннәрен бер дә сөйләмәде, ул темага сүз чыкса, гел елый иде. Сугыш турында фильмнар да карый алмады. Ә аны иң кимсеткәне, Бөек Ватан сугышы ветераны итеп зурлап йөртмәүләре  иде. Менә мин аның хәрби билетын, сугыш вакытында ике иптәше белән төшкән фотосын сезгә күрсәтәсем килеп алып килдем. Уң якта утырганы минем әтием”, – дип сөйләде Зәйтүнә апа.

 Без интернет аша Зариф абыйның язмышы белән кызыксындык. Зәйтүнә апа сөйләгәннәр “Бөек Ватан сугышы мемориалы” картотекасыннан алынган мәгълүматларда раслана. Зариф Камалиев ТАССРның Арча районы хәрби комиссариатыннан сугышка алына, кызылармияче буларак 147нче укчы дивизиясенең 640нчы укчы полкы составында сугышып, 1942 елның 12 августында Сталинград юнәлешендәге Суровикино шәһәре тирәсендә әсирлеккә төшә һәм Франциянең Булонь концлагерена озатыла. Ул 1945-1955 елларда сөргендә була.

 Зәйтүнә апаның кайнанасы Фәйрүзә Шәрәфиева да Күпербаш авылыннан, ул яшь чагында язылып Сахалин утравына эшкә киткән була. Анда башкорт егете белән гаилә корып, аларның өч игезәкләре Нина, Оля, Владимир туа. Алда әйтеп үтелгәнчә, аларга да татар исемнәре куштырмыйлар. Зәйтүнә апаның ире Владимирны үзара Таһир дип йөрткәннәр. Ни гаҗәп, Күпербашта туып-үскән Зариф абый һәм Фәйрүзә апа Сахалин утравында кода-кодагыйлар булып яшәгәннәр.

Кунагыбыз: “Әти-әнием Күпербаш һәм Кече Күккүз авылындагы туганнар янына еш кайтып йөрделәр, аралашып яшәделәр. Туган якларын сагынып яшәүләре гел сизелеп торды, татарча сөйләшү ишетсәләр, татар җырларын тыңласалар күзләрендә яшь була иде. Мин дә әти-әниемнең туганнары белән гел күрешеп торам. Алар белән әти-әнием өйрәтеп калдырган татар телендә рәхәтләнеп сөйләшәм, аралашам. Алар туган җирләреннән шул кадәр еракта яшәсәләр дә өйдә һәрвакыт татар телендә сөйләштеләр, мине дә өйрәттеләр”, – дип сөйләвен дәвам итте.

Безне иң гаҗәпләндергәне, бер татар китабын да кулына тотып карамаган якташыбызның безнең белән матур итеп татарча сөйләшүе һәм сөйләгәннәребезне тулысы белән аңлавы булды. Аны тыңлагач, туган тел турында борчылсаң, үзеңнән һәм гаиләңнән башла, дигән әйтем искә төште. Без  Зәйтүнә апаны Габдулла Тукай портреты һәм бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган экспозиция янында фотога да төшердек.

Тиздән Бөек Ватан сугышында Жиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Сугышта катнашып та, сугыш ветераны исемен йөртә алмаганнарның балалары яклауга лаек. Якташыбыз Зариф Камалиевның  язмышы да шундыйлардан дип уйлыйбыз. Киләчәктә хәбәрсез югалганнарның, сугыштан исән кайтып газап чиккәннәрнең язмышларын ачыклау дәвам итсен иде, тарих битләрендә чынбарлык булсын иде.

Шәфигулла Гарипов,

 “Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/i-yazmysh


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение