События

Шушмабаш тагын бер күренекле улын югалтты 11.02.2020

Шушмабаш тагын бер күренекле улын югалтты

Арча үзәк хастаханәсендә 1989--1999 елларда баш табиб булып эшләгән Илдар Вагыйз улы Камалов 10 февральдә кинәт вафат булды.

Илдар Камалов Шушмабаш авылында туып--үскән, югары белемле хирург, 1985--1989 елларда Шушмабаш авылындагы участок хастаханәсен җитәкләде. Аннан соң 10 ел район үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләде.

Илдар Камалов бүгенге көнгә кадәр Казанда медицина өлкәсендә хезмәт итте.

Кичә, 10 февральдә, кич белән эштән кайтканда кинәт йөрәге тибүдән туктый.

64 яшендә вафат булды. Аны бүген Арча станциясе зиратына җирлиләр.

Без мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/shushmabash-tagyn-ber-krenekle-ulyn-yugaltty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение