События

Утар Аты мәктәбе укучылары якташ язучы һәм журналисты белән очрашты 13.11.2019

Утар Аты мәктәбе укучылары якташ язучы һәм журналисты белән очрашты

Бүген Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә  уздырылган җылы очрашу нәкъ менә шушы сүзләр белән башланып китте һәм төп тема  булып сызылып барды. Ә зур мәгънәгә ия булган бу юллар якташ язучыбыз Рәис Сафинның  “Җилләр исә” шигыреннән.

Эйе, Казан арты -Арча- әдәбиятка күп язучылар, бөек шәхесләр биргән як. Күрәсең, бу төбәк үзенең табигате, халкының яшәеше белән дә әле бик күп иҗат җимешләре бирерлек һич саекмас сихри, илаһи иҗат чишмәсенә ия. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, бүген мәктәптә  якташларыбыз, язучы Рәис  Сафин Абдуллаҗан улы, журналист Гыйлемханов  Риман Солтан улы катнашында чын мәгънәсендә сихри очрашу узды.

Шигърият сөючеләр Рәис  Сафинны  "Йөрәк парчалары", "Бер мәхәббәт тарихы"  һәм "Бабайлар чуагы" дип аталган китаплары аша яхшы белә.  Ә инде Риман Гыйлемханов безнең укучыларыбызга күптән таныш. Аны  республиканың Тукай фонды җитәкчесе  буларак та беләбез. Ул Габдулла Тукайны өйрәнү буенча зур эш алып бара. Узган уку елындагы очрашуга да бер дә авырсынмыйча кайтып, укучыларыбыз белән күзгә-күз аралашып китте.

Рәис Сафин – Арча районы Субаш-Аты авылы егете. 1935 елның гыйнварында туган. Читтән торып Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының журналистика бүлеген тәмамласа да, гомере буе әдәбияттан, иҗаттан ерак эшләрдә хезмәт куйган. Гади завод эшчесе булып башлап, зур гына оешмаларның җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Каләм дигәнең аңа шигырь язар өчен түгел, мөһим документларга имза салу өчен генә хезмәт иткән. Ләкин тормыш сынаулары күңеленең иң тирәндә яткан сәләтен дә ачып чыгара. Бүген Рәис Сафин республика матбугатындагы мәкаләләре белән үзен милләт язмышын кайгыртучы, тирән фикерле публицист  буларак та танытты. Шигырьләрендә ул ил кайгысын кайгырта, яшь буынга аталарча киңәшләр бирә, милләт өчен, аның бүгенге көне һәм киләчәге өчен борчыла, тормышта туган кыен хәлдән чыгу юлын эзли, таба һәм күрсәтә белә. Рәис абый Сафин-бүгенге, хәзерге заман шагыйре. Тормышта йомшак күңелле, үтә дә зыялы бу өлкәнебез- шигырьләре, поэмалары, мәкаләләрендә, киресенчә, кырыс, компромиска бармый торган милли батыр. Милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып, халкыбыз өчен янып яши Рәис ага бүгенге көндә.

Республикабызның танылган журналисты, якташыбыз Риман Гыйлемхановның язмалары  юмор белән, гади, кызыклы. Риман Солтан улы  үзенчәлекле, хикмәтле шәхес ул. Аның нәсел җепләре бөек Тукаебызга барып тоташа. Төгәлрәк әйтсәк, аның бабасы (әнисенең әтисе) Габдрахман мулла — Тукайның туганы. Аның әнисе Бибифәйзә белән Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф — бертуганнар. Риман Гыйлемханов — республиканың Тукай фонды җитәкчесе дә. Ул Габдулла Тукайны өйрәнү буенча зур эш алып бара. Үзе рульгә утырып, Тукай эзләре буенча, Казахстанга авыр озын юллар үтеп кайта. “Сәяхәтнамә” китабы әнә шулай языла.

Кунаклар белән бергә очрашуда Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, “Казан арты” этнографик музее директор урынбасары Шәфигулла Зәйнуллин, Арча мәгариф идарәсе методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы катнашты. Кунакларыбыз янына Рәис абыйның классташы, күршесе, партадашы Сәвия апа Вәлиева, авылдашлары, ветеран–укытучы Илсум абый Садыйковны да чакырдык.

Истәлекләр, хисләр мәктәп стеналарына гына сыймыйча, көзге көнне дә җылытты кебек. Укучыларыбыз башкарган җыр-бию, сәхнәләштергән өзек (Рәис Сафин хикәясе буенча), тирән мәгънәле шигырьләр очрашуга төсле бизәк булды. 2 сәгатьтән артык барган очрашу бер тында үтте. Укучылар биргән сорауларга җаваплар әллә никадәр хатирәләрне кузгалтты.

Зур горурлык хисләре уятты бу очрашу. Бик кирәкле, файдалы башлангыч. Алда тагы очрашулар насыйп булсын дигән теләк белән саубуллашты якташларыбыз.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/utar-aty-mktbe-ukuchylary-yaktash-yazuchy-m-zhurnalsit-beln-ochrashty



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение