|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
04.01.2020
Осталык осталар янында күренә
Казан аэропортындагы һәлакәттә гомере өзелгән шахматчы кыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды. Гөлнараның әтисе Айдар безнең районның Шура авылыннан.
Турнирда 49 шахматчы катнашты. Казан шәһәреннән, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Балтач районнарыннан, Мари Иленнән килгән шахматчылар арасында республика чемпионнары, спорт осталары бар иде.
Быел күчмә кубокны Казан шәһәреннән Илгиз Баһаветдинов алып китте.
Арча районыннан иң күп очконы Марсель Хәлилов җыйды, ул 8 нче урында.
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ostalyk-ostalar-yanynda-kren
