События

90 ел матур гомер 09.02.2020

90 ел матур гомер

Урта Аты авылында яшәүче Салиха апа Әскәровага 90 яшь!

Ишекне ачып  керүгә, башында ак яулык, өстенә матур бизәкле яшел күлмәк кигән сөйкемле әби каршы алды безне. Ягымлы тавышлы Салиха апа елмаеп түргә дәште. Сөйләшергә, кирәкле урында шаярып та алырга ярата торган әбибезгә сокланып карап утырдык. 7 сыйныфны тамалап, 12 яшеннән эшли башлый ул. 52 яшендә ялгызы калып, ике улын берүзе тәрбияли. Бик яратып сөйли ул уллары Илһам һәм Хәмзә турында. Бүген улы Илһам белән яши Салиха апа. 

Салиха Хәким кызын юбилее белән район башкарма комитетының җитәкче урынбасары Рамил Мөхетдинов һәм Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резидә Батталова котлады. Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/90-el-matur-gomer

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение