События

Носыга бардым әле 19.12.2019

Носыга бардым әле

Носы Арчадан 50 км.лап ераклыкта. Казанга барып-кайту белән бер.

Носы мәктәбе күренекле кешеләр белән очрашу оештырды. Бу очрашуны без дә карарга бардык. Казаннан шагыйрь, галим Рифат Җамал да кайтты. Ул шушы мәктәптә укыган. Һәм очрашу да Рифат Җамал һәм ветеран укытучы Әмин апа Сәмигуллина белән булды. Сәрдәбаш мәктәбе укучылары да килгән иде. 

Носы мәктәбе (директоры Вәсим Бәдретдинов) коллективы чараларны кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештыра белә. Бу мәктәптә булсам мин, рәхәтләнеп ял итеп һәм күп мәгълуматлар алып кайтам.

Ә бит зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Рифат Җамал шушы мәктәпнең баласы бит! Балаларга кызыксынучан булыгыз, дип киөәш итте ул. Мине кызыксынучанлык уңышларга илтте, диде. Зарланмаска да өйрәтте. Шигырльрен укыды...

Сәрдәбаш мәктәбендә укыткан Әминә апа Сәмигуллина укытучы хезмәте, балаларны яратып эшләве турында сөйләде. 46 ел укыткан ул. Аның үзе турында да яратып, зур ихтирам белән сөйләделәр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Мәктәп укучылары матур итеп концерт та куйдылар.

Мәктәп килгән кунакларны ипи-тоз белән матур итеп каршы да ала. Аннан мәктәп белән таныштыра.

Румия НАДРШИНА

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nosyga-bardym-le



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение