События

Арча районыннан Энҗе бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе 01.12.2015

Арча районыннан Энҗе бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе

Арча районы Апаз урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Энҗе Миннебаева бәйге нигезендә Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинаның Арча муниципаль районы буенча җәмгыять ярдәмчесе булды.

20 нче ноябрь – Бөтендөнья балалар көнендә Казанда  “Детская общественная приемная” дигән яңа Республика проектының рәсми ачылышы булды. Бу – Россиядә тиңе булмаган идеяле проект!

“Детская общественная приемная” – Татарстанда яшәүче балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау һәм тормышка ашыру өчен булдырылган проект. Проект әгъзалары вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе статусы ала, балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау өлкәсендә белемнәр формалаштыру, аңлату эшчәнлеге алып бара; шулай ук үз муниципаль районы мәктәпләре һәм балалар бакчаларында гражданнарны кабул итүне оештыра һәм үткәрә.

Җиңүчеләр 472 бала катнашкан бәйге этабын үттеләр һәм үз өсләренә бала хокукларын яклау җаваплылыгын алдылар.

20-23 нче ноябрьдә яшь ярдәмчеләр өчен беренче уку сменасы үтте. Бу балалар өчен җитәкче постларда эшләгән төрле хезмәткәрләр белән (РФ ның РТ дагы юстиция Идарәсе начальнигы, Татарстан Республикасы прокурор ярдәмчесе,Татарстан Республикасы юстиция министры һәм башкалар) очрашулар үткәрелде. Яшь ярдәмчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча муниципаль районы буенча җәмгыять ярдәмчесе Энҗе Миннебаевага уңышлар телибез!

Бу хакта безгә Апаз урта  мәктәбенең педагог-оештыручысы Римма хәбәр итте.

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение