События

Афәрин. Мөндешлеләр! 17.12.2019

Афәрин. Мөндешлеләр!

“Атнаны ничек башласаң, шулай тәмамларсың”, - ди халык. Арча районы Мөндеш балалар бакчасы атнаны уңышлы башлап җибәреп, уңышлы тәмамлап та куйды.

Хәер, әлеге “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ел дәвамында үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, районкүләм бәйгеләрнең күбесендә катнашып, актив тормыш алып баралар. 

9 декабрьдә районкүләм дәрәҗәдә, Арчаның 2-нче балалар бакчасында уздырылган “Мин бит татар малае” бәйгесендә Гайнетдинов А.Р. 1-нче урын яулап кайтты. Бәйгенең шартлары да җиңел түгел иде, ләбаса. Ләкин “Татар егете” без барлык сынауларны узып үзен һәръяклап күрсәтә алды. 

Берничә көннән Арчаның 6-нчы номерлы балалар бакчасында “Голосок” исемле районкүләм вокал бәйгесе узды. Катнашучылар бихисап. Балалар бакчасына килеп керүгә үк һәр почмактан җыр, моң агылды. Татар җыры, заман сулышы, милли киемнәр, самими йөзләр.... Мөндешлеләр исә әлеге бәйгегә 3 баладан торган вокаль- инструменталь трио әзерләгәннәр иде. Арча ягы – моңлы, талантларга бай як дип юкка гына әйтмиләр шул. Әлеге бәйгедә Гайнетдинов А.Р., Гыйлметдинова А.А., Шәрәфиева Д.Р. үз көчләрен сынап карадылар. Катнашып кына калмыйча 1-нче урын да алып кайттылар хәтта. 

Менә шулай гөрләп яшәп ята Мөндешлеләр! Афәрин! 

Балаларыбыз – безнең киләчәгебез. Алга таба да уңышларга сөенеп яшәргә язсын.

Гөлшат Хөсәенова, бакчаның музыка тәрбиячесе

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/afrin-mndeshlelr

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение