События

Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне - 65 яшьлек юбилее! 30.01.2020

Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне - 65 яшьлек юбилее!

“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Талантыгыз, искиткеч тавышыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләрнең күңелен яулап гомерегезне халыкка хезмәт итүгә багышлыйсыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

Айдар Файзрахманов фикеренчә, яшәү мәгънәсе – эшеңнең нәтиҗәләре белән файдалану, барсы белән дә шатланырга, кешеләр өчен шатлана белергә. Буш вакытында ул фото, спорт, бакчасы, авылы белән шөгылләнә.

Айдар Фәйзрахмановның хатыны һәм ике баласы бар.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение