События

Чаңгы юлы - 2020 08.02.2020

Чаңгы юлы - 2020

8 февральдә Арча стадионында "Чаңгы юлы - 2020" узды.

Бу матур чара иртәнге сәгать 8дә үк, сайлап алу ярышында катнашасы чаңгычыларны теркәү белән, башланып китте. Алар арасында 2006-2011 елгы егетләр һәм кызлар бар иде. Шулай ук икенче спорт мәйданында волейбол уены барды. "Бу күбрәк без уйнап үскән пионерболга охшаган" - диде Арчаның яшьләр эшләре һәм спорт җитәкчесе Ильяс Габделгазизов.

Чараның төп өлеше 10нан соң башланып китте. Татар радиосы алып баручысы Рамил Шәрәфиев оештырган күңел ачу мизгелләре шома гына тантананың ачылышына этәргеч булды. Быелгы "Чаңгы юлын” Татарстан Республикасы спорт министрлыгының халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Марсель Мифтахов ачып җибәрде. 

Чаңгы юлыннан иң беренчеләрдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар узды. Аннан соң теләгән һәркем күмәк шууга кушылды. 

Бүгенге суыктан курыкмый килүче бар халыкка "афәрин" диясе генә кала. "Чаңгы юлы- 2020" чарасы һәм нәтиҗәләр турында газета битләреннән укый алачаксыз.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/chagy-yuly-2020

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение