События

Пешәнгерләр иҗат дөньясында кайныйлар 30.11.2015

Пешәнгерләр иҗат дөньясында кайныйлар

29  ноябрь  көнне  Пешәнгер  авылы  клубында  әлеге авыл мәктәбендә һәм бакчасында педагог-оештыручысы,   үзешчән  шагыйрә   Рания  Галәветдинованың  иҗат  кичәсе  оештырылды. 

Өч  сәгать   дәвам  иткән  кичәдә  Рания   иҗат  иткән  шигырьләр   сөйләнде,    җырлар   яңгырады,  видеоклип   күрсәтелде.  Яшь  шагыйрәне    әти-әнисе, беренче  укытучысы,   тормыш  иптәше,  балалары,   авыл советы   башлыгы  һәм   хезмәттәшләре   котлады.  Балалар бакчасы  нәниләре     Инзилә,   Ильяс,   Илшат,  Инзиләләр   үзләренең    дәртле  биюләрен,   матур  җырларын    бүләк  иттеләр.  Укучылар    хор  белән  «Туган  авылым -Пешәнгер»   җырын  башкардылар,   Зарипов  Илназның  шигырен,  Галәветдинова  Гөлфия  белән   Әхмәдуллина  Гөлзирәнең    мари  биюен,   Хәбибуллина  Лилиянең   чабата  биюен   да  тамашачылар  яратып  кабул  итте.  

Укытучылар  хоры  башкаруындагы  «Мәңге  яшә,  Арча!»  җыры,    Гөлия  Лотфуллина, Лилия  Нигъмәтҗанова,  Булат  Лотфуллин,   Гөлия  Усмановаларның  җырлары,   Энҗе  Әхмәтҗанова,   Лилия  Мөхәммәтҗанова,   Илсаф  Галәветдиновларның нәфис  сүзләре, Зәлия  Бульмакова — татар  халык,    Гөлназ  Котдусованың  чегән  биюе   дә  искиткеч   күркәм  килеп  чыкты. Кичәне    Кзыл-Игенче    башлангыч  мәктәбе  укытучысы   Хәят  Сәләхова    эчтәлекле,   җанлы,  килешле  итеп  алып  барды.

Чыганак: http://trkarcha.ru/pesh-ngerl-r-i-at-d-nyasyinda-kaynyiylar/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение