События

“Әби-бабаларыбызны сөендерү – безнең төп бурыч” 08.10.2019

“Әби-бабаларыбызны сөендерү – безнең төп бурыч”

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булган, анда тәрбияләнүчеләрнең үзеңә төбәлгән моңсу күзләрен күргән саен күңелем әллә нишләп китә. Юк, яшәү шартлары начар түгел анда, киресенчә, бик яхшы. Ныклап төзекләндерелгән, бөтен шартлар тудырылган. Бүлмәләргә керсәң, якты, чиста, җылы. Карау да әйбәт, туклану да. Кайчан килмә, анда яшәүчеләр ни беләндер мәшгуль. Кемдер бәйли, чигә, икенчесе телевизор карый, өченчесе китап укый... Бер почмакта кул эшләреннән күргәзмә ясап куелган.

– Төрле социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрәбез һәм аларга өлкәннәрнең барысын да тартырга тырышабыз, – диде өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты җитәкчесе Гөлназ Төхвәтуллина. – Ул аларның кан йөреше системасын, куллар моторикасын яхшырта, кәефләрен күтәрә. Арада бөтенләй күрмәүчеләр дә бар, алар өчен башкачарак шөгыль уйлап табабыз.

Йөри алганнары күбрәк саф һавада булырга тырыша. Беренче күргән кеше бу бинаны картлар һәм инвалидлар йорты дип башына да китерми. Чөнки гөлләр, чәчәкләр арасында утыра ул. Үзенчә бер әкият дөньясы.

“Кайсыннан сорама: “Безгә монда бик яхшы. Ашарга-эчәргә мулдан, тәрбия әйбәт”, – дип рәхмәтләрен белдерә. Шунда һәрвакыт мин юбилее белән котларга барган әби-бабайларны күз алдына китерәм. “Мине шулай тәрбия кылган өчен балаларыма зур рәхмәт. Яшьлегем авыр елларга туры килсә дә, картлыгым бәхетле булды”, – диләр. Шундый тәрбиядән мәхрүм калып, өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнергә мәҗбүр булган әби-бабайлар да яратуга мохтаҗ шул.

Җитәкчеләр дә моны аңлый һәм йөри алмаганнарга, аерым тәрбиягә мохтаҗларга шәхси якын килеп, үзләрен өйләрендә, якыннары янында кебек хис итсеннәр өчен тәрбиянең төрле ысулларын уйлап табарга тырыша.

Республикада “Озак вакыт ярдәм күрсәтү” дигән илкүләм проект эшли башлаган. Арчадагы инвалидлар һәм картлар өчен интернат-йорт һәм Яңа Чүриледәге психоневрологик интернат та әлеге пилот проектына кертелгән. Бу система тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне ачыклап, аларга нинди тәрбия кирәген өйрәнеп, планлаштырып, кирәкле һәм тиешле оешмаларны җәлеп итеп медик-социаль ярдәм күрсәтүне күздә тота. Проектның төп максаты – чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешеләргә озак тәрбияләнү системасы хезмәтләрен күрсәтү. Гади тел белән әйткәндә, бу нәрсәне аңлата соң?

– Бүгенге көндә бездә 56 кеше тәрбияләнә, шуларның 47се инвалидлар, – ди Гөлназ Төхвәтуллина. – Хәзер хезмәткәрләрне тәрбияләүче һәм җыештыручыларга бүлергә туры килде. Тәрбияләүчеләр шәхсән өлкәннәр белән генә шөгыльләнә, ягъни юындыра, киендерә, ашата, эчертә, памперс алыштыра, саф һавага алып чыга, ятып кына торучыларны ике сәгать саен борып яткыра, мунчада юындыра һәм башкалар. Ә җыештыручылар шкафларны, киемнәрне тәртиптә тотып, тузан сөртеп, бүлмәләрне, санузелларны чисталыкта тота.

Моның белән генә дә бетми әле. Һәр урын өстендә ятучыга индивидуаль папка булдырылган. Анда һәр хезмәткәр үзенең имзасын куеп, тәрбияләнүче турында көндәлек мәгълүмат язып бара. Мәсәлән, сәгать ничәдә йокыдан тора, юына, кан басымы, кәефе, тән төсе, ашавы ничек. Үзгәреш булса, нинди дару һәм кайчан бирелгән һәм башкалар.

– Илкүләм проект буенча тәрбияләнүчеләр билгеле бер критерийларга нигезләнеп, ягъни нинди хәлдә булуларыннан чыгып, типларга бүленделәр, – дип аңлатты Гөлназ Төхвәтуллина. – Авыр хәлдәгеләре 3,4,5нче типка керде. Бездә алар 33 кеше. Хәлләре уңайланып китсә, комиссия катнашында аларны яңадан тикшерәбез һәм башка типка күтәрә яки төшерә алабыз.

Бүлмәләрдә ятып кына торучы өлкәннәрнең урыннары бер-берсеннән чаршаулар белән аерылган, һәрберсенә аерым мохит тудырылган. Яннарында кечкенә чәйнекләрдә кайнатып суытылган су тора, урын-җирләре ап-ак. Йөри алмаганнарын ашаталар, утырып тора алганнарын коляска белән ашханәгә алып баралар. Һәр кешегә аерым гигиена кирәк-яраклары алынган, әле тагын бик күп төрле җиһазлар юнәтү планга кертелгән.

Өлкәннәрне тәрбияләү бик авыр һәм җаваплы хезмәт. Бу проект нигезендә тәрбияләүнең дә үзенчәлекләре күп.

– Шушы проект нигезендә безнең хезмәткәрләр ай ярым дәвамында Казанда махсус белем алалар. Белгечләр Мәскәүдә укып кайттылар. Шулай ук яңа медик-социаль тернәкләндерү ысуллары кулланыла башлады. Штатларны да арттырырга туры киләчәк, – диде Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йорты җитәкчесе. – Проектны оештыручы Мәскәүдәге “Картаю-шатлыкка” хәйрия фонды. Өстәмә чыгымнарны хөкүмәт үз өстенә ала, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итә. Проектны тормышка ашырып, анда кушылганнарны эшләүдән тыш, өлкәннәребезгә күңел җылысын да биреп, аларга бераз булса да яшәү яме өстәрбез, дип уйлыйм. Өлкәннәр һәм картлар йортында тәрбияләнергә мәҗбүр булган әби-бабаларыбызны сөендерү – безнең төп бурыч.

Гөлсинә Зәкиева  

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bi-babalarybyzny-sender-bezne-tp-burych


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение