События

Казанбаш мәктәбенә язучылар кайтты 29.10.2019

Казанбаш мәктәбенә язучылар кайтты

29 нчы октябрь көнне Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбаш мәктәбенә очрашуга кайттылар. Укучылар белән очрашу вакытында алар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.

Арча районы – борынгы бабаларыбыз гомер иткән, гүзәл табигатьле, татар халкының әдәбиятын, мәдәниятен, күркәм гореф-гадәтләрен үстерүгә зур өлеш керткән бөек Тукайны, Мәрҗанине һәм башка искиткеч олы шәхесләрне  үстергән тарихи төбәк . Без язучы Мәхмүт Галәү, халык драматургы Галиәсгар Камал, халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, кыскасы, алтмышка якын каләм остасы белән горурланабыз. Шулар арасында филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,  Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова,  Гавриил  Державин исемендәге әдәби премияләре иясе, тәрҗемәче , танылган язучы  Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым Хәсәнова, М.Мәһдиевның туган авылы Гөберчәк янәшәсендәге Сеҗе авылы егете ­- язучы, журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе Вакыйф Вәкил улы Нуриев исемнәре дә бар. 29 нчы октябрь көнне Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбаш мәктәбенә очрашуга кайттылар. Укучылар белән очрашу вакытында алар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.

Гәүһәр Хәсәнова “Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары” дигән хезмәтен,  М.Мәһдиевнең биш томлыгын, әтисенең газета-журналларда чыккан фәнни-публицистик мәкаләләре тупланган “Сызып ак нур белән...” дип исемләнгән китабын төзеп чыгарган.  Аның тарафыннан бик зур хезмәт башкарылган һәм  бу эш дәвам итә. Ул әтисенең барлык әсәрләрен, дөнья күрмәгән язмаларын туплап яңадан бастыру өстендә эшли, бу томнарның саны  күп булачагына ышанып яши. Гәүһәр ханым бу хезмәтләрне туплаганда очраган авырлыклар һәм аңа бу эштә ярдәмгә килүче галимнәр, әтисенең фикердәшләре турында сөйләде. Галимә  татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү, ягъни тәрҗемә өстендә дә эшли. Г. Хәсәнова тәрҗемә иткән авторлар арасында—Аяз Гыйләҗев, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр, Факил Сафин, Әнәс Хәсәнов, Фәнис Яруллин һәм башкалар. Очрашуда ул бу китапларның берничәсен мәктәп музеена бүләк итте.

Икенче кунагыбыз В. Нуриев  -татар журналистикасында яхшы исәптә йөргән каләм ияләренең берсе. Бүгенге көндә В.Нуриев “Казан утлары” журналының  җаваплы сәркатибе булып эшли. Ул укучыларга журналның тарихы, анда басылучы авторлар, ай саен чыгучы бу саллы журналны әзерләү зур хезмәт булуы турында аңлатты. Мәктәп китапханәсенә журналның яңа чыккан саннарын бүләк итте. Аларның берсендә Г.Хәсәнованың “Кадер” хикәясе, М.Мәһдиев музее,  Казанбаш мәктәбен дә эченә алган автомарафон турында да язмалар  булуын әйтеп үтте. 80 нче еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф Нуриев  балалар әдәбиятына бүгенгәчә тугры. Ул  укучыларны үзенең әсәрләре белән таныштырды, яшүсмер чорындагы үзе белән булган кызыклы вакыйгалар  һәм  истәлекләр сөйләде.

Кунаклар алып баручыларның  сорауларына җавап бирделәр, үзләре белән булган гыйбрәтле вакыйгаларга бәйләп, укучыларга төпле киңәшләрен җиткерделәр. Очрашу укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп, бик күңелле һәм җанлы үтте.

Мондый очрашулар һәркемнең күңелендә тирән эз калдыра, рухи азык бирә, киләчәктә алар белән элемтә тагы да ныгыр, аралашу дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Зыялы якташларыбызның татар дөньясына куйган хезмәтләрен белү һәм аларның да туган җиребезне изге итеп күңелләрендә кадерләп яшәүләре безнең өчен горурлык.  Кунакларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazanbash-mktben-yazuchylar-kaytty

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение