События

Арчаның «Туризм» берләшмәсе укучылары «Тукай юлы» буйлап сәяхәт итте 20.05.2019 Арчаның «Туризм» берләшмәсе укучылары «Тукай юлы» буйлап сәяхәт итте
10-13 май көннәрендә «Туризм» берләшмәсе укучылары тренер Минхәеров Фәрит Фәтхи улы җитәкчелегендә Арча — Өчиле авылы-Яңа Кырлай-Иске Иябаш авылы маршруты буенча өч көнлек «Тукай Юлы» сәяхәтен үткәрделәр. Экскурсия вакытында балалар Габдулла Тукай язмышы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук утын әзерләү, учак ягу, учакта  ашарга әзерләү кебек туристлык белемнәрен практикада кулландылар.

Арчада ат ярышы булды 19.05.2019 Арчада ат ярышы булды
Арчада Сабантуй алдыннан ат ярышы үткәрү матур бер гадәткә кереп китте. Бүген Арча ипподромында ат ярышы булды. Ат ярышын район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Илшат Нуриев атчыларны сәламләде, аларга уңышлар теләде. Ярышта 20 ат катнашты. Арча, Балтач, Кукмара, Мари республикасы, Малмыж атлары ярышты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.Ярышларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин (үзе дә атлар белән мавыга) алып барды. 2 яшьлек атлар ярышында «Ак Барс» ширкәтеннән «Карамелька» атында Илнур Рамазанов 1нче килде. 2нче — Кыснадан Равил Ибраһимовның Каролина атында улы Рафил, 3нче булып Мари Элдан «Верховный Круиз» ширкәте Премьера кушаматлы атында Анна Макарова килде.

Үрнәк көллиятендә ачык ишекләр көне 18.05.2019 Үрнәк көллиятендә ачык ишекләр көне
Үрнәк агросәнәгать көллиятендә бүген ачык ишекләр көне булды. Фойега килеп керүгә егетләрне һәм кызларны чәй өстәле янына чакырдылар. Кош теле һәм чәк—чәк белән тәмләп чәй эчтеләр. Аннан залга үттеләр.Үрнәк агросәнәгать көллияте җитәкчесе Рифкать Камалетдинов көллият тарихы белән кыскача гына таныштырып үтте. «Безнең көллият 1944 елны оешкан, — дип сөйләде җитәкчесе.

Төрки халыкларның “Нәүрүз” XIV Халыкара театр фестивале кысаларында Тинчурин театрында спектакльләр күрсәтеләчәк 17.05.2019 Төрки халыкларның “Нәүрүз” XIV Халыкара театр фестивале кысаларында Тинчурин театрында спектакльләр күрсәтеләчәк
2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларның XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. XIV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале спектакльләрен КәримТинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрында карарга була

Арча укучылар Сарае укытучысы -һөнәри осталык буенча лауреат 16.05.2019 Арча укучылар Сарае укытучысы -һөнәри осталык буенча лауреат
2019 елның 13-14 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталык буенча «Йөрәгемне балаларга бирәм » республика конкурсының финалы узды.  Арча укучылар Сараеның өстәмә белем бирү педагогы Сафин Ленар Яхиевич конкурс лауреаты булды.

Тырыш кешегә хөрмәт бар 15.05.2019 Тырыш кешегә хөрмәт бар
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 14 майда язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән “Ватан” ширкәте тракторчысы Дамир Фәйзиевкә, “Северный” ширкәте тракторчысы Ленар Миннебаевка, “Ашытбаш” хуҗалыгыннан Илнар Шакировка, “Ташкичү” хуҗалыгыннан Айрат Шәйдуллинга, “Ашыт” хуҗалыгыннан Айдар Мөхәммәдиевкә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Гармун моңы тынмасын иде 15.05.2019 Гармун моңы тынмасын иде
Арчада танылган баянчы, композитор һәм җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты  Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйге бездә җиденче тапкыр үткәрелә инде. Башта Арча педагогика көллиятендә үтте, быел гармунчылар киңрәк масштабта мәдәният йортына җыелды. Рамил Курамшин безнең төбәк кешесе дә түгел, ни өчен ул бәйге Арчада оештырыла? Аның да үз тарихы бар икән.

Авыл яшьләре эштә дә сынатмый 14.05.2019 Авыл яшьләре эштә дә сынатмый
Авыл яшьләре язгы кыр эшләрендә дә сынатмый. Матур торган көннәрнең кадерен белеп, вакыт белән хисаплашмыйча җир эшкәртүдә, чәчүдә тырышып эшләгәннәр арасында утыз яшькә кадәрге ир-егетләр күп. Традиция буенча, Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә басуларга чыгып, алар белән очрашулар оештыра, алдынгыларына бүләкләр тапшыра.

«Әдәби мәйдан» гөрләде 13.05.2019 «Әдәби мәйдан» гөрләде
Арча үзәгендәге әдәби мәйдан шигърият һәм сәнгать сөючеләрне үз янына җыйды. Биредә Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Яшәү өчен җиңдек бу сугышны» дип исемләнгән әдәби мәйдан оештырды. Укучылар, китапханәләр, мәдәният йортлары, клублар хезмәткәрләре, укучылар, үзешчән шагыйрьләр сугыш темасына шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Тамашачы аларны йотлыгып тыңлады. Кайберләрен тыңлаганда күзләрне яшь пәрдәләре каплады.

Ак-чишмәдә бәйрәм 12.05.2019 Ак-чишмәдә бәйрәм

Ак-Чишмә авылында Җиңү бәйрәме җиденче майда кич бәйрәм өстәле артында мәктәп ашханәсендә башланып китте.

Сигезенче майда Ак-чишмә авылының үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында  “Картаймагыз, ветераннар! Сезгә тиеш бик күп даннар!”дип аталган балаларның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе узды.

Арчада пляж волейболы башланды 11.05.2019 Арчада пляж волейболы башланды
Арчаның Казансу паркында ике комлыкта мәктәп укучылары арасында пляж волейболы булды. Берсендә тренер Рәшит Сафин баш судьялык итте, икенчесендә — Нияз Гатауллин.

Һәр командадан икешәрләп уйнадылар. Арчаның 1нче мәктәбе, Арчаның 6нчы мәктәбеннән, Казанбаш, Кәче, Урта Курса мәктәпләре укучылары волейбол уйнады.

Сөмбелә әбигә 90 яшь 10.05.2019 Сөмбелә әбигә 90 яшь

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 10 майда Арча шәһәрендә яшәүче Сөмбелә Әхмәдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арчада бәйрәм! 09.05.2019 Арчада бәйрәм!
9 майда Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парад үтте. Искиткеч матур көндә, күп кеше катнашында узган бәйрәм күңелләргә хуш килде.

Якташлары онытмый 08.05.2019 Якташлары онытмый
Якташыбыз, Яңа Кишет авылында туып-үскән Надир Закиров Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы идарәсен җитәкли. Быел ул Яңа Кишет мәктәбе каршындагы мәйданда Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин бюстын эшләтте.

Иске Кишеттә герой Гани Сафиуллин янына җыелдылар 07.05.2019 Иске Кишеттә герой Гани Сафиуллин янына җыелдылар
Көн иртәдән еламсырап торды. Яңгыр менә—менә явып китәр сыман иде. Сәгать 10нарга Иске Кишеттә Бөек Ватан сугышы герое Гани Сафиуллин музее янына мәктәп укучылары, әти—әниләр, ветераннар җыелды. Арчадан миниавтобус белән армиягә чакырыласы егетләр килде. Хәрби комиссар Алмаз Борханов үзе дә шунда иде.

Арчалар Тинчурин театрына китте 07.05.2019 Арчалар Тинчурин театрына китте
Бүген Арча районында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары Казанда Кәрим Тинчурин театрында узачак хәйрия акциясендә катнаша.

Акция кысаларында  аларга Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм!» спектакле күрсәтеләчәк.

Үзәкне өзгән аерылу мизгелләре 06.05.2019 Үзәкне өзгән аерылу мизгелләре
Ел саен балалар бакчалары арасында “ Сандугачтай моңлы Тукай теле” бәйгесен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланганы Арчаның 10 нчы балалар бакчасында үтте.

Казиле авылы мәчете төзелүгә 120 ел 06.05.2019 Казиле авылы мәчете төзелүгә 120 ел
Элек-электән татар авылының йөзек кашы булып авыл уртасында мәчетләре торган. Дин белән көрәш елларында күп кенә авылларда мәчетләр җимерелгән, манарасыз калган, клуб яисә мәктәп буларак файдаланылган.

Суслонгерга сәяхәт 05.05.2019 Суслонгерга сәяхәт
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов инициативасы белән 2015 елдан бирле  әби-бабаларыбыз иза чиикән Суслонгер җиренә сәяхәт оештырыла. Анда баручылар составында укучылар да, студентлар да, яшь гвардиячеләр дә, хәрби ветераннар да бар. Быел да бер төркем кеше Суслонгерга сәяхәт кылды.

Рамазан ае алдыннан -велопробег 04.05.2019 Рамазан ае алдыннан -велопробег
Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Арча үзәк мәчете белән берлектә велопробег оештырды. «Рамазан ае — изгелек ае. Без аңа изге эшләребез белән шатланып керергә тиеш», — диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин. Велосипедта чабарга чыкканнар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бар иде. Велосипедчылар Көнбатыш, Көнчыгыш мәчетләрендә тукталыш ясадылар, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына кереп, анда тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

“Нур”ыбызның нурлы “әнисе” 03.05.2019 “Нур”ыбызның нурлы “әнисе”
Моннан өч ел элек бары тик исеме кызыксыну уятканга гына килгән “Нур” балалар телестудиясе киләчәктә минем өчен дә икенче өйгә әйләнер дип кем уйлаган? Шул көннән башлап мин, канатланып, рухланып, журналистика дөньясына кереп киттем һәм бу дөньядан башка чыга алмам ахыры… Һәрчак яхшы кәеф һәм кояш җылысы бирүче остазым – Зөлфирә Маннаповна да миңа зур өметләр баглый.  

Гармунчылар осталыкта ярышты 02.05.2019 Гармунчылар осталыкта ярышты
28 апрель көнне Арча мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Шул көнне кичен җиңүчеләр катнашында гала-концерт булды. Җиңүчеләрнең күбесе әлеге бәйгегә нигез салучы һәм җиденче тапкыр инде гармунчыларны үзенә җыючы Арча районыннан.

Яңа Кенәр мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды 01.05.2019 Яңа Кенәр мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды
29 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге III  районара,  VII мәктәпкүләм “Татарстан – туган йортыбыз” укучылар фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең беренче этабына 70 тән артык эш килде, шуларның 54-е икенче этапка тәкъдим ителде.  

«Талисман» Чувашиядән 1 нче урын алып кайтты 30.04.2019 «Талисман» Чувашиядән 1 нче урын алып кайтты
Апрель аенда Чувашия башкаласы Чабаксар шәһәрендә Авыл яшьләренең XIII нче Сәнгать фестиваль-конкурсы булды. Бу чарада «Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте»нең «Талисман» халык бию төркеме (җитәкчесе Лилия Маликова) дә чыгыш ясады. Биючеләребез «Халык биюләре. Ансамбль.» номинациясендә I нче дәрәҗә Лауреат исемен яуладылар. Киләчәктә дә аларга яңа уңышлар телибез.

Райондашларыбыз — Халыкара олимпиада җиңүчеләре 30.04.2019 Райондашларыбыз — Халыкара олимпиада җиңүчеләре
22-25 нче апрель көнне Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VII Халыкара олимпиада узды. Быелгы олимпиада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50гә якын, Татарстаннан 250 катнашучыны бергә очраштырды. Олимпиада барышында укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан, Татарстан тарихыннан биремнәр эшләделәр һәм “Дөнья киңлегендә Татарстан”темасына проект яклап чыгыш ясадылар. Арча районыннан 7 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф  укучысы Хаева  Алсинә  (укытучысы Фазуллина А.М.) – җиңүче, Яңа Кенәр урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хайруллина Азалия   (укытучысы Нигъматуллина Л.С.) йомгаклау туры призеры булды.

Әйдәгез, керпене бергәләп коткарыйк! 30.04.2019 Әйдәгез, керпене бергәләп коткарыйк!
2019 елның 1 февраленнән “Батарейканы тапшыр – керпенең тормышын саклап кал!” дигән экология акциясе башланды. Ул 1 июньгә кадәр барачак. Акциянең максаты изге – табигатькә һәм кешелек дөньясына зыян салучы кулланылган батарейкалары җыю, табигатьне саклап калу һәм балаларга экология тәрбиясен кече яшьтән бирү.

Якташыбыз — Тукай бүләге иясе 29.04.2019 Якташыбыз — Тукай бүләге иясе
27 апрель көнне Яңа Кырлай Тукай туган көнен билгеләп үтте. Бирегә Татарстаныбыздан гына түгел, чит төбәкләрдән дә кунаклар – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә язучылар, шагыйрьләр, әдәбият белгечләре килде. Араларында Карачай-Черкес республикасы халык шагыйре Аскер Додуев, Башкортстаннан Хисмәтулла Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Чувашстанның халык шагыйре Валерий Тургай, танылган шагыйрь Ренат Харис, шагыйрь Газинур Морат, драматург, прозаик Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһим, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, 2019 елгы Тукай бүләге ияләре прозаик, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин, якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та бар иде.

Арчада шигырь бәйрәме 29.04.2019 Арчада шигырь бәйрәме
Тукай туган көнне Арча Мәдәният йорты каршында шигырь бәйрәме оештырылды. Анда әлеге бәйгеләрдә, марафонда катнашып, дәрәҗәле урыннар яулаган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучы яшьләр һәм өлкәннәр чыгыш ясады. Һәр чыгыш соклану уятты. Субаш Атыдан 5 сыйныф укучылары Айнур Гарипов, Хәлил Вәлиев “Сак-сок”ны укыганда күзне яшь томалады, Носыдан Алинә Егорованың “Кәҗә белән Сарык” әкиятен көлә-көлә тыңладылар. Беренче рус мәктәбе укучысы Алинә Гатауллина “Пар ат”ны искиткеч матур сөйләде. Кыскасы, һәр чыгыш чыннан да җиңүгә лаек иде.

Сикертәннән Җәмилә апа юбилен үткәрде 28.04.2019 Сикертәннән Җәмилә апа юбилен үткәрде
Сикертәннән Җәмилә апа Минһаҗевага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова юбилярга Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Район социаль яклау бүлеге һәм авыл җирлегеннән дә котларга килделәр. Ире Гыйлемхан оста гармунчы була. «Гармунчылар матурларны ярата, сез яшь вакытта чибәр булгансыздыр?» — дип сорадык. «Безнең әни дә, әти дә бик матурлар иде», — дип сөйләде балалары.

Арча педагогия көллиятенең «Татар халык җәүһәрләре» коллективы Гран-прига ия булды 27.04.2019 Арча педагогия көллиятенең «Татар халык җәүһәрләре» коллективы Гран-прига ия булды
Россиядә театр елы игълан ителү уңаеннан һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында 24 апрельдә КФУның мәдәниятара багланышлар институтында халык уеннарына багышланган «Кәрия-Зәкәрия» төбәкара фестиваленең йомгаклау этабы узды.Фестивальдә «Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан иң яхшы чыгыш» номинациясендә «Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте»нең Ләйлә.Салихова җитәкчелегендәге «Татар халык җәүһәрләре» коллективы Гран-прига лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.

Быелгы Тукай премиясе ияләре билгеле булды 26.04.2019 Быелгы Тукай премиясе ияләре билгеле булды
Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле булды. Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. 

Якташыбыз Чулпан ЗАРИФны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 25.04.2019 Якташыбыз Чулпан ЗАРИФны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 25 нче апрель көнне, Төркиянең Карс шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, галимә, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне  — 50 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!

Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.

Татар халкын Төркиядә танытучы якташыбыз 25.04.2019 Татар халкын Төркиядә танытучы якташыбыз
Төркиядә Карс шәһәренең Кавказ университетында Чордаш төрки телләр бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четинның олы юбилее, бу көннәрдә аңа 50 яшь тула.

Райондашыбыз «Елның иң яхшы хәйриячесе» исеменә лаек булды 24.04.2019 Райондашыбыз «Елның иң яхшы хәйриячесе» исеменә лаек булды

22 апрельдә Казан Кремлендә елның иң уңышлы хәйриячеләрен бүләкләү тантанасы узды. «Шәхси эшмәкәр» номинациясендә безнең районнан Инсаф Нурсил улы Габделгазизов бүләкләнде.

Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты укучылары Бөтенроссия конкурсыннан җиңүләр белән кайтты 23.04.2019 Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты укучылары Бөтенроссия конкурсыннан җиңүләр белән кайтты
21 апрельдә Казанда «STAR» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Анда Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты укучылары да катнашып, җиңүләр белән кайтты. Нуриева Гөлчәчәк Фәритовна җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә йөрүче укучылар — Нуриева Азалия II дәрәҗә лауреат, Хайруллина Эльвира III дәрәҗә лауреат, Сабирова Камилә һәм Хайруллина Земфира I дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булдылар. Ә Абдуллаҗанова Гөлгенә Гарәфетдиновна җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә йөрүче Абдуллаҗанова Илүзә I дәрәҗә дипломант булды.

Шушмабашлар «Яшь автомобиль йөртү остасы-2019» республика конкурсы җиңүчесе 22.04.2019 Шушмабашлар «Яшь автомобиль йөртү остасы-2019» республика конкурсы җиңүчесе
18 апрель көнне Казанда 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар командалары арасында автоузыш буенча республика конкурсы узды. Ярышларда Татарстанның 32 шәһәреннән һәм районыннан 32 команда составында 100дән артык Яшь автомобильче катнашты.

Арчада хоккей ярышлары тәмамланды 21.04.2019 Арчада хоккей ярышлары тәмамланды
Бүген тәмам Арча халкы купты. Арча Боз сараена хоккей ярышлары карарга килде. Ярышлар каты барды. Җанатарлар: «До конца!» — дип, көч—куәт биреп тордылар. 6 команда уйнады. Тайд—Фойл, Яңа Кенәр, Апаз, Хәсәншәех, Утар Аты, Югары Аты командалары. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.  1нче урында Яңа Кенәр командасы, 2нче урында Тайд—Фойл командасы, 3нче урында Хәсәншәех командасы. Шулай итеп, район башлыгы призы—Кубогы яңакенәрлеләргә эләкте. котлыйбыз!

Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз! 20.04.2019 Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 20 нче апрель көнне якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Арчада “Түгәрәк өстәл” утырышы узды 19.04.2019 Арчада “Түгәрәк өстәл” утырышы узды
Арчада “Гериатрия” өлкәннәргә” профиле буенча  сәламәтлекне саклау һәм медицина ярдәмен үстерү системасын камилләштерү турында” дигән темага (гериатрия – өлкән яшьтәге кешеләрнең авыруларын өйрәнү, профилактикалау, дәвалау белән шөгыльләнүче геронтологиянең бер бүлеге. Бүгенге көнгә республикада 13 гериатрия кабинеты, “гериатрия” профиле буенча Казан һәм Чаллыдагы сугышлар ветераннары өчен госпитальләрдә 25 урын бар икән) “Түгәрәк өстәл” утырышы узды.

Арчага республика тәрбиячеләре җыелды 18.04.2019 Арчага республика тәрбиячеләре җыелды
Арчаның 4нче балалар бакчасына республика тәрбиячеләре җыелды. Балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү буенча семинар булды. Семинарны бакча мөдире Наилә Самиева ачты. Ул үзләренең 2018 елда «Әйдәгез әле, балалар, табигатьне саклыйк» проекты белән республика конкурсында җиңүләре турында әйтеп үтте. Шул акчага мультипроектор, видеоэкран, балалар костюманры сатып алганнар.

Андый кешеләр сирәк 17.04.2019 Андый кешеләр сирәк
Барлык нәрсәне язмышка сылтау дөрес тә түгел инде. Тик бу очракта ничек язмыш хәл итте дип әйтмисең. Педагогия училищесын тәмамлаган яшь кызны Носы авылына укытырга җибәрәләр. Шунда барганда РОНОда инспектор булып эшләгән Рәгыйбнең Фәниягә күзе төшә. Егет ошатса ала, кыз ошатса да кала, дигән сүз бар халыкта. Рәгыйб тә кызны кулдан ычкындырмый. 1952 елны күп балалы гаиләдә туып-үскән, Носыда биш ел укытып, азмы-күпме тәҗрибә тупларга өлгергән, югары уку йортына укырга кереп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген дә үзләштергән Күлтәс кызы Яңа Кенәргә килен булып төшә.

«Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!»  IV районара  иҗат  фестиваль –конкурсы 16.04.2019 «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» IV районара иҗат фестиваль –конкурсы
15  апрель  көнне  Өчиле  төп  гомуми  белем  мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллык туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!»  IV районара  иҗат  фестиваль –конкурсы  үтте. Әлеге  чараның төп максаты  укучыларны  Г.Тукай әсәрләрен  өйрәнүгә  җәлеп  итү, татар халык  җырларын  пропагандалау,  җыр –моңга  сәләте булган яшьләрне ачыклау,  осталыкларын үстерү, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү иде.

“Ярый әле син бар” 16.04.2019 “Ярый әле син бар”
Рәфкать абыйны Наилә апа янәшәсендә күрү, бер-берсенә сөеп, елмаеп караулары, 63 ел бергә яшәү дәверендә мәхәббәтләрен күз каралары кебек саклаулары аларга карата ихтирам да, соклану да уятты. Кара, нинди матур пар. Балалары, яннарында бөтерелүче  оныклары, оныкчыклары нинди сөйкемле. Шушы җылылыктан өйләре нурга күмелгән. Алар бер-берсенә: “Ярый әле син бар”- — дип кенә торалар. Мөнәсәбәтләренә исең китәрек.

Яңа Кырлайда Габдулла Тукайны искә алдылар 15.04.2019 Яңа Кырлайда Габдулла Тукайны искә алдылар
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салса, Яңа Кырлайдагы музеендагы шагыйрьне искә алу кичәсенә Габдулла Тукай премиясе иясе, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм Тукайның дүртенче буын туганы, журналист Риман Гыйлемханов кайтты.

Арчада тоталь диктант яздылар 14.04.2019 Арчада тоталь диктант яздылар

Бөтендөнья тоталь диктант язу акциясеннән арчалар да читтә калмады. Арча педагогия көллиятендә 30 кеше русча язучы, журналист Павел Басинскийның махсус диктант өчен язган “Ловец душ” текстын яздылар. Диктантны көллиятнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Ибраһимова яздырды. Тикшерүчеләре дә көллиятнең дәрәҗәле укытучылары.

Якташыбыз Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова тууына 89 ел! 13.04.2019 Якташыбыз Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова тууына 89 ел!

Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова (12.04.1930–4.01.2002)  — татар шагыйрәсе, балалар язучысы.

Ул 1930 елның 12 апрелендә Татарстанның Арча районы Чөмә-Елга авылында дөньяга килә. 1959 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Моңа кадәр ул Саба районының Иләбәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытучы булып, Эзмә урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

Шагыйрәнең беренче шигырьләр китабы «Яшьлек таңы» дип атала. Ул балаларга багышланган була, 1964 елда басыла. Шулай ук Заһирә Гомәрованың «Чын герой» (1968), «Нәни врач» (1970), «Әниснең алмалары» (1980), «Йөгерек елга» (1991) исемле хикәяләр җыентыклары дөнья күрә.

Г.Тукай укуларына йомгак ясалды 12.04.2019 Г.Тукай укуларына йомгак ясалды
Иртәдән халык Яңа Кырлайга агылды. Башка районнардан да килделәр. Укытучылар, укучылар Г.Тукай укуларына йомгак ясарга җыелды. Казаннан әдәбият, тел галимнәре, язучылар, журналистлар кайтты. Якташыбыз «Казан утлары» журналында җаваплы сәркәтип булып эшләүче, язучы, журналист Вакыйф Нуриев та бар иде.

Арча турында мультфильм булачак 11.04.2019 Арча турында мультфильм булачак
10 апрель көнне “Татармультфильм” вәкилләре Арчаның 3нче мәктәбендә укучылар белән очрашты. Бирегә 1–9 сыйныфларда укучы рәсем ясау осталыгына ия булган укучылар җыелган иде. Республикабыз 2020 елда Татарстанның төзелүенә 100 ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнә. Әлеге дата уңаеннан “Татармультфильм” үзенә республика районнары турында мультфильмнар төшерү бурычын алган. Ул сюжетлар Татарстан турындагы фильмның бүлекләре булачак.

Арчадагы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсия 10.04.2019 Арчадагы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсия
Арчадагы «Мәрхәмәтлек үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаган балалар өчен, Арчаның 107 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсия оештырды. Янгын сүндерү бүлегендә балаларны каравыл җитәкчесе Илгиз Әхмәтов ачык йөз белән каршы алды.

Шушмабаш мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү советы утырышы узды 09.04.2019 Шушмабаш мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү советы утырышы узды
Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә хокук бозуларны кисәтүнең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Россия ОМВД ның Арча районы буенча ПДН инспекторы полиция капитаны Усманова Э.С. һәм балигъ булмаган яшүсмерләрнең хокук бозуларын кисәтү буенча әйдәп баручы белгече  Диарова Р.Г. катнашты.

Тәлгат Кави улы Гомәровка  65 яшь тулды 09.04.2019 Тәлгат Кави улы Гомәровка 65 яшь тулды
«Арча хәбәрләре» газетасының элекке баш мөхәррире Тәлгат Кави улы Гомәровның бүген туган көне — 65 яшь. Туган көнендә дә ул Казанга эш белән чыгып киткән. Журналист язмыйча тора алмый. Кичләтеп өенә бардык. «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насибуллин, авыл хуҗалыгы мөдире Ильяс Фәттахов, хатлар бүлеге мөдире Румия Надршина. Ә, нинди күңелле очрашу булды ул!

Ак баяным — гомерлек юлдашым 08.04.2019 Ак баяным — гомерлек юлдашым
8 апрельдә районыбызның күренекле шәхесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Казанның 1000 еллыгы” медале иясе, хезмәт ветераны Реваль Хәким улы Мохтаровка 85 яшь тула. Аны һәркем хөрмәт итә һәм һәрвакыттагыча сәхнәләрдә ак баяны белән чыгыш ясавын көтә. Ул  Олы Әтнә авылында яшәгәндә үк үзешчән сәнгатьтә  актив катнаша. Район үзәгендәге бер генә концерт та аннан башка узмый. Баштарак гармун, аннан соң баян белән җырчыларга һәм биючеләргә ярдәм итеп килә. Аларга язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында агитбригада составында барлык авылларда чыгышлар ясарга туры килә.

Райондашыбыз Хәйдәр Зәйнуллинның “Кәрим коесы” китапханәдә көтә 07.04.2019 Райондашыбыз Хәйдәр Зәйнуллинның “Кәрим коесы” китапханәдә көтә
Арчаның Үзәк китапханәсенең уку залы бу юлы үзенчәлекле кичәгә җыйды: райондашыбыз “к” хәрефеннән генә башланган сүзләрдән торган китабын тәкъдир итте.

«13 яшьлек әти белән 19 яшьлек әнине өйләндереп куйганнар» 06.04.2019 «13 яшьлек әти белән 19 яшьлек әнине өйләндереп куйганнар»
Кайбер кешеләргә, күренешләргә шултиклем күнегәсең, гел шулай булган һәм булыр кебек. Балтач районының Чепья авылында урнашкан данлыклы «Халыклар дуслыгы» музеен, аның директоры Гарифҗан Галиев белән бербөтен итеп күрергә, аның 1965 елдан бирле музей дип җан атып, нәрсәдер табып, кайгыртып йөрүенә дә күптән инде күнектек.

Парлы гомер — олы байлык 05.04.2019 Парлы гомер — олы байлык
Аллаһы Тәгалә Адәм балаларын Җир йөзенә парлы итеп яралткан. Пары Җир шарының икенче ягында яшәсә дә, насыйбы булгач кеше аның белән очрашып кавыша, гаилә кора. Арча ЗАГСында парлы гомер итүләренең түгәрәк даталарын бәйрәм итәргә килгән парлар арасында да шундыйлар бар — Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләрне тәкъдирләренә язылган никах сәгате очраштырып кавыштырган да, бүгенге көннәренә кадәр алып килгән. Һәм алар барысы да бүгенге көндә Арчаның Шәрыкъ бистәсендә төп нигез җылысын саклап, балалары, оныкларына терәк булып яши

Хәсәншәехтә Люция Хәсәнова белән очрашу узды 04.04.2019 Хәсәншәехтә Люция Хәсәнова белән очрашу узды
Арча районы республикабызда танылган бик куп кешеләргә тормыш, белем һәм тәрбия биргән як. Туган авылыбыз Хәсәншәехта да авыл хуҗалыгы, икътисад, сәнгать өлкәсендә үз юлын тапкан, матур хезмәт юлы үткән, яшәеше безгә үрнәк булган күренекле кешеләр шактый.

Арча Укучылар Сараеның » Нур» телестудиясе иҗат конкурсында җиңү яулап кайтты 03.04.2019 Арча Укучылар Сараеның » Нур» телестудиясе иҗат конкурсында җиңү яулап кайтты
Арча Укучылар Сараеның » Нур» телестудиясе Чиләбе шәһәрендә узган  145 коллектив катнашкан » Юнга+» бөтендөнья балалар һәм яшьләр массакүләм иҗат конкурсында җиңү яулап кайтты. Шәрипов Рүзәлнең картинг ярышлары турында эшләгән сюжеты беренче, ә Зәйнакова Зәринәнең туризм ярышларыннан алып барган репортажын жюри өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләде. Конкурс барышында төшергән » Әйдә, Юнгага» дигән сюжет икенче дәрәҗәле дипломга лаек булды.

«Көлке көне»ндә Арча китапханәсенә кунакка Алмаз Хәмзин килде 02.04.2019 «Көлке көне»ндә Арча китапханәсенә кунакка Алмаз Хәмзин килде
Арча Үзәк китапханәсендә «Көлке көне»н зурлап уздырдылар. 2017 елда дөнья күргән «Арча ягы шаярулары» дигән китапны тәкъдир итүгә корылган кичәгә кунакка якташ язучыларыбыз: Наласада туып үскән Гүзәл Әдһәм, Сеҗе егете Вакыйф Нуриев һәм танылган юмор остасы Алмаз Хәмзинны да чакырганнар. 

Арчада шимбә спектакль карап үтте 01.04.2019 Арчада шимбә спектакль карап үтте
Арча мәдәният йортында спектакль кичке сәгать 7дә башланды. Арча халкы атна буе спектакль карады. Тамашачы үзешчәннәр куйган спектакльләрне ярата. Гади, күңелле итеп уйныйлар. Белгән, таныш кешеләрнең сәхнәдә уйнауларын күрү дә күңелгә якын. Шимбә көнне Иске Ашыт мәдәният йортының «Сәяра» халык театры үзешчәннәре Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» пьессасын сәхнәгә куйдылар.

Симетбашның уңган кызы 01.04.2019 Симетбашның уңган кызы
27 март – Бөтендөнья театр көнендә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырган “Тантана -2019” премияләрен тапшыру тантанасы булды. Театр эшендә үзен күрсәткән шәхесләргә ел саен бирелә торган бу премиягә Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина лаек булды.

Татарстан Язучылар берлегенең күчмә утырышы Арчада узды 01.04.2019 Татарстан Язучылар берлегенең күчмә утырышы Арчада узды
Арчадагы «Казан арты» музеенда Татарстан Язучылар берлегенең «Шигырь остаханәсе» күчмә утырышы узды. Утырышта катнашучы язучы-шагыйрьләр Фәйрүзә Мөслимова, Шәмсия Җиһангирова, Рифат Җамал, Зиннур Тимергалиев, Сания Әхмәтҗанова Казан артының 7 районында яшәүче талантларны берләштергән «Ызандашлар» әдәби берләшмәсендәге яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗатына анализ ясадылар, киләчәккә планнар кордылар.

Томск татарлары Арчада концерт куйды 30.03.2019 Томск татарлары Арчада концерт куйды
Томскида татар мәдәнияты үзәге оешуга 25 ел тулган. Шул уңайдан үзешчәннәр зур концерт куйган. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан һәм әлеге концерт белән Казанга чакырган. Кичә кунаклар Казан филармониясендә 2 сәгатьлек концерт күрсәттк. Бүген Томск татарлары Арчага кайтты. Алар тукай эзләре буйлап, Яңа Кырлайда музейда булды һәм Казанда күрсәткән чыгышларын арчаларга тәкъдим итте.

“Сагынырсың әле…” 28.03.2019 “Сагынырсың әле…”
Әгәр исән булса, драматург Гафур Каюмовка март аенда 60 яшь тулган булыр иде һәм Арча Мәдәният йортындагы сәхнә түрендә бу кичә икенче төрле рух алып, ул үзе елмаеп утырыр иде.

Арчада чаңгы сезонын яптылар 27.03.2019 Арчада чаңгы сезонын яптылар

25 нче март көнне Арча шәһәре стадионында 2018-2019 нчы уку елының чаңгы сезонын йомгаклау ярышлары булып узды. Ярышларда Арчаның 1 нче, 2 нче, 5 нче, 6 нчы мәктәпләреннән, Иске Кырлай, Урта Курса, Ашытбаш мәктәпләреннән 50 укучы катнашты. укучылар 4 категориягә бүленеп ярыштылар.

Габбасов Айдар Минсабир улына 60 яшь тулды 27.03.2019 Габбасов Айдар Минсабир улына 60 яшь тулды
Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен 16 ел җитәкләгән Габбасов Айдар Минсабир улына 60 яшь тулды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов юбилярга республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.

Якташыбыз — «Ел китабы»  бәйгесе җиңүчесе 26.03.2019 Якташыбыз — «Ел китабы» бәйгесе җиңүчесе
Татарстан нәшриятларында 2017 елда басылып чыккан, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республиканың 1510 китапханәсе катнашкан, 15 мартта һәрбер номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Балалар әдәбияты номинациясендә Наласа авылында туып-үскән галим-педагог, язучы Гүзәл Әдһәмнең балалар өчен хикәяләре тупланган “Әбием ни исемле?” китабы беренче урынны алды. Якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа иҗат уңышлары телибез.

Резедә Гарифуллинаның «Бәхет гөле» спектален уйнадылар 25.03.2019 Резедә Гарифуллинаның «Бәхет гөле» спектален уйнадылар
Арча станциясендә күп функцияле мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова якшәмбе көнне кич белән спектакль карарга чакырды. «Спектакль кемнеке?» — дип сорадым. «Резедә Гарифуллинаның «Бәхет гөле» дигән спектакль», — диде Илмира ханым. Кем язганы тиз генә башка барып җитмәде. Клубка төшеп, спектакль карый башлагач, исем китте. Спектакльне бит үз районыбыз кешесе Резедә Гарифуллина язган! Бик матур радио тапшырулар алып барганын, оста итеп спектакль уйнаганын белә идек. Ә менә спектакль язганын, хәер, анысын да ишетеп белә идек, тик спектаклен генә күргән юк иде. Ниһаять, насыйп булды.

Райондашларыбыз — “Йолдызлык”ның яңа талантлары 24.03.2019 Райондашларыбыз — “Йолдызлык”ның яңа талантлары
Ике көн дәвамында районыбызның яшь талантлары Кукмарада узган “Созвездие – Йолдызлык” XIX яшьләр фестиваленең зона турында чыгыш ясады. Фестивальне инде ничә еллар көтеп алабыз, ул тормыш бизәгенә әверелде.

Арчада «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона туры узды 23.03.2019 Арчада «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона туры узды
Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.

Оясында ни күрсә… 22.03.2019 Оясында ни күрсә…
Гомәр Бәшировның юбилее уңаеннан Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган кичәдә музеебыз куйган күргәзмәне Флүрә апа һәм Зөфәр абый бик яратып караганнар иде. Ә  Арчада үткәрелгән чарада  катнашканнан соң Зөфәр абый музеейда булып, әтисенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозицияләрне карады. Гомәр ага белән бәйле материаллар белән танышу өчен, ул безне Казанда яшәгән фатирына чакырды һәм без бу тәкъдимне бик теләп кабул иттек.

Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз! 21.03.2019 Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 21 март көнне, якташыбыз Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Арчада яшәүче Асия апа Шәйхетдиновага бүген 90 яшь тулды 20.03.2019 Арчада яшәүче Асия апа Шәйхетдиновага бүген 90 яшь тулды
Арчада яшәүче Асия апа Шәйхетдиновага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова котлады. Рамил Гарифҗанов Асия апага Президент В.Путин, район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.

Арчаның көчле футболчылары Татарстан данын яклый 18.03.2019 Арчаның көчле футболчылары Татарстан данын яклый
Без Арча егете Искәндәр Закировны редакциягә кунаккка чакырдык. Әтисе Раил белән килделәр алар. Арчадагы тренеры Ринат Насибуллин да килде. Без тренер Ринат белән уңышлары, проблемалары турында сөйләшәбез. Уңышлары — я җиңәләр, я 2нче, 3нче урын аларда. Проблемалардан — Арчага зур футбол кыры кирәк! «Арчада футбол үсештә», — ди тренер Ринат. Һәм Арча тренерлары үстергән кайбер футболчыларның республика командаларында уйнаулары турында да сөйли ул. Шундыйларның берсе — Арча егете Искәндәр Закиров.

Аңа Герой исеме бирелүгә 75 ел 18.03.2019 Аңа Герой исеме бирелүгә 75 ел
“Казан арты” тарих- этнография музеенда Валентин Ежков белән бәйле документлар саклана. Алар арасында Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында 1944 елның 19 мартындагы СССР Верховный Советы президиумы Указы, әнисенә һәм укытучыларына язган хатлары, бергә хезмәт иткән иптәшләренең истәлекләре, фотолар һәм башка экспонатлар бар.

Арча районыннан чыккан фән эшлеклеләре район башлыгы белән очрашты 17.03.2019 Арча районыннан чыккан фән эшлеклеләре район башлыгы белән очрашты
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Арча районыннан чыккан фән эшлеклеләре, галимнәр белән очрашты. Очрашуда авылларның киләчәге, яшьләрне авылларда калдыру юллары турында фикер алышынды

Урта Сәрдә шагыйре 16.03.2019 Урта Сәрдә шагыйре
Шагыйрь Ринат Рәхим улы Рәхимов 1939 елның 17 мартында Татарстанның Арча районы Урта Сәрдә авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган авылында бер ел гади колхозчы һәм ындыр бригадиры булып эшли. 1957—1962 елларда М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, аны тәмамлагач, өч елга якын Татарстанның Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда баш агроном, ә 1965 елдан 1973 елга кадәр колхоз председателе була. 1973— 1980 елларда Р. Рәхимов шул ук районның, авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән агроном-мелиоратор, аннары мелиоратив берләшмәнең баш агрономы һәм соңыннан председателе булып эшли.

Арча якташлыгы зур концерт–тамашага чакыра! 15.03.2019 Арча якташлыгы зур концерт–тамашага чакыра!
Арча якташлыгы 5 нчы апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында зур концерт–тамаша оештыра. Бары бер генә көн!

Башлана 18.00 сәгатьтә. ☎ Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 238-56-17

Арчада Гафур Каюмовны искә алу кичәсе узды 15.03.2019 Арчада Гафур Каюмовны искә алу кичәсе узды
Арча Мәдәният йортында драматург, якташыбыз Яңа Сәрдә егете Гафур Каюмовны искә алу кичәсе узды. Исән булса, 2 март көнне аңа 60 яшь тулыр иде. Гафур Шакир улы узган елның июль аенда фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын…

Якташыбыз Сабиров Рөстәм Наил улын туган көне белән котлыйбыз! 14.03.2019 Якташыбыз Сабиров Рөстәм Наил улын туган көне белән котлыйбыз!

Рустам Наилович Сабиров родился 14 марта 1958 года в деревне Дусюм Арского района ТАССР. Председатель Совета директоров ООО “РС-Групп”, депутат Государственного Совета РТ пятого созыва.

Арчада авыллар турындагы энциклопедияне тәкъдир иттеләр 13.03.2019 Арчада авыллар турындагы энциклопедияне тәкъдир иттеләр
12 нче мартта “Казан арты” музеенда “Татарстан Республикасының торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия” (“Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия”) китабын тәкъдир итү булды.

Арчаның көчле чаңгычылары — Дияровлар! 12.03.2019 Арчаның көчле чаңгычылары — Дияровлар!
7 сыйныфта укучы Алия яшьтәшләре арасында 1нче урынны алды. 9 сыйныфта укучы Илназ шулай ук иң көчле чаңгычылар рәтендә иде. Без аларның уңышларын гел ишетеп торабыз. Тренерлары Рәис Камалов та биредә. Ул үзенекеләр белән горурлана. Дияровларны өметле чаңгычылар, ди. Уңышлар телик үзләренә. Алла боерса, без аларны югары дәрәҗәдәге пьедесталда күрербез әле!

Буген, якташыбыз Госман Бакиров (1896—1982) тууына 123 ел 12.03.2019 Буген, якташыбыз Госман Бакиров (1896—1982) тууына 123 ел

Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Моңа кадәр Габденнасыйр әл-Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай-Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта.

Арча командасы туризм ярышыннан 2 урын алып кайтты 11.03.2019 Арча командасы туризм ярышыннан 2 урын алып кайтты
8 нче марттан 10 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә спорт туризмы буенча Республика ярышлары узды. Ярышта Арча укучылар сарае командасы катнашты һәм 2 нче урын алды.

Арчаның гаҗәеп әбиләре 10.03.2019 Арчаның гаҗәеп әбиләре
7 мартта Арчаны гөрләтеп “Гаҗәеп әби” район конкурсының гала-концерты узды. Йомгаклау этабында сәхнәдә 11 әбине генә күрергә туры килсә дә, район буйлап 8 зонада узган ярышта әлеге “текә” исем өчен 63 әби көч сынашкан.

ТукайSKI чаңгы марафоны 09.03.2019 ТукайSKI чаңгы марафоны
Бүген, 9 мартта, Арчадан Яңа Кырлайга кадәр чаңгыда ТукайSKI марафон булды. 80ләп чаңгычы катнашты. Күрше районнардан да килгән иделәр. Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба районнары чаңгычылары 20км ераклыктагы марафонда катнашты. Чаңгычыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Марафонга көчле чаңгычылар җыелган иде.

Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! 07.03.2019 Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
Бүген, 7 март көнне якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Арчадан Яңа Кырлайга кадәр җәяүле «Тукай юлы» старт алачак 06.03.2019 Арчадан Яңа Кырлайга кадәр җәяүле «Тукай юлы» старт алачак
Тиздән Арчада «Тукай юлы» проекты старт алачак. Бу турыда «Казан арты» музеенда ТР Дәүләт Советы һәм туризм комитеты вәкилләре катнашындагы утырыш вакытында билгеле булды. Ул юл туристларга Арчадан башлап, Түбән, Югары Мәтәскәләр, Мөндеш, Иске Кырлай аша Яңа Кырлайга кадәр 20 чакрымнан артык араны җәяү узу һәм сәфәр барышында табигать гүзәллегенә сокланып, татар авылларының яшәешен күрсәтүгә, тарихыбызны барлауга корылган.

Рәхмәт сезгә, әниләр! 05.03.2019 Рәхмәт сезгә, әниләр!
Арчаның «Шәрык» һәм «Үзәк» төбәкләре үзидарәләре җитәкчеләре Ринат Сафин, Рәмзия Хәмидуллина, «Казан арты» тарих-этнография муее хезмәткәрләре күп балалы әниләргә багышлап бик матур кичә үткәрделәр. Күп балалы әниләр Фәридә Мөхәммәдиярова, Розалина Хәбибуллина, Фәридә Насыйрова, Рамилә Сираева, Дияна Бульмакова, Гүзәлия Сәфәргалиева балалары, оныклары белән очрашуга чакырулы иделәр.

Арчада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр 04.03.2019 Арчада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
Арчада зур бәйрәм – хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү бәйрәме. Илшат Габделфәрт улы Нуриев район башлыгы булып эшли башлаганнан соң матур традициягә әверелде ул.

Алмазның хыяллары зур 03.03.2019 Алмазның хыяллары зур
Алмазны күптән беләм. Ашытбаш мәктәбендә укыганда ук сәхнәдән төшми иде ул. Беркөн редакциягә килде. Шул ук Алмаз булса да, инде Ашытбаш мәктәбе укучысы түгел, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының актерлык осталыгы бүлегендә магистратурада укый икән. Алай гына да түгел, татар киносын үстерү фондында актерлык осталыгы педагогы Алмаз Рәис улы! 22 яшендә инде педагог буларак елдан артык хезмәт тәҗрибәсе туплап, яшүсмерләр белән кыска метражлы 16 фильм төшерергә дә өлгергәннәр.

Аларга эш кенә бир 02.03.2019 Аларга эш кенә бир
“Арча КСМы” ширкәте быел Иске Чүриле мәдәният йортын, Арча шәһәренең 5 номерлы һәм Күпербаш авылы балалар бакчаларын ныклап төзекләндерә.

Бүген якташыбыз, шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юнысның туган көне! 01.03.2019 Бүген якташыбыз, шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юнысның туган көне!
Шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында крәстиян гаиләсендә туа. Кәчедә – җиде сыйныф, Арчада урта мәктәпне тәмамлагач, ике елга якын туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшли, биш ай чамасы Казанда төзелештә була. 1962–1965 елларда ул армиядә – стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт итә.

Бүген Арчада бәйрәм 28.02.2019 Бүген Арчада бәйрәм

Арча батырларын барлый

Бүген Арчада зур бәйрәм – хезмәт алдынгылары слеты. Эш беткәч уйнарга ярый, ди халык. Монда сүз ел йомгаклары турында бара, билгеле. Арчалар 2018 елны начар тәмамламадылар. Кырларда әйбәт уңыш үстерелде, терлекчеләребез дә сынатмады. Хөрмәт һәм данга лаек  кешеләр яши районыбызда.

«Нур»лар дөньякүләм кино фестивалендә җиңү яулап кайтты 27.02.2019 «Нур»лар дөньякүләм кино фестивалендә җиңү яулап кайтты
Казанда узган дөньякүләм кино фестивалендә “ Нур” телестудиясе “ Яшь режиссерлар” номинациясендә җиңү яулап кайтты. Фестивальдә студия “ Бабакай серләре “ дигән яңа төшерелгән фильм белән катнашты. Режиссеры студиянең журналисты Талия Тухфатуллина.

Курса егете Әнис халыкара конкурстан лауреат дәрәҗәсе алып кайтты 27.02.2019 Курса егете Әнис халыкара конкурстан лауреат дәрәҗәсе алып кайтты
23-24 нче февральдә Казан мәдәният һәм сәнгать институтында В.Ганееваның «Сандугач-Соловей» Vl нчы Халыкара вокалистлар конкурсы булды. Бу конкурста «Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте»нең 2 нче курс студенты Әнис Шакиров (житәкчесе И.И.Закиров) 2 нче дәрәҗә лауреат исеменэ лаек булды.

Марсель Шәрәповның житмәгән җире юк! 26.02.2019 Марсель Шәрәповның житмәгән җире юк!
Сарай Чокырчадан Марсель Шәрәповның, билләһи, өлгермәгән җире юк. Шигырь яза, китап чыгара, инде «Башваткыч» тапшыруында җиңеп кайткан! «Бер җиңгән идем инде мин анда!» — ди.

Көрәшче Равил абый бездә кунакта 25.02.2019 Көрәшче Равил абый бездә кунакта
Равил  абый Гайнетдинов, 1960 нчы елның 13 нче декабрендә Арча  районы Түбән Мәтәскә  авылында  тирә-як авыллар өчен дан казанган, балта остасы Гайнетдинов Шиһап  абый гаиләсендә дөньяга  килә. Ул гаиләдә унөченчесе-иң төпчеге була. Күрше Күпербаш  авылындагы 8 еллык  мәктәпне тәмамлый. Алга таба укуын Казанбаш мәктәбендә дәвам итә.

Ватан алдында йөзләре ак 24.02.2019 Ватан алдында йөзләре ак
Әйе, ул сугышка карата төрле фикерләр яңгырады. Сәяси бәя үзгәрергә мөмкин, әмма солдат батырлыгы мәңгелек. Алар Ватанга биргән антларына тугры калып хәрби бурычларын  намус белән үтәделәр.

Эшмәкәрләр җыелып сөйләште 23.02.2019 Эшмәкәрләр җыелып сөйләште

Арча сәнгать мәктәбенә эшмәкәрләр тулы бер зал җыелды. Очрашуны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларны уртага салып сөйләштеләр. Казаннан вәкилләр дә кайткан иде.Тулырак вариантын район газетасына урнаштырдык. Бу җомга саныннан укый аласыз.


Якташлар Туган тел көнендә Арчага җыелды 22.02.2019 Якташлар Туган тел көнендә Арчага җыелды
Бүген татар дөньясы Туган тел көнен билгеләп үтә. Әлеге көнне Арча районыннан чыккан әдәбият һәм сәнгать әһелләре туган төбәкләре Арча җирендә каршы алды. Аларның бергә җыелышып, районыбыздагы тел мәьәләсе хакында беренче сөйләшүе.


Новости 1901 - 2000 из 3509
Страницы: