События

Шушмабаш хөрмәтле улын соңгы юлга озатты 03.02.2020

Шушмабаш хөрмәтле улын соңгы юлга озатты

2 февральдә республикабызда танылган шәхес, Арча районының данын күтәрүгә гаять зур өлеш керткән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Йосыф улы Кәримовның йөрәге тибүдән туктады. Аңа быел 59 яшь кенә туласы иде. 3 февральдә аны соңгы юлга озаттылар. 

Шушмабаш урамнарының моның кадәр кешене күргәне булмагандыр. Бирегә Казаннан, Арча, Балтач, Теләче, Саба районнарыннан да килгәннәр иде. Җеназаны республиканың баш казые Җәлил хәзрәт укыды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: “Без сине гел сагынып яшәрбез”, – диде. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Габделхәй Кәримовның район өчен күп эшләр башкаруын әйтте, авыр туфрагы җиңел, урыны җәнәттә булсын, дип теләде.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/shushmabash-khrmtle-ulyn-sogy-yulga-ozatty

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение