События

Бүләк алып кайттылар 30.09.2019

Бүләк алып кайттылар

“Милләтләр кроссы”на җыелгач, район башлыгы Илшат Нуриев Актанышта булып узган “Авыл яшьләре” спорт уеннарында уңышлы чыгыш ясаган егетләрне һәм хатын-кызларны да котлады. 43 кешелек Арча командасы  республиканың 43 район командалары арасында 5нче урынны алып, 50 мең сумлык сертификат белән кайттылар.

Ярышта катнашучылар көрәш, волейбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шашка, шахмат, бадминтон, бау, таяк белән тартышу буенча ярыштылар. Нишләптер программага авыл җиренә хас кул көрәше, гер күтәрү кертелмәгән.  Савымчы һәм механизатор һөнәре буенча аерым ярышлар булды. Савымчы һөнәре буенча җиңел атлетика, көч гимнастикасы, саву аппаратын җыю һәм сүтү буенча сыналдылар. Ә механизатор һөнәре буенча җиңел атлетика, көч гимнастикасы, трактор йөртү буенча ярыштылар.

Безнең районнан ярышка көрәшчеләр Күпербаштан Илшат Һидиятов, Наласадан Фаяз Зарипов, Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, Арчадан Илнур Зәйнуллин барды. Нәтиҗәләр начар булмады – 5леккә керделәр.

 Механизаторлар ярышында безнекеләр (Алидә Насыйбуллина, Гөлнур Шәйхуллина) 2нче урынга лаек булды.

Район башлыгы котлавын алгач, Гөлнур Шәйхуллина белән сөйләштек. Әнисе Рузилә ханым да килгән иде.

– Кечкенә баласын калдырып, ярышка барды ул, – дип, әнисе сүзне башлады.

– Мин үзем Түбән Мәтәскәдән, – дип сөйләде Гөлнур. – Райгазда эшлим. Әтием Вәккас данлыклы механизатор иде. Хәзер мәрхүм инде. Кечкенәдән техника яында булдым. Хәзер җиңел машинада йөрим. “Автоледи” конкурсларында катнашып, Казанга кадәр бардым. Арча педагогика көлиятендә укыганда колхозга бәрәңге алырга җибәрәләр иде. Тракторчы ял иткәндә үзем техниканы күчерә торган идем. Күршем Фәрдүс Хәйретдинов әйтте дә, менә конкурста катнаштым. Команда белән 2нче урынны алдык.

Савымчы һөнәре буенча Төрнәледән Гөлшат Әхмәдуллина, Акчишмәдән Илһам Садретдинов ярышты. Илһам савымчы булып эшли. Ә Гөлшат үз хуҗалыгында сыер асрый. Һәм ул ярышта 2нче урынны алды.

Таяк белән тартышу ярышында Эльвира Ибраһимова үз үлчәвендә 2нче нәтиҗәне күрсәтте.

Район башлыгы Илшат Нуриев “Риал-авто” ширкәтеннән трактор буенча инструктор Азат Ярмиевны да котлады.

Район башлыгы котлавын “Риал-авто” ширкәте җитәкчесе, район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев та алды.

– “Авыл яшьләре” уеннарына авыл районнарында яшәгән һәм пропискасы булганнар гына катнаша алды, – диде район яшьләр бүлеге белгече Фәрдүс Хәйретдинов. – 2008 елны башланган “Авыл яшьләре” уеннарында безнең район 1нче урынны алган. 2нче, 8нче урыннарны алган еллар да булган. Гомуми рейтинг буенча безнең район 2нче урында тора. Үзенең киңәшләре белән район спорт бүлегенең элеккеге белгече Равил Хәйруллин да бик булышты. Рәхмәт аңа.

“Авыл яшьләре” уеннарына кертү-кертмәү мәсьәләсе кискен куелган. Кызганыч, “Арча” спорт комплексында зурлар арасында баш тренер булып эшләүче көрәшче Илшат Һидиятов ярышка кертелмәгән. Чөнки яшәү урыны Казанда теркәлгән.

Румия Саттарова


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/blk-alyp-kayttylar



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение