События

“Ашыт” гел алда 27.11.2019

“Ашыт” гел алда

Узган шимбәдәге киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелектәге 10 айлык эшенә йомгак ясадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. “Ашыт” ширкәте, гадәттәгечә, призлы урында, сентябрьдә икенче булса, октябрьдә беренче урынга чыккан. “Тукай” ширкәте – икенче, “Курса МТСы” өченче урында.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов хуҗалыкларның эшенә анализ ясады.

Сөт саву буенча “Тукай” хуҗалыгы алда. Ун айда барысы 16798 центнер сөт савылды, үсеш – 66 процент. “Төрнәле–Пошалым”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ашыт”, “Таң”, “Ташкичү”, “Кызыл Яр”, “Игенче” хуҗалыклары 47–12 процент үсеш бирделәр.

Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – терлекләрнең баш саны. Җиде хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрнең баш саны 2018 елдагыдан кимрәк. “Кишет”тә – 241, “Ак барс” агрокомплексы”нда 371 башка киметтеләр. “Тукай”, “Ташкичү”, “Таң”, “Ашытбаш”, “Игенче”, “Кырлай”, “Северный”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә арту ягында.

Билгеле, баш санын арттыруның иң арзан һәм ышанычлы юлы – бозау алу. “Кызыл Яр”, “Таң”, “Төрнәле–Пошалым”, “Ашыт”, “Северный”, “Яңарыш”, “Казанка” хуҗалыкларында быел ун айда бозау алу узган елның шул чорына караганда 42–9 процентка арткан.

– “Северный” хуҗалыгында ноябрь аенда гына да 148 бозау алынды, – ди нәсел эше буенча белгеч Җәмхәрия Зарифуллина. – Шуларның 50се – таналардан. Бу хуҗалыкта таналарны тәрбияләүгә игътибар зур.

Бер җитәкче: “Азык та, тораклар да мөһим, тик яхшы кадрлар барыннан да мөһимрәк”, – дигән иде. Дөрес сүзгә җавап юк. Әле яңа гына “Северный” хуҗалыгында булып кайттык. 30 ел сыер савучы булып эшләүче Миләүшә Петрова белән сөйләшергә туры килде: “Минем бер елны да ялга чыкканым юк, – диде ул. – Ничек инде бу сыерларны башка кешегә  калдырып китим, ди?” Мондый фидакарьләр барында яшибез әле! “Мин аларны аркаларыннан сыйпап, кадерләп кенә тотам инде”, – ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.

“Северный” хуҗалыгында алга зур планнар белән яшиләр, яңа сыерлар комплексы төзергә җыеналар.

Ильяс Фәттахов


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ashyt-gel-alda



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение