События

Сөтле сыерның яшен сорамыйлар 22.12.2019

Сөтле сыерның яшен сорамыйлар

Күрше райондагы бер танышым гаҗәеп хәл турында сөйләде: боларда 17 бозау анасы булган сыер исән-сау икән. Димәк, аңа 20 яшьләр чамасы. “Әле дә сөте мул, бетерергә дигән уй башка да кереп карамый”, – ди.

50 литр сөт биргән сыерлары бар, 47 литр  бирә торганнары – гадәти хәл. 15 литр биргән сыер инде сыерга саналмый...

Безнең әти 7–8 бозауга җиткәндә сыерның иң яхшы чагы, дип әйтә иде. Авыл кешесе сыерын 12–13 бозауга кадәр бетерми иде. Билгеле, шәхси хуҗалыкта кысыр, сөтсез сыер асрамыйлар.

Безнең хуҗалыкларда  сыерларның гомере 3–4 елдан артмый, диләр. Дөресен әйткәндә, моның белән артык кызыксынучы да юк. “Селекс” программасы кергән дип исәпләнгән  хуҗалыкларда да әлеге программа вакытында яңартылып барылмый. Сыерлар чын сыерга әверелгәнче иткә озатыла, алар урынын таналар ала, әлеге яңарышның нәтиҗәсе шуның кадәр генә була.

Югарыда әйтелгәннәр сөт җитештерүне арттыру мөмкинлекләренең бер өлеше генә. 17 декабрьдә “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре белән үткәрелгән семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов чыгышында: “Бозау булса, сөт тә була, әлегә бу мәсьәләдә дә эшләү җитми. Ике яшьлек  каплатылмаган таналар басып тора, алдынгы хуҗалыкларда аларны 14–15 айда тиешле авырлыкка җиткереп каплаталар. Иң гади технология таләпләрен дә үтәмәүчеләр бар”, – диде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Роберт Хәйретдинов унбер айлык эшкә анализ ясады. Район буенча күрсәткечләр начар түгел үзе. Сөт җитештерү узган елның шул чорына караганда – 5, сөт сату – 6 процентка арткан, бозау алу шул дәрәҗәдә калган. Ә менә “Аю” хуҗалыгы сөтне 1839 центнерга киметкән. Бу хуҗалыкта бозау алу да кимегән,  мөгезле эре терлекләрдән уртача тәүлеклек артым да кимү ягында.

Нәсел эше  буенча белгеч Җәмхәрия Зарифуллина үзенең чыгышында: “100 сыердан 80нән дә кимрәк  бозау алабыз икән, димәк, сыерлар белән эшләмибез дигән сүз”, – диде. “Северный”, “Ватан”, “Кызыл Яр”, “Төрнәле–Пошалым” хуҗалыклары бозау алу буенча әйбәт эшли.

“Яңарыш” ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина терлекчелектә кертелгән яңа программа турында сөйләде. Бик кызыклы яңалыклар бар бу хуҗалыкта, җитәкчеләр дә, белгечләр дә эшнең нәтиҗәсе өчен янып-көеп эшли. Ясалма орлыкландыру технигының уртача айлык хезмәт хакы 50 мең сум чамасы икәнлеген ишетү дә күпләрне шаккатырды.

“Төрнәле–Пошалым” хуҗалыгы җитәкчесе Наил Ибраев эшләрнең торышы белән таныштырды. Хуҗалык терлекчелек буенча урталыкта бара, 11 айда сөт җитештерү, сату, бозау алу буенча – икенче, уртача артым буенча дүртенче урында. Эшче кадрлар үзләренеке. “Билгеле, җитешсезлекләр дә бар, без аларны төзәтергә тырышабыз”, – ди җитәкче.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ноябрьдә җиңү яулаган “Тукай” ширкәтенә кубок һәм район башлыгының Дипломын тапшырды. “Ашыт” хуҗалыгы – икенче, “Кызыл Яр” ширкәте өченче урында.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/stle-syerny-yashen-soramyylar



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение