События

Хезмәтегезгә тугрылыклы булыгыз 12.11.2019

Хезмәтегезгә тугрылыклы булыгыз

​​​​​​​Арча мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.

Арча мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмчә киемнән полиция хезмәткәрләрен танырлык та түгел, барысы да матурлар. Авыр, һәр мизгеле игътибар таләп итә торган  көндәлек тормыштан ярты гына көнгә булса да аерылып торып, бәйрәм итә алар. Ярты көнгә диюем шуңа, иртәнге якта бәйрәм чарасында катнашкан ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре төштән соң юлга тәртип сагына чыккан иде инде.

Чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты һәм полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

– Меңләгән, миллионлаган хезмәткәр тынычлык сагында. Участок инспекторыннан башлан җитәкчегә кадәр киләчәгебезне саклау буенча зур хезмәт башкара. Алар бүген тәртип, тынычлык сагында гына тормый, экстремизм, терроризмга каршы да көрәш алып баралар. Авыррак заман. Әмма тынычлыгыбызна сакларга, тәртип сагында уяу булырга, җәмгыятебезне алга алып барырга кирәк, – диде Илшат Нуриев. – Хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек телим.

   Ул җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары полиция майоры Фәнил Гайнетдинов, сорау алу төркеме начальнигы полиция майоры Фәнил Батталов, сорау алу төркеме сорау алучысы полициянең өлкән лейтенанты Салават Галиуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айдар Баһавиев бәйрәм белән котлап, хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.

– Без гомер буе хөкүмәтне, халыкны якладык. Хәзер заманалар үзгәрде, таләпләр дә катгыйланды. Шуңа карамастан без үз вазыйфабызны онытмаска тиеш. Хезмәтегезгә тугрылыклы булыгыз, канәгатьлек алып эшләгез, – диде ул.

Бәйрәм рухы өстәп полиция хезмәткәрләре каршында Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы оркестры (дирижеры Марат Кадыйров), “Яхшы кәеф” (“Хорошее настроение”) ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Марина Самкова, Руслан Баһадур, “Болгар кызлары” ансамбле, “Сәйдәш” бию театры  солистлары һәм башкалар чыгыш ясады.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/khezmtegezg-tugrylykly-bulygyz



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение