Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
М.Мәһдиев әсәрендәге кыз
“Күрәм, мине тыңлаучы юк. Сизәм, нәрсәдер эшләргә кирәк... – Әйдәгез, танышып чыгыйк әле... – Арча районы Сеҗе урта мәктәбе...
Тукта, тукта! Стоп! Монысы мин эшләгән мәктәп. Фамилия? Хәсәнова. Исемегез? (Инде онытканмын.) Кайсы авылдан? Сикертәннән. Ай-й... Минем әти туган авыл. Галиәсгар Камал авылы. Мин укыган, ахырдан ярты ел буе рус теле-әдәбияты укыткан авылым. Әтиеңнең исеме?
– Зөфәровна...”, – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Ачы тәҗрибә”сендә.
Әсәрнең шушы өлешен укыган саен күзалдыма Сикертән авылында яшәгән вакыттагы күршебез Сәрвәр апаның кызы Рәмзия апа килеп баса. Ул Мөрәле авылында яши, ире Илһам ага белән ике бала тәрбияләп үстергән ветеран укытучы. “Ачы тәҗрибә” китабын кулыма алып, Рәмзия апа яшәгән авылга юл тоттым. Ишегалдында мине аның ире Илһам абый каршы алды. Ә Рәмзия апа ачык йөз белән өй эчендә каршылады. Килүемнең сәбәбен алдан ук аңлаткан идем, сүзне, озынга сузмыйча, Рәмзия апа белән укымышлы Хәсән мулла тормышыннан ук башладык.
– Бабам Зиннатулла улы Хәсән Абдуллин Казан шәһәрендә туып-үскән, – дип сөйләде Рәмзия Җәләлиева. – Коръәнне яттан белгән, укымышлы Хәсән мулланың Казанда ике катлы таш йорты булган. Өйләнеп, өч баласы туган, ләкин хатыны үлеп киткән. Шәһәрдә муллаларга басым ясала башлагач, гаделсезлеккә түзмичә, бабай Сикертән авылына кайтып урнашкан. Икенче тапкыр укымышлы гаиләдән булган Масра авылында яшәүче бер балалы тол хатынга өйләнеп, уртак ике баласы туа. Берсе минем әти Зөфәр, икенчесе Мәрьям апа. Бабай мәчеттә муллалык вазыйфасын башкара. 1937 елгы репрессия шаукымы аның гаиләсенә дә кагыла. Аны гаиләсе белән кара мунчага күчерәләр. Ләкин авыл халкы бу күренеш белән ризалашмый, бөтен әйберләрен алып, мулланы үз йортына кире кайтара. Чөнки сикертәнлеләр бабайны гадел, укымышлы, кешелекле булганы өчен хөрмәт итеп яшәгән. Аның беренче хатыныннан туган Габдрахман абый, Зәйнәп апаларның безгә кунакка кайткан вакытлары истә. Хәдичә әбием бик тә укымышлы, намазлы карчык иде. Аның янына һәрвакыт авылдашлары килеп, догалар укытканнарын хәтерлим. Узган елны без үскән нигез урынына “Ак Барс агрокомплекс” җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов бабаебыз истәлегенә Хәсән мулла музей-йорты эшләтеп, истәлек тактасы куйдырды. Аның эченә элек кулланышта булган хуҗалык кирәк-яраклары, китаплар куелган.
Әти 1922 елда туган. Ул унсигез яше тулуга армиягә китә, шуннан Бөек Ватан сугышына керә. Бераз сугышкач, әти әсирлеккә төшә, ике ел концлагерьда була. Мөрәле авылы егете Имаметдин дә әти белән бергә әсирлеккә төшә. Берара әсирләр арасында тиф авыруы тарала. Имаметдингә дә тиф эләгә. Аны барыбер үләчәк дип, чокырга чыгарып ташлыйлар. Әти моны белеп, якташын үлеләр арасыннан аралап ала һәм яшереп кенә үзләре янына алып керә, Имаметдин солдатны саклап кала. Аллаһы тәгалә күп авырлыклар кичергән Мөрәле авылы егете Имаметдин белән Сикертәннән әтием Зөфәрне исән-сау калдырып, киләчәктә туачак ул һәм кызның бергә булып гаилә корачагына мөмкинлек биргәнме? Бу кызыклы да, уйландыра торган да тарих дип уйлыйм.
Әти сугыштан 1947 елда исән-сау кайта. Ләкин аның кайтуы киләчәк өчен бары газаплардан гына торачагы әле билгеле булмый. Ул чорда пленга төшүчеләрне бары “сатлыкҗаннар” дип кенә йөрткәннәр. Ай саен әтине Чурилегә чакыртып, сорау алганнар. Чуриле – район үзәге булып торган чор. “Мин сатлыкҗан” дип, әтигә гел документка кул куйдырырга тырышканнар. Никадәр азапласалар да, әти бер генә кәгазьгә дә кул куймаган. Ләкин өстә утыручыларның аны ничек тә төрмәгә утыртырга теләве көчле булган күрәсең. Әти 26 кварталда урманчы булып эшли башлый. Бервакыт милиционер аңа складтан бер капчык песокмы, нәрсәдер алып чыгарга куша. Әти акыллы, юаш, тыңлаучан, ышанучан кеше буларак, бу гозерне үти һәм аны шунда ук кулга алалар. Әтине ун елга төрмәгә утырталар. Ә анда утырганда Норильск шәһәренә нигез салып, йортлар төзегәннәр. Сталин үлгәч, амнистия игълан ителә, әтинең утыру вакыты кыскартылып, алты елдан соң туган нигезенә әйләнеп кайта.Төрмәдә күргәннәре хакында бик аз гына искә алган. Һаман да шул курку хисе көчле булгандыр дип уйлыйм. “Концлагерьда да моның кадәр авыр булмады. Ә төрмәдәге авырлыкка түзә торган түгел: бердән ачы суык, икенчедән ашарга юк, җәзалар көчле иде. Җылыныр өчен казыган чокырга төшеп утыра идек”, – дип сөйләгән ул. Бу татар милләтенең нык, чыдам икәнлегенә бер мисал инде.
1956 елда әти Сеҗе авылы кызы Сәрвәргә өйләнеп, без, өч кыз туганбыз: Әлфия, мин, Ингелисә. Әни яхшы укыган, шуңа күрә аны мәктәпкә укытучы итеп билгелиләр. Аннан соң ронода эшли. Ә кияүгә чыккач, ул мәктәп системасында түгел, ә Чуриле инвалидлар йортында эшләде.
Кечкенәдән мин китап укып үстем. Гөберчәк китапханәсендә укымаган китап калмады. Кайвакыт әни китапны кулымнан тартып-тартып ала иде. Әти 1964 елда йөрәк белән үлеп китте. Миңа ул вакытта биш яшь. Аның мәете караватта ятканын, күмәргә алып чыгып киткән вакытларны хәтерлим. Ә башкасын юк. Әти исән вакытта хуҗалыкта сыер асрадык, ул вафат булгач та берничә ел сыерны асрарга тырыштык, ләкин өйдә ир заты булмагач, бу эшне дәвам итәргә авыррак иде. Әни сыерны бетереп, вак хайван гына асрады. Аннан ул эшкә бер тәүлеккә чыгып китә иде. Ә безне күрше-тирә әбиләре бер генә минутка да ялгыз калдырмадылар. Шулхәтле бердәм, ярдәмчел булган икән ул заман әбиләре дип хәзер уйланып утырам. Әни эштә вакытта хәтта төнгә безнең белән Гөлниса апа йоклый торган иде. Безне шул чор әбиләре тәрбияләп үстерде. Авылдашыбыз Гандәлиф апаны бик нык хәтерлим. Ул укымышлы карчык иде. Мине печән җыярга, чабарга өйрәтте. Бабай хуҗалыкта умарта асраган. Элек муллаларның һәрберсендә умарталык булган бит. Келәттәге кәрәзләрдән бал ашап йөргән вакытлар исемдә. Әти исән вакытта да кортлар асралган, аның вафатыннан соң бетерелгәндер дип уйлыйм. Чөнки аны карарга, тәрбияләргә кирәк, бер әнинең генә моңа көче җитмәс иде.
Мин мәктәпне тәмамлагач, Казанда Каучук заводында бер ел лаборант булып эшләдем. Рабфакта бер ел укыдым, аннан КДПИның татар һәм рус теле бүлегенә укырга кереп, 1983 елда аны тәмамладым. Институтның икенче курсында безгә лекцияне Мөхәммәт Мәһдиев укыды. Беренче мәртәбә лекция укырга кергәнен хәтерлим. Шундый чибәр, озын буйлы, чиста-пөхтә, зәвык белән киенгән М.Мәһдиев аудиториягә керде, ә безнең студентлар никтер бик шаулашып утырдылар. Шуннан Мөхәммәт абый карап-карап утырды да, исемлек белән таныша башлады. Исемлек буенча һәр студент исем-фамилиясен, кайсы район мәктәбеннән килгәнлеген әйтергә тиеш иде. Чират миңа җитте. Мин басып: “Арча районы, Сеҗе урта мәктәбе”, – дидем. Әтиемнең исемен сорады, ә мин Зөфәр кызы диюемә Мөхәммәт абый әллә нишләде. Йөзе үзгәрде. Ниндидер уйларга бирелеп алдымы, миңа: “Синең әтиең мировой егет иде”, – диде.
Ул лекциясен бернинди язмаларга карамыйча, тормышчан итеп сөйли иде. Йотлыгып тыңлап утырасың, хәтта лекция дәфтәргә язылмыйча да кала. Ләкин никтер группадашларның аны тыңлыйсы килмәде, Мөхәммәт абый икенче семестрда безгә кермәде. Бу хакта әсәрендә “ташлап качтым” дип тә язып куя.
Мөхәммәт абыйның “Ачы тәҗрибә”се басылып чыккач, аны укыдым һәм әтинең никадәр газаплар үтеп яшәгәне хакында күбрәк белдем. Чөнки әти авырлыклар аша үткәнен бервакытта да сөйләмәгән, күрәсең, ярамаган. Хәтта күп нәрсәне әни дә белми иде. Әсәрне укыгач, әти турында шулхәтле Мөхәммәт абый белән сөйләшеп утырасым килде, ләкин мин бик оялчан авыл кызы аңа сүз катарга җөръәт итә алмадым. Бу халәт күңелемдә төер булып калды. Югыйсә, ел саен мин аны Сикертән сабантуенда күрә идем. Бер елны сабантуйга улы белән бергә кайтты. Моряк булып хезмәт иткән улы белән горурлануы йөзенә чыккан иде. Ул бөтен мәйданны әйләнеп чыкты. Шулвакытта да аңа сүз катарга оялдым.
Аннан Сикертән мәдәният йортында Мөхәммәт абыйның “Хәсрәтле өч көн” пьесасын уйнарга күчмә театр артистлары кайтты. Туганнары Фәүзия апаларда без артистларга ашарга әзерләдек. Мөхәммәт абый да шунда иде. Анда да оялып, эндәшергә кыймадым. Радиодан ясаган чыгышларын йотлыгып тыңлый идем. Чыгышында гел табигать, авыл тормышы турында сөйләде. Үлгәнче әйтәсе фикерен, белгәннәрен тыңлаучыларга җиткереп каласы килдеме икән аның?
Институтны бетергәч, районыбызның Штерә мәктәбендә бер ел татар теле һәм әдәбияты укыттым. Аннан әнинең әнисе урын өстендә авырып ятты. Шуңа күрә мин Сеҗе мәктәбенә укытырга кайттым, шунда ук әбине дә карадым. Утыз ел мәктәптә укыттым. РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре исеменә лаек булдым. Гарәпчә укырга өйрәндем. Ирем дә, үзем дә мәчеткә йөрибез, вәгазьләр тыңлыйбыз, – дип сөйләде Рәмзия Зөфәр кызы.
– М.Мәһдиев әсәрендә болай дип яза: “Әлеге сеңел! Син кайда хәзер, өеңдә әтиеңнең зурайтылган рәсеме бармы, әгәр кияүгә чыгып балаларың булган икән, аларга дәү әтиләре турында сөйлисеңме? Без бит синең белән “братья”.
– Әйе, өебездә әтинең зурайтылган рәсеме бар. Оныкларына да дәү әтиләренең язмыш юлын сөйләдем. Алар әтинең авыр чорның каһәрләнгән бер газизе икәнен белеп үстеләр.
Илһам абый җомга намазына җыенган арада түзмәде, безнең әңгәмәгә килеп кушылды.
– Безнең әтинең бертуган энесе Әлтәфетдин Мөхәммәт абыйның “Без кырык беренче ел балалары” әсәре героеның прототибы дип уйлыйм. Алар педучилище Үрнәктә вакытта бергә укыйлар. Бабай кинәт кенә үлеп китә дә, абый укуын дәвам итә алмый. Мөхәммәт абый әсәрендә дә Әлтәфине Мөрәле егете дип яза. Әлтәфетдин абый өйләнеп, Әлмәттә яши. Ике бала үстерә. Гомеренең күп елын Казахстанда яшәп үткәрде. Ул нефть өлкәсендә хезмәт куйды. Безгә кунакка кайталар иде. Туган ягын нык сагынып яшәгән туганыбыз ул. Алар инде күптән вафат. Бервакыт әти Арчага барганда Мөхәммәт абый белән очраша һәм ул аңа Әлтәфетдин дип эндәшә. Чөнки әти белән абый нык охшаганнар иде. Әни сөйләве буенча абый бик тә шук, шаян кеше булган. Мөхәммәт абый аны әсәрендә дә шулай тасвирлый. Гаилә альбомында Әлтәфетдин абыйның фотолары күп саклана. Ул гармунда да уйнаган. Төрле авыр ситуациядән чыгу юлын таба белгән кеше.
Кеше белән күбрәк аралашкан саен яңадан-яңа мәгълүматлар белән танышасың, аларның уй-фикерләрен тыңлыйсың, киңәшләренә колак саласың. Шундый очрашулардан соң уйлап куям: әле дә ярый истәлекләр саклаучы өлкәннәребез бар. Күңелдә туган күп сорауларга җавапны бары алар аша гына таба алабыз. Рәхмәт сезгә, өлкәннәребез!
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее мөдире
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mmdiev-srendge-kyz