События

Якташыбыз Нурзадәгә дәрәҗәле исем бирелде 25.12.2019

Якташыбыз Нурзадәгә дәрәҗәле исем бирелде

Татар эстрадасының популяр җырчысы, якташыбыз, Шура-Яңа Кенәр кызы Нурзадә Вәлиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган мактаулы исем бирү турындагы указ президентының рәсми сайтында чыккан.

Нурзадәне чын күңелдән котлыйбыз. аңа яңа иҗади үрләр яулавын, уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Һәрваыт якташларының горурлыгы булып яшәргә язсын үзенә!

Әлеге мактаулы исемНурзадә белән беррәттән, танылган җырчы, бик күп җырлар авторы Айдар Тимербаевка һәм җырчы Азалия Зиннәткә дә бирелгән.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaktashybyz-nurzadg-drle-isem-birelde

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение