Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчада яңа завод: табигый продукт кына җитештерелә
“Арча нефть продуктлары” җәмгыяте янында яңа бер оешма “Арча сыр ясау заводы” ширкәте (ООО “АСЗ”) барлыкка килде. Бу хакта белүчеләргә караганда белмәүчеләр күбрәк, әлбәттә. Колакка чалынган булса да, ул хакта әле безгә дә тулы мәгълүмат килеп ирешмәгән иде. Ачыклык кертү һәм халыкка җиткерү максатыннан “Арча сыр ясау заводы” җитәкчесе Илһам Сабировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ни белән шөгыльләнә, дип сорау дөрес булмас, чөнки анысы заводның исеменнән үк күренә. Шунысы кызык, заводта нинди сырлар җитештерелә?
– Заводның үзенчәлеге шунда, биредә 100 процент табигый продукт кына җитештерелә. Безнең ассортиментта сырның әлегә биш төре. Әлегә диюем, без ассортиментны баету һәм камилләштерү өстендә эшлибез. Хәзерге вакытта “Сулугуни”, “Халуми”, “Царский”, “Камамбер”, “Бри” сырлары бар.
– “Сулугуни” таныш исем, ә менә “Халуми” ниндирәк сыр?
– Кыздырып ашый торган сыр ул. Табаны май салмый кыздырасың да, шуңа телемләп тезәсең. Таралмый, җебеми, кыза. Тәмле дә, туклыклы да.
– “Царский” дигән сырны беренче ишетүебез.
– Гадәти сыр ул, исеме генә яңгыравыклы. Интернетта “Арский” дип җыйган саен “царский” дип чыга. Шуннан сырга да “Царский” дип исем бирдек. Бик тәмле сыр.
– Табигый продукт, бернинди кушылмаларсыз, дидегез. Димәк, сездә ясалган сырларга өстәмә ингредиентлар, ягъни тәмләткечләр кермәгән?
– Юк, бар нәрсә экологик чиста продукттан эшләнә. “Арча нефть продуктлары” җәмгыятенең Дусым авылындагы ярдәмче хуҗалыгында махсус сыр ясау өчен сөт әзерләнә. Сыр ясарга аксым күбрәк булу кирәк. Шуңа терлекләр махсус тукландырыла. Аларның сөтләре кыйммәтрәк тә йөри. Составында бернинди химия юк, сөтне алыштыручы продуктлар да кулланылмый. Сөттән генә ясала.
– “Камамбер”, “Бри” сырлары да шундый укмы?
– Бу сырларның составы бертөрлерәк, ак күгәрек белән капланган. Чит илләрдә, бездәге зур шәһәрләрдә дә, аны бик яратып алалар. Бәясе дә кыйммәтрәк йөри.
– Күгәрек диюгә үк башка юньле уй килми. Ул без күз алдына китергән күгәрек түгел бит инде?
– Аңладым мин сезне. Юк, әлбәттә. Ул микроорганизмнар белән каплана. Суыткычта бер ай өлгерә. Шуннан соң гына сатуга чыгарыла. Аннан шампиньон яки урман гөмбәләре исе килә. Тәменә килгәндә, өстәлне бизәп торучы затлы ризык. Аны бу килеш тә ашыйлар, салатларга да салалар. Файдалы да. Сатуга махсус савытларда чыга.
– Ә файдасы нәрсәдә?
– Камамбер көчләрне – физик һәм акыл – торгызу өчен бик файдалы. Бу үзенчәлеге продуктта аминокислоталарның зур күләмдә булуы белән аңлатыла. Кальций һәм фосфор булуы сөяк системасына, тешләр, тырнаклар һәм башкаларга уңай йогынты ясый. Сөякләр сынганнан соң тазару вакытында кулланырга була. Ә составында калий булу йөрәк-кан системасына уңай йогынты ясый. Һәм башкалар.
– Сезнең заводта шушы биш төрле сыр гына җитештереләме?
– Майлылыгы 82 процентлы май да эшлибез. Ул яңа гына сепарат аша чыгарылган сөт өстен язып ясала. Бернинди тәмләткечләр өстәлми, табигый май. Без аны ярты килограммлы шарлар итеп төреп сатуга чыгарабыз. 200 сумнан. Ярты килограммлы савытларда сөт өсте дә, табигый эремчек тә сатуда бар. Бәяләре кыйммәт дип әйтмәс идем.
– Бу продуктларны кайларга урнаштырасыз?
– Казан гына түгел, чит төбәкләрдәге зур сәүдә челтәрләре белән эшлибез. “Камамбер” сырына сорау аеруча күп.
– Арча шәһәре, районы халкына аларны кайдан сатып алырга була?
– “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте офисы янындагы кафега сатуга куела. Яңа елга кадәр җәмгыятьнең барлык ягулык салу станцияләре буфетларына чыгарырга уйлыйбыз. Ярминкәләрдә катнашабыз. Иртәгә, 19 октябрь көнне, ярминкәдә бу продуктлар сатуга куелачак. Рәхим итегез.
Автордан: “Арча сыр ясау заводы” ширкәте җитештергән продуктларны ашап карадым. Элек каймакны язып май ясыйлар идеме? Мае нәкъ менә шундый. Искиткеч тәмле. Каймагы да (алар үзләре аны сөт өсте -- сливки дип йөртә) телеңне йотарлык. Сырлары да бик ошады. Реклама өчен яза, дип уйламагыз, ошамаганны мактап булмый, мин үз фикеремне генә җиткерәм. Сатып алып, авыз итеп карагыз, сез дә минем белән килешерсез.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-yaa-zavod-tabigyy-produkt-kyna-iteshterel