События

Арчада нәни “Сөмбелә”ләр ярышты 16.11.2018 Арчада нәни “Сөмбелә”ләр ярышты

Арчаның 10 нчы балалар бакчасы бу көнне гөр килеп торды. Тәрбиячеләр, катнашучы нәниләр, аларның әти-әниләре бирегә районыбызның бәләкәй Сөмбеләсен сайлап алу бәйрәменә җыелды. Балалар арасында һәр көн, гомумән, аларның мохите үзе бәйрәмгә тиң ул.


Яңа Кырлай егете Ранил Гарипов Казанда «Бәлешпати» үткәрә 15.11.2018 Яңа Кырлай егете Ранил Гарипов Казанда «Бәлешпати» үткәрә
– «Бәлешпати» – ул күптән күрешмәгән дусларың белән аралашу, яңа дуслар табу, чын татар җырларын тыңлап ял итү чарасы. Моның өстенә тәмле бәлеш ашау мөмкинлеге дә бар, – ди Ранил Гарипов.

Казанда  якташыбыз Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма…» дип аталган концерт була 14.11.2018 Казанда якташыбыз Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма…» дип аталган концерт була
17 һәм 30 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма…» дип аталган концерт була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Якташыбызның юбилее дәвам итә 13.11.2018 Якташыбызның юбилее дәвам итә
12 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  якташыбыз, язучы, журналист Вакыйф Вәкил улы Нуриевка 60 яшь тулу уңаеннан “Җаннарны чайкар чак” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.

Данил Салихов: Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып тора 13.11.2018 Данил Салихов: Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып тора
Язучылар берлеге рəисе Данил Салихов язучы Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып чыга дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай клубындагы язучының 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә әйтте.

Арчада "Тукай юлы"н җәяүләп уздылар 12.11.2018 Арчада "Тукай юлы"н җәяүләп уздылар
19 чакрым араны 15 кеше җәяүләп үтте. Маршрут Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары аша үтеп, Яңа Кырлайда тукталды.

Курсалар – беренче! 12.11.2018 Курсалар – беренче!
10 ноябрьдә Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлекчелектә октябрь ае нәтиҗәләре буенча беренчелекне яулаган “Курса МТС”ы ширкәтенә һәм Урта Курса сөтчелек фермасына күчмә кубоклар тапшырды.

Арча көрәшчеләре Биектаудан җиңү белән кайтты 11.11.2018 Арча көрәшчеләре Биектаудан җиңү белән кайтты
3 ноябрь көнне Биектауда данлыклы көрәшчеләребезнең берсе Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш турниры узды. Бәйгедә 2001-2003 елда туган яшь көрәшчеләр бил алышты. Ярышларда тренерлар Зарипов Ф.В., Лотфуллин Т.А., Ахмадеев М.Г. кулы астында шөгыльләнгән  Арча районы җыелма командасы да катнашты.

Арча көрәшчеләре Саба районында узган ачык турнирда көчләрен күрсәтте 10.11.2018 Арча көрәшчеләре Саба районында узган ачык турнирда көчләрен күрсәтте
3 нче ноябрь көнне Саба районы Олы Шыңар авылы мәдәният йортында көрәш буенча ачык турнир узды. Мәрхүм көрәшче, спорт остасы Салават Гайнанов истәлегенә балалар һәм үсмерләр бил алышты. Бу ярышларда Арча районы җыелма командасы да катнашты. Команда составында тренерлар Саляхов Марат, Ахмадеев Марат, Һидиятуллин Фәнилләрнең укучылары бар иде. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Моратов Динияр — 1 нче, Мостафин Данир — 3 нче урында калдылар.

Арча “Венеция”сендә кунакта 09.11.2018 Арча “Венеция”сендә кунакта
– Мин бу ресторанда берничә тапкыр булганым бар. Кунак буларак та, үземнең юбилеемны да биредә үткәрдем. Андагы уңай мохит, чисталык, тәртип, хезмәт күрсәтү, әлбәттә инде, кухнясы бик ошый, – диде Арчадан Рәмзия Әхмәтгалиева.

“Безнең авылда бөтен йортка диярлек газета-журнал килә” 08.11.2018 “Безнең авылда бөтен йортка диярлек газета-журнал килә”

“Журналларга иң яхшы тираж” номинациясендә  Урта Сәрдә почта бүлекчәсе җиңү яулады. Җитәкчесе Эльмира Ганиева башта Шиһабетдинов хуҗалыгында хисапчы, аннан мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире, пешекче булган. Ә Урта Сәрдә почта бүлекчәсендә ул җиде ел эшли. Үзе начальник та, үзе үк хат ташучы да.

Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз! 07.11.2018 Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы  Сезне туган көнегез белән тәбрик итә. 

Яңа Кенәр егетләре беренче урында 05.11.2018 Яңа Кенәр егетләре беренче урында
2 ноябрь көнне «Арча» спорт комплексы балалар шау-шуыннан гөрләп торды. Биредә 2005-2006 нчы елгы мәктәп укучылары арасында волейбол
ярышлары узды. Уенчыларны район волейбол федерациясе рәисе Рафаэл Муллагалиев котлады һәм уңышлар теләде. Ярышта барлыгы 13 кызлар командасы, 10егетләр командасыкатнашты. Волейбол командалары шулай укӘтнә, Кукмара, Теләче районнарыннан да килгән иделәр.

Композитор Гөлсинә Акбитова Арча районы тернәкләндерү үзәгенә очрашуга кайтты 03.11.2018 Композитор Гөлсинә Акбитова Арча районы тернәкләндерү үзәгенә очрашуга кайтты

Хәзерге авыр һәм тотрыксыз заманда сәламәтлеген югалткан һәм өлкән кешеләргә бик кыен. Аларга җылы сүз һәм ягымлы караш , тере аралашу җитми.


Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак 02.11.2018 Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак
Әдәбият сөюче дуслар игътибарына! Ноябрь урталарында Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамыр” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак. “Идел” журналы оештырган әлеге чарада Казан арты төбәгенең шагыйрьләр, прозаиклары, әдәбият сөючеләр катнашыр дип көтелә.

Арчада 70 кеше этнографик диктант язды 02.11.2018 Арчада 70 кеше этнографик диктант язды
Аларның иң өлкәненә 61, иң яшенә 23 яшь. Диктантны, нигездә, укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре язды.

«Казан арты» музеенда узган «Зур этнографик диктант»ка халыкны тарих белән кызыксынуы, белемнәрен сынап карауга омтылышы китергән.

Арчада 74 гаилә бер көндә фатирлы булды 01.11.2018 Арчада 74 гаилә бер көндә фатирлы булды

30 октябрьдә Арча шәһәренең Бакый Урманче урамында ике 22шәр фатирлы һәм бер 30 фатирлы йортларны тапшыру тантанасы булды. Яңа фатирларда нигездә социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк.

Арчада район беренчелегенә көрәштеләр 29.10.2018 Арчада район беренчелегенә көрәштеләр
В субботу 27 октября 2018 года наши борцы открыли спортивный сезон 2018-2019 учебного года. В спортивном зале АСОШ№6  прошло Первенство Арского муниципального района по борьбе Корэш среди юношей 2004 годов рождения и моложе,  на призы МО РОГО ДОСААФ. Следует отметить отличную  подготовку к соревнованиям МУ «Управление образования» и коллектива АСОШ №6. Открытие соревнований прошло на высоком эмоциональном уровне.

Тукай Күпербашта кымыз эчкән 27.10.2018 Тукай Күпербашта кымыз эчкән
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1911–1912 елларда берничә тапкыр Күпербаш авылында булган. Билгеле булганча, Көтернәс авылы (хәзер ул Күпербашка кушылган) егете Әхмәтсафа Хәбибуллин Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибисаҗидәгә өйләнә. “Шәфкатьле апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсаң да онытмам. Әнием үлгәч, бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, бары син бар идең”, – дип яза бер хатында Г.Тукай.

Арчаның 1 мәктәбе һәрвакыттагыча шаккатыра! 26.10.2018 Арчаның 1 мәктәбе һәрвакыттагыча шаккатыра!
Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбенең 3 сыйныф укучылары төрле һөнәрләр буенча күргәзмә оештырдылар. Башта әти—әниләр җыелышында җыелып сөйләшү булды. Нинди һөнәрләр буенча күргәзмә оештырабыз дип. Һөнәрләрне читтән алмадылар. Әти-әниләр арасында төрле һөнәр ияләре бар бит!

«Алма, алмам, алмакай!» 25.10.2018 «Алма, алмам, алмакай!»
Кышкар авыл клубында китапханә белән берлектә “Алма, алмам, алмакай!” дип исемләнгән алма бәйрәме үткәрелгән. Кичәдә “Тупырдап алма коела…” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән. “Алмалы могҗизалар”, “Алмадан тәмлүшкәләр” бәйгесенә килгән эшләрдән дә күргәзмә ясап куелган.

Ашытбашта шашка турниры узды 23.10.2018 Ашытбашта шашка турниры узды
Узган атнада Ашытбаш мәктәбе 100дән артык укучы һәм укытучыдан торган 13 команданы шашка ярышына җыйды. “Интеллектуаль мәктәп” дип аталучы  республика күләмендәге турнирда катнашу өчен районыбыздан гына түгел, Әтнә, Балтач, Казан, Биектау районнарыннан килгәннәр.

«Әдәби хәзинә» тапшыруының яңа чыгарылышы якташыбыз, драматург Гафур Каюмов иҗатына багышлана 22.10.2018 «Әдәби хәзинә» тапшыруының яңа чыгарылышы якташыбыз, драматург Гафур Каюмов иҗатына багышлана
«ТНВ-Яңа гасыр» каналының чираттагы “Әдәби хәзинә” тапшыруы танылган драматург Гафур Каюмов тормышы һәм  иҗатына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ”га ТНВның Әдәби-музыкаль тапшырулар берләшмәсе мөхәррире Әлфирә Мәһдиева хәбәр итте.

Агрономнар киңәште 21.10.2018 Агрономнар киңәште

19 октябрьдә «Ватан» хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның баш агрономнары белән семинар-киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр катнашты.

Кубок Күлтәстә 20.10.2018 Кубок Күлтәстә
Сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Сафиуллин хуҗалыгы терлекчеләре җиңүче булды.


19 октябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчәсе Ренат Гатиятов хуҗалык җитәкчесе Газинур Сафинга күчмә кубоклар тапшырды.

Олы юлның тузанында калды минем эзләрем… 19.10.2018 Олы юлның тузанында калды минем эзләрем…
Укытучылар “Әлифба” авторлары Сәләй Гататдин улы Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитоваларның фәнни-методик мирасын даими өйрәнеп, иҗади кулланалар. Аларның хезмәтләре балаларга ана телебезне өйрәтүгә, шомартуга, сүзлек күләмен арттыруга, сөйләгәндә һәм язганда дөрес кулланыш табарга ярдәм итә.

Кышкарда халык театры эшли 19.10.2018 Кышкарда халык театры эшли
70ләп хуҗалыклы гына авылда яшәсәләр дә, исемнәре бөтен республикага таныш аларның. Авылдагы мең мәшәкать арасыннан арынып мәдәни тормыш өчен янып-көеп, сәнгать дөньясында үрнәк булып иҗат итеп яткан көннәре. Заманында Кышкар данлыклы мәдрәсәсе белән татар дөньясына танылган булса, хәзер сәнгать җанлы авыл халкы оештырган “Нур” халык театры белән танылу алды.

Саклый белсәң тузмый ул 19.10.2018 Саклый белсәң тузмый ул
“Аю” ширкәте базасында 11 октябрьдә хуҗалыкларның баш инженерлары белән уздырылган семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов: “Бездә техника елга ике ай, кайбер хуҗалыкларда гына күбрәк эшли. Техника эшләгәннән түгел, ә дөрес итеп сакларга куймаганнан туза”, – диде.

Якты очрашу 18.10.2018 Якты очрашу
13 октябрь көнне районыбызга Арча җирлеге, аның музейлары, Ак калфак оешмасының эшчәнлеге белән танышу, милли йолаларны, гореф гадәтләрне саклауда уртак проектлар булдыру максатыннан Казан шәһәре буенча Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре   килде. Автобус салонында җыр сузыла.

Арча сәнгать мәктәбе укытучыларын котлыйбыз! 17.10.2018 Арча сәнгать мәктәбе укытучыларын котлыйбыз!
12 октябрьдә Казанда «Призвание» («Омтылыш») II Бөтенроссия бәйгесе узды. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Хафизов Артур Газинур улы «Җыр башкару» номинациясендә I дәрәҗә лауреат, Гайнуллин Булат Марсель улы һәм Әглиуллин Вагыйз Нурулла улы «уен-коралларында башкару» (гармун дуэты) номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Якташыбыз эзләре буйлап… 16.10.2018 Якташыбыз эзләре буйлап…
Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре Казанбаш авылында туып-үскән тарих фәннәре докторы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташыбыз Хөсәен Хәсән улы Хәсәновның тормыш юлын һәм фәнни хезмәтләрен өйрәнү максатында Казан шәһәрендәге фатирларында булдык.

«Яшь йөрәкләр» “Балкыш”тан лауреат булып кайтты 14.10.2018 «Яшь йөрәкләр» “Балкыш”тан лауреат булып кайтты

Ветераннар арасында үткәрелә торган “Балкыш” республика фестивалендә катнашып, “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле быел өченче тапкыр лауреат дәрәҗәсе белән кайтты. Үзләренә җиңү китергән “Йөрәк яшь” җыры аларның репертуарында иң яраткан җырларының берсе. 


Арчада район Советы утырышы 13.10.2018 Арчада район Советы утырышы
Хәзерге минутларда Арчада район Советы утырышы бара.Аны район башлыгы Илшат Нуриев ике депутатның : ИскеЧүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина һәм шул сайлау участогыннан сайланган Рүзәл Мәрдәновның үз теләкләре белән депутатлык вазифалары туктатылуы турында белдерүдән башлады.

Архив хезмәткәрләре тарих дәресендә Арчаның үткәне турында сөйләде 12.10.2018 Архив хезмәткәрләре тарих дәресендә Арчаның үткәне турында сөйләде
Арча районы башкарма комитетының архив бүлеге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашуларны дәвам итә. Кичә Арчаның 1 нче мәктәбендә 8 нче сыйныфта узган тарих дәресендә катнашып,  документлар һәм фотоларга нигезләнеп, Арчаның үткәне, бүгенгесе турында сөйләштеләр.

Яшәгән саен яшәрә күңел… 10.10.2018 Яшәгән саен яшәрә күңел…

Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге уңаеннан Арча китапханәсендә “Өченче буын проблемалары” дигән исем астында түгәрәк өстәл узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләре Рамил Мөхетдинов, Ильяс Габделгазизов, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина, мәшгульлек үзәге төп белгече Рәмзия Сафина, социаль иминият бүлегеннән Илмира Гафурова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова, Яңа Кенәр өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Фәридә Гарифуллина, Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова катнашты.


Якташларыбыз хатирәләрен яңартты 09.10.2018 Якташларыбыз хатирәләрен яңартты
8 октябрь көнне Кышкар авылында туып — үскән тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  әгъза-корреспонденты һәм академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медальләре иясе Юсупов Рүзәл Габдуллаҗан улы һәм аның тормыш иптәше Диләрә ханым, хезмәттәше, педагогия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Фирас Харисов, райондашыбыз, күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъзам Фәйзрахмановлар музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар.

Рөстәмнең үз юлы 08.10.2018 Рөстәмнең үз юлы
Без аның белән ара-тирә редакциядә очрашабыз, ул нәрсә дә булса сату турында белдерүләр бирә. Шул арада мөхәррир янына кереп үз башыннан кичкән маҗараларны сөйләп ала, бервакытта да утырмас, утыртсаң да бер минуттан сикереп торыр,  сәхнәдәге кебек бүлмә буйлап йөрер, рольгә кереп бетеп шундый итеп сөйли – гел тыңлыйсы да тыңлыйсы килә үзен.

Арчада агач утыртуда район башлыгы да катнашты 07.10.2018 Арчада агач утыртуда район башлыгы да катнашты
5 октябрьдә үзәк стадионда, крахмал тавы битендә район хакимияте,  шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре 600 чыршы утыртты. Агач утыртуда район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

Арчада укытучыларны зурладылар 06.10.2018 Арчада укытучыларны зурладылар
5 октябрьдә район мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре булды. Тантана сәгать 10да башланды. Бәйрәмдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады.  Беренче рәттә ветеран укытучылар тезелеп утырган иде. Аларга, игелекле хезмәтләренә рәхмәт әйтеп, чәчәкләр тапшырдылар. Котлаулар, бүләкләүләр җыр, биюләр белән аралаштырылып барылды.

Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре - УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!! 05.10.2018 Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре - УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!!
Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

Төркиядә Арча кызы Чулпан Зарипова-Четинның иҗат кичәсе узган 04.10.2018 Төркиядә Арча кызы Чулпан Зарипова-Четинның иҗат кичәсе узган
Шагыйрә һәм филология фәннәре докторы Чулпан Зарипова-Четин беренче шигырен 1985 елда студент чагында шәрык әдәбияты, шәрык дөньясы, дөяләр белән кызыксынган чорда язганын әйтте. Бу хакта ул Анкараның Идилия Татар ашлары йортында узган иҗатына багышланган очрашу кичәсендә сөйләде.

Арча районы мөгаллимәләре “Нечкәбил”дә катнаша 04.10.2018 Арча районы мөгаллимәләре “Нечкәбил”дә катнаша
Ел саен “Нечкәбил” конкурсында районыбызның гүзәл затлары республика чибәркәйләре белән көч сынаша. Финалда катнашу мөмкинлегенә ия булып, җиңү яулаганнары — районыбызның горурлыгы.

Райондашларыбыз «Җиде төс» фестивалендә лауреат булып кайтты 04.10.2018 Райондашларыбыз «Җиде төс» фестивалендә лауреат булып кайтты
Арча сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Альберт Гайнетдинов) һәм мәктәпнең Лесхоз мәктәбендәге филиалының декоратив-гамәли сәнгатҗ һәм хореография укытучысы Зөлфия Косурова Чабаксарда узган “Җиде төс” (“Семицветик”) милли мәдәният регионара фестиваленнән лауреат дипломы белән кайтты. Котлыйбыз!

Казанда якташыбыз Диас Вәлиевны искә алдылар 03.10.2018 Казанда якташыбыз Диас Вәлиевны искә алдылар
Казан шәһәренең Максим Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда якташыбыз, күренекле драматург, философ, публицист Диас Вәлиевның тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Аны Татарстан Республикасының милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм музей директоры Марианна Гаврилова башлап җибәрделәр.

Яшь комбайнчыларны зурладылар 02.10.2018 Яшь комбайнчыларны зурладылар
Район мәдәният йортында республиканың иң яхшы яшь комбайнчыларны зурладылар. Алдагы көнне Үрнәктә агросәнәгать көллияте базасында комбайнчылар ярышы булды. Ә икенче көнне (шимбә) район мәдәният йортына җыелдылар. 15 экипаж. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, ГТРК «Россия 1» Татарстан телевидениесе белән берлектә, Казанның авыл хуҗалыгы академиясе ярдәмендә оештырылган ярыш булды ул.

Күкчә Бирәзәдә өлкәннәр көне узды 02.10.2018 Күкчә Бирәзәдә өлкәннәр көне узды
Күкчә Бирәзә авылы да,безнең Иске Йорт кебек кечкенә авыл…

Хезмәттәшем Исламова Раузания, өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмне бергәләп үткәрергә тәкъдим ясады.Без хезмәттәшләр белән бик теләп ризалаштык.Лилия Мингазова,Вәгыйзь Әһлиуллин һәм яшь алып баручы егетебез Өчиле авылыннан Алмаз Җиһангиров Күкчә Бирәзә авылы клубында узучы бәйрәмгә юл тоттык…

Арча районына дәүләт уты килүгә – 60 ел! 01.10.2018 Арча районына дәүләт уты килүгә – 60 ел!
Без бүгенге тормышыбызны электрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безне ашата һәм кеше уйлап тапкан барлык механизмнарны, приборларны эшләргә мәҗбүр итә, аннан башка тормыш туктап калыр иде. Кешеләр икмәк үстерә, йортлар төзи, завод һәм фабрикалар эшләп тора, хастаханәләрдә балалар туа – боларның барысын да электр энергиясе кирәклеге берләштерә, кешеләрнең  иминлеге әлеге энергия белән ышанычлы тәэмин итүгә бәйле. Кайчандыр электр уты бөтенләй булмаган бит.

Сәрдәбашта ни хәлләр? 01.10.2018 Сәрдәбашта ни хәлләр?

 “Биек тауларның башында Учи агай бау ишә… ”   

“Сәрдәбаш авылы 1619 елны Вятка губернасы, Малмыж өязенең Арбур волосте исемлегенә кертелгән. Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, Михаил Романов патшалык иткән чорда бирегә Сәрдә дигән мари авылыннан күчеп утырганнар.


Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, районның өлкән яшьтәге кешеләре! 01.10.2018 Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, районның өлкән яшьтәге кешеләре!
Әлеге бәйрәм  гуманлылык, игелек һәм шәфкатьлелек белән тулы, бу көнне олы тормыш юлы узган, илне, туган якны үстерүгә бөтен көчен һәм күңел җылысын биргән, алмашка лаеклы балалар һәм оныклар тәрбияләгән кешеләргә хөрмәт һәм ярату хисләрен җиткерәбез. Бу бәйрәм аталарыбыз һәм бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы, илне җимерекләрдән торгызу мөмкинлеге биргән гаҗәеп фидакарьлеге алдында баш июче барлык буыннарны берләштерә. Бу безнең янәшәбездәге ата-аналарыбызга мәхәббәт һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәтебез дә.

“РМЗ”ны саклап калган Даниял 30.09.2018 “РМЗ”ны саклап калган Даниял
Сөбханалла, Даниял Шакирович Фәсәхиев (тиздән 67 яшь тула) егетләр кебек әле! Көн саен иртән 1 сәгать күнегүләр ясыйм, ди. Иң төп сәбәпләрнең берсе, мөгаен, үз эшен яхшы белүе һәм яратуындадыр. Ә иң мөһиме – ул 34 кешене эшле итеп, Арча ремонт-механика заводын җитәкли! Ул гынамы, әле аның Түбән Мәтәскәдә халык өчен эшләп куйган чишмәләре һәм башка игелекле эшләре бар!

Арчада яшь комбайнчылар ярышы 29.09.2018 Арчада яшь комбайнчылар ярышы
28 сентябрьдә Үрнәк агросәнәгать көллиятендә яшь комбайнчыларның республикакүләм бәйгесе башланды. Ул «Хезмәт кешесен зурлыйбыз» исеме астында үтә. Ике көн барачак. Әлеге әһәмиятле чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министры урынбасары,  министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин оештырып йөрде. Арча районыннан бәйгедә «Игенче» хужалыгыннан Түбән Аты авылыннан Айнур Фәтхрахманов катнашты.

Җыр керде күңелгә… 29.09.2018 Җыр керде күңелгә…
Сәхнә кешене танымаслык итеп үзгәртә, тамашачы алкышлары аңа дәрт өсти. Артист халыкка рухи азык кына биреп калмый, залдан килгән энергия белән үзенә дә рухи байлык туплый. Кайвакыт авырган, кәеф булмаган чакларда да чыгыш ясарга туры килә. Әмма сәхнәгә тамашачы каршына чыгу белән аларның барысы да онытыла.

Якташыбыз Фарух Әхмәдуллин  — рәссам һәм шагыйрь 28.09.2018 Якташыбыз Фарух Әхмәдуллин — рәссам һәм шагыйрь
Фарух Зиннәт улы Әхмәдуллин 1928 елның 20 августында Мөндеш авылында дөньяга килә. Ул яшьтән үк рәсем ясарга, шигырьләр язарга ярата. Аның шигырьләрендә картиналарындагы күренешләр кебек үк матурлык, табигатькә соклану, аларны кеше тормышлары белән чагыштыру, тарихи вакыйгаларны сүрәтләү зур урын алган.

Яңасала балалары Алиш әкиятләренә сәяхәт кылды 28.09.2018 Яңасала балалары Алиш әкиятләренә сәяхәт кылды
Яңасала балалар бакчасында нинди генә мавыктыргыч, тәрбияви чаралар үтми ә менә чираттагысы балалар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышланган иде.

Арча, Әтнә районнарының армиягә китәсе егетләре «Башваткыч»та төшеп кайтты 27.09.2018 Арча, Әтнә районнарының армиягә китәсе егетләре «Башваткыч»та төшеп кайтты
Хәрби комиссариат “Башваткыч” тапшыруына төшәр өчен әле күптән түгел генә яшь армиячеләрне алып барган иде. Бу юлы «Башваткыч»ка төшәргә агымдагы елның көзге чакырылышында армиягә чакырылучылар барды. Аларның уеннары өчен өч дистәдән артык кеше җан атты. Алар арасында егетләрне армиягә хәзерләүче ветераннар да бар иде.

Зиннур Тимергалиевка зур җаваплылык өстәлде 26.09.2018 Зиннур Тимергалиевка зур җаваплылык өстәлде
Казанда якташыбыз Зиннур Тимергалиевны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Райондашыбыз дулкынлану катыш шатлык хисләрен безнең белән дә уртаклашты:

Бик дулкынланам.Бу миңа зур җаваплылык өсти. Язучылар союзы әгъзалары кандидатурамны бертавыштан кабул итеп, «Син Арчада Радик Фәизов кебек эшлә»,  — диделәр.

Сокланырлык кешеләр алар 24.09.2018 Сокланырлык кешеләр алар
Лесхозда яшәүче Нурфия һәм Нурфаил Закировлар белән мин “Ир солтаны” бәйгесендә таныштым. Ир солтаны Нурфаилгә ярдәмгә ул көнне сәхнәгә хатыны Нурфия дә чыкты. Бу искиткеч матур парның дус, тату гына түгел, бер бөтен булып яшәвенә шунда игътибар иттем. Ә видеоязма аша аларның бакчаларын чын җәннәт почмагына әверелдерүләрен күреп сокландым. Үзләре белән якыннанрак танышу теләге туды. Беркөн Үрнәк мәдәният йорты җитәкчесе Мөнирә Абдуллина мине үзе белән аларга кунакка чакырды.

Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә! 23.09.2018 Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә!
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. ЧарадаТатарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклар мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы муниципаль районнары якташлыклары җитәкчеләре катнашты.

Награждены лучшие землячества Республики Татарстан 22.09.2018 Награждены лучшие землячества Республики Татарстан
В Ассоциации «Совет муниципальных образований Республики Татарстан» под председательством Экзама Губайдуллина состоялось награждение республиканского конкурса «Лучшее землячество года Республики Татарстан». В мероприятии приняли участие председатель Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по государственному строительству и местному самоуправлению Альберт Хабибуллин, начальник Управления культуры и развития языков народов Республики Татарстан Кабинета Министров Республики Татарстан Гульшат Нигматуллина, руководители землячеств муниципальных районов Республики Татарстан.

«Аю» агрофирмасы Арча районында кыр эшләрендә әйдәп бара 22.09.2018 «Аю» агрофирмасы Арча районында кыр эшләрендә әйдәп бара
Арча муниципаль районының «Аю» агрофирмасы» җәмгыяте районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Хәзер агрофирма механизаторлары техниканы яңа сезонга әзерли. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бердәмлектә көч! 21.09.2018 Бердәмлектә көч!
13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында зур югалтулар китергән янгын чыгып тулысынча ике хуҗалыкны юкка чыгарды.

Бер ай эчендә якташлар ярдәме белән зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелде. Бүгенге көндә ике гаиләгә кирпечтән яңа йорт күтәрелде. Алда эшлисе эшләр күп. Изге эшкә кушылырга теләкләре булган кешеләр 8(843) 264-35-18 телефоны буенча шалтырата алалар.

Якташыбыз турында тапшыру булачак, карарга онытмагыз! 20.09.2018 Якташыбыз турында тапшыру булачак, карарга онытмагыз!
22 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә "ТНВ-Яңа Гасыр" каналында "Әдәби хәзинә" тапшыруының чираттагы чыгарылышы Арча районы Курса Почмак авылында туып үскән якташыбыз - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ әдәби бүләге иясе, шагыйрә һәм танылган җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышлана. Тапшыру Арча тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә һәм шагыйрәнең туган авылында төшерелде.

«Мин инвалид, дип өйдә утырып булмый — эшләргә кирәк» 19.09.2018 «Мин инвалид, дип өйдә утырып булмый — эшләргә кирәк»
Арчада яшәүче 28 яшьлек Марат Миңнебаев тумыштан балалар церебраль параличы (ДЦП) белән авырса да, тулы канлы тормыш алып бара. Өстәвенә бик сәләтле егет. Элегрәк тактага яндырып рәсемнәр ясаса, бүген анда кеше исемнәре яза. Күптән түгел агач эшенә дә алынган.

Президент Арчада 18.09.2018 Президент Арчада
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 сентябрьдә Арча районында булды.

Арча районындагы «Балыкчылар авылы» яшьләр лагере итеп үзгәртеләчәк 18.09.2018 Арча районындагы «Балыкчылар авылы» яшьләр лагере итеп үзгәртеләчәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләр сәламәтләндерү лагере итеп үзгәртергә йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзара салым акчасын Шушмабаш авыл җирлегендә нинди максатта кулланалар? 16.09.2018 Үзара салым акчасын Шушмабаш авыл җирлегендә нинди максатта кулланалар?
Шушмабаш авыл җирлегендә узган ел үзара салым акчасы нигездә урамнарга аз энергия сарыф итүче яктырткычлар куюга тотылган иде. Бу хакта газетабыз битендә дә язып чыктык. Быел биредә бу акча нинди максатларда кулланылган? Шуны ачыклау максатыннан без авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтовка мөрәҗәгать иттек. Колак белән генә ишеткәнгә караганда, күз белән күрү яхшырак, дип, ул үз чиратында безне җирлеккә караган җиде авыл буйлап алып китте.

Арча районында урман атналыгы бара 15.09.2018 Арча районында урман атналыгы бара
Татарстанда урман атналыгы бара. Атналык кысаларында Арча урман хуҗалыгында да төрле чаралар уза. Шушы көннәрдә урман хуҗалыгы инженеры Илсөяр Сәләмова Лесхоз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен Урман дәресе уздырды.

Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповка 80 яшь! 14.09.2018 Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповка 80 яшь!
Бүген филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза!

Арчаның 10 нчы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте 13.09.2018 Арчаның 10 нчы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте
10 сентябрьдә Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте. Ярты елга сузылган ныклап төзекләндерүдән соң бакча тантаналы шартларда нәниләргә кабат ишекләрен ачты.

Арча урманчылыгында Татарстан урманчыларына һәйкәл ачылды 12.09.2018 Арча урманчылыгында Татарстан урманчыларына һәйкәл ачылды
Арча урманчылыгында биредә 6 ел хезмәт иткән урманчы Зариф Сәфәргалиевка һәйкәл ачылды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиеваны туган көне белән котлыйбыз! 11.09.2018 Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиеваны туган көне белән котлыйбыз!
Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиева 1959 елның 11 сентәберендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе—булачак галим һәм халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе—Лилия Бәширова (халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы).

Булат Галиевка 60 яшь тулды 10.09.2018 Булат Галиевка 60 яшь тулды
Мин аны Арчада узган «Балкыш» ветераннар концертында күрдем. Ул чакта моңлы халык җырларын башкарды Булат абый. Үзе генә түгел — баянда уйнаучы Нәзир Фәхретдинов һәм авылдашы — курайчы Рүзәл Мортазин белән. Аңарчы инде Булат Галиев Казанда узган “Балкыш”та, телевидениедә “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнашып кайткан булган.

55 ел бергә 10.09.2018 55 ел бергә
Гомер буе китапханәдә эшләгән Әлфия апа Рәхимованы ак фәрештәгә тиңлим. Матур ак яулыгын бөркәнеп, яшел күлмәген киеп ул, мәчеткә юнәлә яки коръән ашына бара. Бу көннәрдә Әлфия апа белән Хәдис абыйның бергә яши башлауларына 55 ел тулды. Өйдә балалар, туганнар белән матур итеп юбилейларын билгеләп үттеләр.

Рәхмәт әни, мәңге яшә әле… 09.09.2018 Рәхмәт әни, мәңге яшә әле…

Татарстанның халык җырчысы Фердинад Фәтхи шаккатырмый калмый. Бу юлы, үткән җомгада, туган авылы Иске Ашытка бер төркем артистлар белән кайтты. Әнисе Сәяра апаның туган көнен бөтен авыл халкы белән билгеләп үттеләр.

Яңасала авыл җирлегендә 07.09.2018 Яңасала авыл җирлегендә
Район советының социаль мәсьәләләр буенча даими комисияснең Яңасала авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Мәдәният учреждениеләре эше белән таныштылар. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Утырышта катнашучыларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин озатып йөрде.

Икмәк булса, җыр да була 06.09.2018 Икмәк булса, җыр да була
4 сентябрьгә районда игеннәрнең 85,8 проценты җыйнап алынды. Беренче “Казанка”, “Аю”, “Северный”, “Тукай”, “Кызыл Яр” хуҗалыкларында урак өсте тәмамланды. “Курса МТСы”, “Закирҗанов Р.М.” хуҗалыклары соңгы гектарларны суктыралар.

Иске Чүриледә күчмә утырыш 05.09.2018 Иске Чүриледә күчмә утырыш
Арча район Советының законнар, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә даими комиссиясенең күчмә утырышы булды. Ул Иске Чүриле җирле үзидарәсендә  булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Күчмә утырышта Иске Чүриле авыл җирлегенә кергән авылларның яшәеше, көнкүреш шартлары каралды.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өлкәннәргә хәйрия концерты куйды 04.09.2018 Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өлкәннәргә хәйрия концерты куйды
31 августта Арча картлар һәм инвалидлар йортында Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында Татарстан Республикасы көненә багышланган  хәйрия концерты узды. Концертта катнашучылар әлеге йортта яшәүчеләргә матурдан-матур җырлар, кызыклы, күңелле биюләр бүләк итте, төрле уен кораллларында – курай, гармун, синтезатор, тальян гармунда моңлы, дәртле көйләрен сузды.

Арчалар Әлифбаның «әтисе» Сәләй Вагыйзовның туган авылында 03.09.2018 Арчалар Әлифбаның «әтисе» Сәләй Вагыйзовның туган авылында
Әлифба – татарча белем бирү системасында иң зур баскыч. Һәр бала мәктәпкә кадәр дә һәм мәктәп бусагасын атлап кергәч тә укырга, язарга һәм туган телебезнең хәзинәләрен өйрәнергә шушы тиңсез дәреслек буенча эшен башлап җибәрә. “Әлифба – белем чишмәсе”, “Әлифба – баланың беренче уку китабы” – дип истә калдырабыз.

Кыр батырларына бүләкләр 02.09.2018 Кыр батырларына бүләкләр

Арча район башлыгы Илшат Нуриев 31 августта урып-җыю алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Габдулла Тукай музеенда 31.08.2018 Габдулла Тукай музеенда
30 август көнне Татарстанда зур бәйрәмне – Республика көнен билгеләп үттек. Казан шәһәрендәге Габдулла Тукай музееның төзекләндерелеп һәм яңа экспозицияләр белән үзгәртелеп ачылуы бәйрәмнең истәлеге булды.

Рәхмәтнең иң олысы, сезгә! 30.08.2018 Рәхмәтнең иң олысы, сезгә!
29 августта Арчада мәктәпләр ярминкәсе һәм чәчәкләр күргәзмәсе булды.

Искиткеч матур көндә халык та күп килгән иде, ассортимент бик бай, бәяләр дә кибеттәгедән арзанрак. Ул чәчәкләр күргәзмәсе! Һәр мәктәп күңел җылысы биреп әзерләнгән. Алар хезмәтенә район башлыгы урынбасары Любовь Осина да югары бәя бирде.

Арчада укытучыларның август киңәшмәсе узды 29.08.2018 Арчада укытучыларның август киңәшмәсе узды
27 августта Арчада укытучыларның август киңәшмәсе узды. Анда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова катнашты.

Спорт залының балаларсыз торганы юк 28.08.2018 Спорт залының балаларсыз торганы юк
Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Ташкичү авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Ташкичү авыл җирлеге мисалында балалар һәм яшьләр спорты үсеше мәсьәләсе каралды.

Арча районында 83 нче мәчет ачылды 27.08.2018 Арча районында 83 нче мәчет ачылды
26 августта Казаклар авылында яңа мәчет ачылды. Тантанада Арча райоын башлыгы Илшат Нуриев, Арча районы һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев катнашты.

«Мәрхәмәтлек үзәге»ндә җыелыш узды 27.08.2018 «Мәрхәмәтлек үзәге»ндә җыелыш узды
2018 елнын 28 августында Арча районы “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгэ барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр белэн берлектә жыелыш уздырылды.

Кул эшләрендә — күңел җылысы 26.08.2018 Кул эшләрендә — күңел җылысы
Зайнуллин Хайрулла абыйның кул эшләре белән танышу.

Яңа гасыр каналының «Манзара» тапшыруыннан килгән кунакларына Пөшәңгәр авыл мәдәният йорты директоры Розалия Мөстәкыйм кызы белән шул ук мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Әминә Тәлгат кызы бик көтеп алдылар.

Мөрәледә урам бәйрәме узды 25.08.2018 Мөрәледә урам бәйрәме узды
18 августта Мөрәле авылында икенче ел рәттән урам бәйрәме үткәрелде. Узган ел ул 26 нчы августта булган иде. Күкчә урамы бәйрәменә алдагы елда  килә алмаучыларның да өстәлүе нур өстенә нур булды.

Алан балалар мәйданчыклы булды 24.08.2018 Алан балалар мәйданчыклы булды
Узган шимбәдә «Курса МТСы» ширкәтенә кергән Алан авылында балалар мәйданчыгын ачу тантанасы булды. 30 хуҗалыклы Алан зур авылларны да көнләштерерлек итеп яши. 

Арчалылар якташлары — язучы Вакыйф Нуриев белән очрашты 23.08.2018 Арчалылар якташлары — язучы Вакыйф Нуриев белән очрашты
20 нче август көнне 6 нчы номерлы мәктәптә якташыбыз, язучы, журналист, Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Вәкил улы Нуриевнең 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле” исемле очрашу кичәсе узды.

Арчаның 2 нче мәктәбендә семинар узды 22.08.2018 Арчаның 2 нче мәктәбендә семинар узды
20 нче август көнне Арча 2 нче урта мәктәбе базасында  татар теле һәм әдәбияты, һәм мари  теле әдәбияты  укытучыларының «Хәзерге заман таләпләре контекстында  милли мәгариф: бурычлар, проблемалар, хәл итү юллары» темасына  традицион август киңәшмәсенең  секция  семинары узды.

Мирҗәмдә мәчет ачыла. Бәйрәмгә рәхим итегез! 22.08.2018 Мирҗәмдә мәчет ачыла. Бәйрәмгә рәхим итегез!

2018 елның 25 августында халкыбызга өч Геройны биргэн данлыклы Арча районы Мирҗәм авылында зур вакыйга булачак. Авыл мәчете төзелүгә 20 ел. Шул уңайдан  оештырылачак тантанага Мирҗәм авылында туган авылдашларны көтеп калабыз.

Казакларда мәчет ачыла. Кунакка кайтыгыз, якташлар! 22.08.2018 Казакларда мәчет ачыла. Кунакка кайтыгыз, якташлар!
26 августта Казаклар авылында мәчет ачу тантанасы була. 10 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!


Сугалар, чәчәләр 21.08.2018 Сугалар, чәчәләр
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 20 августта  «Ак барс» агрокомплексы ширкәте комбайнчысы Яхия Габидуллинга

Арчадан Ринат Сафин Казанбаш буасында өч чакрым йөзде 20.08.2018 Арчадан Ринат Сафин Казанбаш буасында өч чакрым йөзде
Арчадан Ринат Сафин, без аны “Шәрыкъ” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе буларак яхшы беләбез, Казанбаш буасында үткән “Фәйзуллин йөзүләре”ндә катнашып, өч яшь егетне генә уздырып, дүртенче булып килгән иде. Шунда ул ачык суда ерак арага йөзү, өстәвенә ярышу үзенең күптәнге хыялы булуы турында әйтте. Ә беркөнне Ринат безне бөтенләй дә гаҗәпләндерде.

“Очрашу урыны – Мөхәммәт Мәһдиев музее” 19.08.2018 “Очрашу урыны – Мөхәммәт Мәһдиев музее”
Шушындый шигарь астында 15 нче август көнендә Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 1984 нче ел чыгарылышы студентлары утыз биш елдан соң үзләренең остазлары, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең музеенда очраштылар. Очраштылар дип әйтү, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер, ә күңелләре кушканга, укытучыларының туган җиренә  килү теләге көчле булганга кабат Гөберчәк авылына килделәр. Чөнки моннан ун ел элек алар шулай җыелганнар иде, ул вакыттагы  матур очрашу мизгелләре бүген дә хәтердә саклана.

Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз! 18.08.2018 Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 18 август көнне якташыбыз Hаил Васыйл улы Касыймовның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Олы юбилеең белән, якташыбыз! 17.08.2018 Олы юбилеең белән, якташыбыз!

Минем кулымда Вакыйф Нуриевның 2018 елда басылып чыккан,  “Ни хәлең бар, балам?..” дип исемләнгән яңа китабы. Аны якташыбыз  үзе музейга килеп тапшырды. “Мәһдиев һәм…” повесть – хатирәсендә Татарстанның халык язучысы белән бергә  Арча педагогия училищесында укыган әнисе Нәкыя апаның истәлекләре яңара, “Казан күркәсе”  сатирик повестен укыгач Мәскәү кибетләренә азык-төлек алырга баргандагы кызыклы вакыйгалар искә төшә.

Якташыбызның шигъри җыентыгы дөнья күрде 16.08.2018 Якташыбызның шигъри җыентыгы дөнья күрде
Шушы көннәрдә райондашыбыз — Урта Бирәзә егете Фирдүс Ганиевның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. «Күз күргәнем кәгазьдә» дип исемләнгән җыентыкта авторның соңгы ике елда иҗат ителгән шактый иҗат җимеше урын алган.

Янгыннан зыян күрүчеләргә бергәләп ярдәм итик дусларым!!! 15.08.2018 Янгыннан зыян күрүчеләргә бергәләп ярдәм итик дусларым!!!
13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында зур югалтулар китергән янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә 1957 елгы ир кеше һәлак булды. Янгын тулысынча ике хуҗалыкны юкка чыгарды.

Изге эш беркайчан да эзсез калмый, якташларга бергәләп ярдәм итик!


Новости 2101 - 2200 из 3509
Страницы: