События

Бер елга ике китабы дөнья күрде 25.10.2019

Бер елга ике китабы дөнья күрде

Һәр туган көнне Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк дип кабул итеп, аның һәр минутын файдалы итеп уздырырга тырыша ул. Шулай булмаса, бер елда ике китап чыгара алыр идемени?!

Гомумән, гел сәнгать, иҗат дөньясында кайнап яши Марсель абый: клуб мөдире, һәвәскәр шагыйрь, районда узган чаралардан бервакыт читтә калмый, хәтта телевидение тапшыруларында да еш катнашып, Арча районы данын яклап йөри. Тиен кебек бөтерелсә дә, күңелендәге илһам чишмәсе һич тынгы бирми үзенә: юлда баргандамы, йокларга яткачмы, тәүлекнең кайсы сәгатендә булмасын, ургып чыга да, шигырь юллары булып кәгазь битләренә ята. Илһам чишмәсе ташып чыккан иҗат җимешләре аны ике китап чыгарырга мәҗбүр иткән дә инде.

Марсель Шәрәповның тәүге “Әткәй тальяны” дип исемләнгән китабы гыйнвар аенда дөнья күргән иде, инде менә октябрьдә “Бәхет юллыйм” дигән укучыларына барып җитте. Беренче китабы шигъри тәлгәшләрдән генә торса, икенчесендә авторның шигырьләре белән бергә берничә хикәя һәм бер пьесасы да урын алган. Шагыйрь үзен драматургия жанрында да сынап караган. Китапта, нигездә, мәхәббәт турында, фәлсәфи, уйланырга мәҗбүр итә торган шигырьләр, олпат шәхесләргә багышланган мәсәлләр урын алган. Фатыйханы кереш сүз белән Әтнә районында яшәүче шагыйрә Гөлүсә Батталова биргән.

Бер елда ике китап чыгару уен эш түгел. Әзер язмаларың булса да, финанс чыгымнарының киртә куюы һәркемгә таныш.

– Беренче китапка кергән шигырьләрнең берсе дә яңа китапка кермәде. Финанс ягына килгәндә, китап чыгару, әлбәттә, бик чыгымлы эш. Каты тышлы китап бастыру аеруча. Каты тышлы итмәсәң, китапның сыйфаты булмый. Ә мин сыйфатны гел беренче урынга куярга яратам. Бу китапны чыгару өчен дуслар да булышты, кредит та алырга туры килде, – диде автор әңгәмә вакытында.

– Марсель абый, китапның тышлыгында туй күлмәге кигән яшь пар елмая. Хәзерге заманда авторлык хокукы, рөхсәтсез фотосурәтләр урнаштыру турында да күп сүз алып барыла...

– Чыннан да, андый хәл белән очрашырга туры килде. Китап нәшриятында үземә тәкъдим иткән сурәт ошамады, үзем эзләп тапканына интернетта рөхсәт булмады. Шунлыктан, уйлана торгач, якыннарымның фотосурәтенә тукталырга булдым. Бу фотода улым белән киленем. Алардан рөхсәт алдым, әлбәттә. Исемен китапта урнаштырылган “Бәхет юллыйм” шигыреннән “урладым”.

– Марсель абый, интернет челтәрләрендә сезнең гел мәхәббәттән генә түгел, кайчак тарихи темага нигезләнгән шигырьләрегезгә дә тап булырга туры килә. Ул темага язарга нәрсә этәрә үзегезне?

– Кайчак тарихи, истәлекле урыннарда булырга туры килә, кайткач уйланып йөрелә дә, шигырь туа. Китапта “Суслонгер наратлары” шигыре урын алды. Быел шунда барырга туры килде. Андагы җан тетрәткеч хәлләр озак вакытлар күңелгә тынгы бирмәде. Сугышка керер алдыннан укыту урыны булган ул җирдә булачак солдатларга карата бихисап гаделсезлекләр кылынган. Өрлектәй егетләр 3 атнада тәмам бетәшкән анда. Сугышка китүчеләр бәхетле булып, “Котылдык”, дип киткәннәр. Шул хәлләр тынгы бирмичә шигырь язарга этәрде.

– Киләчәктә тагын яңа китапларыгызны күрергә өмет бармы?

– Тиз генә китап чыкмас әле. Чөнки иҗат кына түгел, билгеле булганча, матди ягы да бар. Күңелемдә проза әсәрләре дә күп җыелды, язуга игътибарны юнәлтергә кирәк. Район халкына минем иҗатыма битараф булмыйча, укыганнары өчен рәхмәт. Яшь каләм тибрәтүчеләргә әйтер сүзем, без татар милләте өчен һәрберебез күпмедер өлеш кертергә тиеш. Иҗат итүчеләр язмаларын районда эшләүче “Дуслык”, “Каурый каләм” әдәби берләшмәләренә алып килә ала яки миңа ВК аша юлларга мөмкин. Кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Иҗат – гел үз өстеңдә эшләүне таләп итә.  

Розалия Зиннәтова

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ber-elga-ike-kitaby-dnya-krde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение