События

Арча педагогика көллиятендә фән көне узды 01.12.2019

Арча педагогика көллиятендә фән көне узды

Биредә Казан федераль университетыннан фәнни десант килеп, көллият студентларына, 12 яшьтән өлкән мәктәп укучыларына үзләренең җыр-моңга, биюгә сәләтле икәнлекләрен генә күрсәтеп калмыйча, яшь фән эшлеклеләре кызыклы фәнни темаларга, фән дөньясындагы уңышлар һәм төрле күренешләр турында  лекцияләр укыды.

Десантның Арча районына сәяхәте университетның 215 еллыгына багышланган акция кысаларында уза. Коллектив ай дәвамында шундый очрашулар оештырып, республикада яшәүчеләргә бүләк әзерләгән.

Көллиятнең фойесында университеттагы музейларда узучы шөгыльләрнең презентацияләре, викториналар, логик уеннар тәкъдим ителде, Кабул итү комиссиясендә һәм сәләтле балалар белән эшләү үзәгендә КФУ студенты булу өчен нинди юллар үтәргә кирәклеге,  нинди белгечлекләр алып булу турындагы сорауларга җаваплар бирелде. 


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-pedagogika-klliyatend-fn-kne-uzdy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение