События

Апаз мәктәбендә очрашу узды 28.10.2019

Апаз мәктәбендә очрашу узды

2019 нчы елның 26 нчы октябрендә Арча районы Апаз урта мәктәбендә мәгънәле, тирән фикерләргә бай, эчтәлекле һәм киң кырлы очрашу булды.

Очрашуда авылыбызның игелекле улы, иң зыялы, күренекле шәхесләребезнең берсе Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин, “Татарстан яшьләре” газетасы баш мөхәррире Атлас Хәмидулла улы Гафиятов, “Ватаным Татарстан”газетасы баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Газиз улы Ризванов һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә торучы “Ватан” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Готыф улы Әхмәтовлар катнашты.

Кунакларыбыз үзләренең якты истәлекле вакыйгалары, ирешкән уңышлары, матбугатта булган яңалыклар һәм әлеге газета битләрендә илдәге көндәлек вакыйгалар, халык тормышын чагылдыруны ассызыкладылар. Кичәбез укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Соңыннан очрашу истәлеге итеп алар үзләренең дөнья күргән  китапларын мәктәп китапханәсенә бүләк итеп калдырдылар. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы үтте.

                       Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әсхәдуллина Гөлсинә Исламгалиевна

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/apaz-mktbend-ochrashu-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение