События

Якташлары белән горурланалар 26.12.2019

Якташлары белән горурланалар

 19 декабрь көнне Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дип исемләнгән кичә булды. Анда Байкал авылында туып-үскән шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповны, Яңа Сәрдә авылында туып-үскән театр артисты, драматург, режиссер Гафур Каюмовны искә алдылар,   аларның тормыш юллары һәм иҗатларына бәйле истәлекләрне яңарттылар.    

        Кичәгә районыбызның Шура авылында туып, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи үзенең иҗатташ дусты, композитор, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән кайткан иде. Укучылар Галиәхмәт Шаһиның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, балалар өчен язган җырларын башкардылар. Кичә барышында Галиәхмәт абый үзенең бала чагы, мәктәп еллары, иҗатының башланып китүе турында сөйләде, төрле елларда язылган шигырьләре белән таныштырды. “Миңа тормыш сынаулары аша узарга туры килде. Күз алдына китерегез, иртән уянганда ике күзем дә күрми иде, ә миңа 42 яшь. Чаллы, Казан, Мәскәү больницаларында дәваландым, нәтиҗәдә бер күзем аз гына күрә башлады. Өйгә кайткач күңелемдә шигырьләр туды, ләкин яза алмыйм. Миңа диктофон алып бирделәр, улым укудан кайткач аларны тыңлап, кәгазьгә төшерә иде. Шулай итеп минем беренче шигырьләрем язылды һәм бүгенгге көндә егермегә якын китабым дөнья күрде. Бик күп композиторлар, шул исәптән бүгенге кичәдә катнашучы иҗатташым Виталий Агапов та кырыктан артык шигыремә көй язып, күбесен үзе башкара да. Берничә ел элек күземә операция ясаттым, хәзер уңайрак күрәм инде”,- дип сөйләде Галиәхмәт абый.

       Виталий Агапов һәм аның улы, Галиәхмәт Шаһиның җырларын башкардылар, укучылар һәм укытучылар, килгән авылдашлары аларны бик яратып кабул иттеләр.”Галиәхмәт абыйны мин бик хөрмәт итәм. Ул тормышта тыйнак һәм сабыр булуы, тормыш авырлыклары килгәндә югалып калмыйча яшәп һәм иҗат итеп, онытылмаслык эшләре белән истә калырлык шәхес. Аның 200 дән артык шигыренә язылган җырларын Резеда Шәрәфиева, Равил Гәлиев, Гөлдания Хәйруллина, Әнвәр Нургалиев, Айгөл Сагынбаева, мин үзем һәм эстраданың башка күренекле артистлары башкара. Җырлары өчен ул бик күп дипломнар һәм грамоталар алды. Якташыгыз Илназ Бах көен язып үзе үк башкарган “Туганым” җыры өчен 2018 елда үткәрелгән “Татар җыры” фестивалендә алар “Алтын Барс” премиясе лауреатлары булдылар. Галиәхмәт Шаһиның шигырьләре үзләре үк җырлап торалар,”- диде горурланып  Виталий Агапов. Авылдашы Рәмзия Гайфуллина үзе баянда уйнап “Шура авылы” җырын башкарды. Бу җырның сүзләрен Галиәхмәт абый, ә көен Рәмзия үзе язган.

      Якташыбыз Галиәхмәт Шаһи август аенда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Мәктәп коллективы аны туган көне белән котладылар.  Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның котлавын якташыбыз зур дулкынлану һәм горурлык хисләре белән кабул итте һәм олы рәхмәтен җиткерде.

       Галиәхмәт Шаһиның  иҗатын һәркем ярата. Аларда аның узган тормыш юлы, әти-әнисенә  һәм туганнарына булган олы хөрмәт, туган авылы һәм аның кешеләре белән горурлану, билгеле инде беренче яшьлек мәхәббәте, олыгая барган саен фәлсәфи уйланулары чагыла. Аның  шигырьләрен укыгач, алар белән бергә яшисең, ә җырга әйләнгәннәрен тыңлаганда, күңелләр ял итә.

        “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге  алып килгән күргәзмәдә Габделгазиз Монасыйпов, Гафур Каюмов, Галиәхмәт Шаһи турында күп мәгълүматлар алырга мөмкин иде. Шурабаш мәктәбе коллективы үзләренең якташлары белән горурланып яши. Укучылар яшьтән үк күренекле якташларының хезмәтләрен өйрәнеп, белеп үсәләр. Бу очрашу һәркем өчен файдалы булды.

                                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов.



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение