Регистрация   ?
 
 

События

Район иҗтимагый советы Яңа Чуриледә һәм Югары Атыда булды 19.09.2024 Район иҗтимагый советы Яңа Чуриледә һәм Югары Атыда булды
Район иҗтимагый советы әгьзалары (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) Яңа Чуриле психоневрология интернат йортында һәм Югары Курса авылында мәшһүр мәгьрифәтче Г.Курсави музеенда булдылар.

Арчага республика ветераннары килде 18.09.2024 Арчага республика ветераннары килде
Татарстан Республикасы ветераннар советы белән Арча районы ветераннар советының пленар утырышы булды. ТРның аетераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков кайтты. Республиканың аетераннар советлары рәисләре, актив ветераннар Арчага килде.

Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан Утар Аты мәктәбен тәмамлаучы ир-егетләрнең исемнәре – Мактау тактасында 16.09.2024 Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан Утар Аты мәктәбен тәмамлаучы ир-егетләрнең исемнәре – Мактау тактасында

14 сентябрь көнне Утар Аты мәктәбенә төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, шушы мәктәпне тәмамлаган ир-егетләр җыелды.

Җыелуның сәбәбе – Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашучы авылдашлар хөрмәтенә мактау тактасы һәм тарихи почмак ачылу. Мәктәп укучыларын шул дәһшәтле еллар белән таныштырып, районыбыз горурлыгы булган хәрбиләр белән очраштыру һәм патриотлык хисләрен тәрбияләү – чараның төп максаты иде.

Гомере буе җитәкче урыннарда 15.09.2024 Гомере буе җитәкче урыннарда

Районның билгеле шәхесе Зөфәр Насыйровка 75 яшь тулды

Үз ветераны турында кайгыртып,  район социаль яклау идарәсенең башлангыч ветераннар советы рәисе Руфия Баһаветдинова да безнең белән элемтәгә чыкты.

Авыл халкын ял иттерә дә белергә кирәк! 14.09.2024 Авыл халкын ял иттерә дә белергә кирәк!
Концертны Айван мәдәният йорты директоры Рәмзия Миннәшәева кызы, студент Эльза алып барды. Авыл үзенең үзешчәннәре белән дә бай. Авылдашлар Арча үзәк хастаханәсендә эшләүче Светлана Хаҗиева, Айван китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Ялаева һ.б. һәр чарада актив катнашалар, җырлап, биеп, авыл халкына менә дигән ял бүләк итәләр.

Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылышы 13.09.2024 Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылышы
Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылды. Музей 1835 елда татар эшкуарлары Апанаевлар төзеткән тарихи мәчет бинасына урнашкан. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Готыф улы Әхмәтов та катнашты.

Алар аз, әмма сыната торганнар түгел 12.09.2024 Алар аз, әмма сыната торганнар түгел

Узган шимбәдә Арча ДОСААФ оешмасында “Автосессия –2024” дип аталган машина белән идарә итүче студентлар арасында район бәйгесе булды.

Яшьләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Бәйгегә килгәннәр, әмма барысы да бик тыныч, өлкәннәр кебек хафаланмыйлар да, ничек булыр икән, дип борчылмыйлар да.

Сез барыгыз да җиңүче 11.09.2024 Сез барыгыз да җиңүче

Узган җомгада Арча ДОСААФы оешмасында “Автобабай-2024” һәм “Автоәби-2024” ярышы үткәрелде.

Дамир Шакиров өченче, Тәнзилә Вәлиева дүртенче тапкыр  автомобиль йөртүчеләр арасында үткәрелгән бәйгедә җиңүче булды.

Бакчасы да бик матур 10.09.2024 Бакчасы да бик матур

Арчаның Шәрык мәчете бакчасында розалар быел икенче тапкыр чәчәк атты.

“Мәчетнең эче дә, тышы да матур булырга тиеш”, – ди шәһәрнең көнчыгыш территория идарәсе рәисе Ринат Сафин. Ул үзе дә әлеге розаларны даими тәрбияләп тора, янәшәдәге йортта яшәүче Фәния апа да бик булыша, ди.

Солдатларга ярдәм йөзеннән 09.09.2024 Солдатларга ярдәм йөзеннән

Сайлауларны дә тулыландырырга, аның барышында төрле чаралар оештырырга була. Моны шуралар исбатлады. "Солдатларга ярдәм ит" акциясе үткәрәр, махсус хәрби операция барган зонадагы егетләргә әйберләр җыйдылар. "Минем гаиләм" акциясе барышында авылның матур гаиләләрен билгеләп үттеләр. Бу хакта Шура клубы җитәкчесе Клара Хөсәенова хәбәр итте.


Ташкичүдә сетка үргәннәр 09.09.2024 Ташкичүдә сетка үргәннәр
Ташкичү авылы сайлау участогы Мәдәният йорты бинасында урнашкан. Бүген анда махсус хәрби операция барган зонага җибәрү өчен маскировка сеткасы үрүне дә оештырганнар.

Яшьләр сынатмый 08.09.2024 Яшьләр сынатмый
Район яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов 6 сентябрьдә урып-җыюда яхшы эшләүче яшь механизаторларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Алдынгылар рәтендә 07.09.2024 Алдынгылар рәтендә
Район башлыгы Илшат Нуриев 7 сентябрьдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә терлекчелектәге эшләр белән танышты. Бу хуҗалык бөтенләй терлекләрсез калган иде. Бүген ул бу өлкәдә уңышлар яулый, алдынгы хуҗалыклар рәтенә басты.

Арча модельләре - икенче дәрәҗә лауреат 06.09.2024 Арча модельләре - икенче дәрәҗә лауреат
Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» этник костюм театры төркеме кызлары җитәкчеләре Кәримова Альмира Әхтәм кызы, Галимҗанова Айгөл Рәдис кызы, Гомәрова Альбина Данис кызы Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Музы белых ночей» XVII халыкара костюм дизайны һәм кулланма иҗат бәйгесендә катнашып, заманча этно-костюм номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 

Арчада «Автобабай-2024» була 05.09.2024 Арчада «Автобабай-2024» була
Арчада «Автобабай-2024» бәйгесе оештырыла. 55 яшьтән өлкәнрәк машина белән идарә итүче ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар чакырыла.

Куркыныч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып 04.09.2024 Куркыныч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып
“Экстремизмга  юл-юк!”: ункөнлеге кысаларында Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен берничә чара үткәрелде. Чаралар 2004 елның 1сентябрендә булган Бесландагы фаҗигагә һәм бөтен дөньяда террорчылар китергән башка терактларга багышланган иде.

Халыктан ишеткән рәхмәт сүзләре, аңлаулары көч бирә 03.09.2024 Халыктан ишеткән рәхмәт сүзләре, аңлаулары көч бирә

30 август көнне Арча стадионында махсус хәрби операция барган зонадагыларга ярдәм йөзеннән ярминкә үткәрелде.

Бу хакта без волонтер Алинә Латипова белән сөйләштек.

Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм 02.09.2024 Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм

Бүген Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм булды.

Белем көне генә түгел, ныклап төзекләндерүдән соң укучыларның яңартылган мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып керүләре дә бәйрәмгә әверелде. Укучы һәм укытучыларның шатлыгын уртаклашырга район хакимиятеннән, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан да кунаклар килгән иде.

Венетадан Михаил Филиппов 50 елдан артык шикәр чире белән көрәшкән өчен медаль белән бүләкләнде 30.08.2024 Венетадан Михаил Филиппов 50 елдан артык шикәр чире белән көрәшкән өчен медаль белән бүләкләнде
Венета авылында яшәүче Михаил Филиппов А.Ю Майоров исемендәге ”50 мужественных лет с диабетом” медале белән бүләкләнде. Бу турыда безгә район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты, эндокринолог Индира Урманова хәбәр итте.

Республика көнендә Арчада узачак чараларга рәхим итегез 29.08.2024 Республика көнендә Арчада узачак чараларга рәхим итегез

30 август - Республика көнендә Арчада гаилә белән бергәләп ял итү өчен мөмкинлекләр күп булачак.

Бәйрәм чаралары бүген , 29 августта кич үк велойөреш белән башланып китәчәк.

Бәйрәм чараларында гаиләләрегез белән көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар!


“Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы Арча районында булды 28.08.2024 “Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы Арча районында булды

Яшьләр белән очрашу шәһәр стадионында узды.

Республика көне алдыннан районыбызга “Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы килде. Махсус автобус Арча стадионында туктады. Марафонны оештыручылар белән районның эшләүче яшьләре очрашты. Башта оештыручылар федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирде. Яшьләрнең һәркайсының Татарстан Республикасы Яшьләр парламентының яңа составына керү мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте алар.

«Казанка»да урак бетте 27.08.2024 «Казанка»да урак бетте

27 августта “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров район башлыгы Илшат Нуриевка быелгы уракны төгәлләүләре турында рапорт бирде, яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән икмәк тапшырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев “Казанка” хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур оешканлык күрсәтеп эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде.

Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды 26.08.2024 Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

26 августта Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды.

Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Сүзебез Шушмабаш мәктәбе турында 25.08.2024 Сүзебез Шушмабаш мәктәбе турында
Арчада үткән мәктәпләр ярминкәсендә Шушмабаш мәктәбе үзенең авыл хуҗалыгы культуралары үстерүе белән сокландырды. Агрокласслар оештырылган мәктәп бу.

Арчада мәктәпләр ярминкәсе 24.08.2024 Арчада мәктәпләр ярминкәсе
Бу юлы да сокланып карадык һәм кирәк әйберне сатып алдык. Ярминкә белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Халык та күп иде. Яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, мунча себеркесе, үләннәр  сатып алдылар. Рәхәтләнеп концерт карадылар. 2024 ел - Гаилә елы, 2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы. Шул уңайдан эчтәлекле күргәзмәләр оештырылган иде. "Бергә булганда - без көчле!" - дуслык, туганлык, милләтләр дуслыгы турында бик матур чыгышлар булды.

«Дан өчен түгел, егетләребез өчен» 22.08.2024 «Дан өчен түгел, егетләребез өчен»

Алабугада сәяхәттә булдылар 21.08.2024 Алабугада сәяхәттә булдылар
Арча районы ветераннары, өлкәннәребез Ташкичү мәдәният йортында эшләп килүче  "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы белән берлектә Алабуга шәһәрендә сәяхәттә булып кайттылар. Бик күп мәгълүматлар туплап, рәхәтлек алдык, диләр. 

Мәктәп ярминкәсе була. Рәхим итегез! 20.08.2024 Мәктәп ярминкәсе була. Рәхим итегез!

Арча районы халкы игътибарына!

24 август көнне Арчадагы Җиңү паркы каршындагы мәйданда мәктәпләр ярминкәсе була. Иртәнге 7 дә башлана. 

“Сөембикә гөлләре”ннән 19.08.2024 “Сөембикә гөлләре”ннән

Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендә “Сөембикә гөлләре” бию коллективы да ярдәм күрсәтүдән читтә калмады.

Бу хакта безгә Арча мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова хәбәр итте.

Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын 18.08.2024 Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын

Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр артты

Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,7 миллион сумга җитә. Ул республикадан, РФ Оборона министрлыгыннан, районнан бирелә торган түләүләрне кушып исәпләнә.

Бер нигә дә карамый 17.08.2024 Бер нигә дә карамый

Элегрәк урман яңгырларны үзенә тарта, дип әйтәләр иде. Хәзер алай түгел, нигәдер урманнан читтә ява яңгырлар

Дөрес аңлагыз, сүз урак өстендәгесе турында түгел, иң кирәкле чак – июнь, июль айлары турында  бара.

– Бездә 10 июньнән 29 июльгә кадәр бер тамчы  яңгыр төшмәде, – ди урманнарга сыенып утырган “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Хәзер ява яңгырлар, ярый әле борчакны алып өлгердек, анысына да бөтен халыкны җыярга туры килде.

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк 16.08.2024 Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк

Хәтерләүчеләр быелгы елны 1978 ел белән чагыштыра.

Мин үзем дә яхшы хәтерлим әле. Ул чакта райкомда инструктор булып  эшли идем.

“Ракета“ колхозын бюро утырышына әзерләдек. Ил буенча Ипатов методын  кертеп маташкан вакытлар. Кыскача гына әйткәндә –  комбайннарны басудан  кайтармыйча эшләү. Идеясе әйбәт, чөнки техниканы әрле-бирле йөртәсе юк, күпме ягулык азрак тотыла, караңгыда юлларда йөрү хәтәр дә бит.

Яңа Кырлай авылында балалар сабантуе булды 15.08.2024 Яңа Кырлай авылында балалар сабантуе булды

Бик күңелле үтте ул. Авыл халкы оештыручыларга бик рәхмәтле.

Заманында авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фарук Мортазинның кияве Алмаз Фатыйхов, Казанда яшәүче Яңа Кырлай егетләре Айрат Хашимов, Айрат Сабиров, Арча егете Рәдис Закиров - бергәләп оештырдылар.

Иске Кенәрдә авылдашлар очрашты 14.08.2024 Иске Кенәрдә авылдашлар очрашты

10 август көнне Иске Кенәр авылы халкы һәм биредә туып үсеп, чит җирләрдә яшәүчеләр авылның элеккеге клуб урынына җыелды

Бу очрашуны оештыруны шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Яңа Кенәрдә гомер итүче Наҗия Әхмәтҗанова тәкъдим итә. Телефондагы аралашу төркемендә «утыручы» авылдашлар, бигрәк тә шул чор кызлары, бу фикерне хуплап, бик теләп әзерлек эшләрен башлап җибәрәләр. 

Шушмабаштан Шиһаповларның гаилә бәйрәме узды 13.08.2024 Шушмабаштан Шиһаповларның гаилә бәйрәме узды

Арча мөхтәсибәте башлап җибәрде 12.08.2024 Арча мөхтәсибәте башлап җибәрде
Арча мөхтәсибәте "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен башлап җибәрде. “Бердәм Россия" партиясенен Арча бүлекчәсе җитәкчесе Җәләлетдинов Тәлгать Таһир улы белән очраштык һәм беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкаларны тапшырдым. Шушы акция барышында барлыгы 160 дане букча хәзерләп бирдек. Районыбызда авыр хәлдә калган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга, якыннары махсус хәрби операция зонасында булган балаларга ярдәм йөзеннән мәрхәмәтлелек чарасы булып тора. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын!" - диде Әмир хәзрәт Миннемуллин 

Ишле гаилә – эшле гаилә 11.08.2024 Ишле гаилә – эшле гаилә

Авылда күп балалы, ихтирамга лаек гаиләләр шактый булса да, Хәбибрахманов Рөстәм абыйлар гаиләсе турында тәфсилләп, тулырак язасым килә.

Ике туган тынышып яши алмаган бу заманда, бер-берсе өчен җан атып торучы туган җанлы, бердәм, кешелекле булулары белән аерылып торучы  балалары турында белгәннәремне сезгә дә җиткерергә булдым. Олы уллары Мөхәрләм белән яшьтәшләр, сыйныфташлар булуым да, аннары Рөстәм абый белән күп еллар Шекә бригадасында бергә эшләвем дә бу гаиләне яхшы белүемә этәргеч булгандыр дип уйлыйм. 

Арча мөхтәсибәтеннән «Урал» мотоциклы СВОга китте 10.08.2024 Арча мөхтәсибәтеннән «Урал» мотоциклы СВОга китте
Арча мөхтәсибәте мөселманнары Җиңү көнен якынайту максатыннан күпсанлы эшчәнлек алып бара. Районыбыз һәм авыл мәчетләрендә сеткалар үрү оештырылды, гуманитар ярдәм җыюга һәрдаим үз өлешләрен кертәләр. Махсус хәрби операция зонасына ГАЗель автомобиле алып тапшырдылар. Шушы көннәрдә "Урал" мотокциклы алдылар. Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевның хәер-фатихасы белән мотокциклны мөфтияткә Казанга озаттылар, аннан ул хәрби хезмәт җиренә тапшыралачак.

Агитбригада юлда 09.08.2024 Агитбригада юлда
Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче РасихГгалимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада өчен дә урып-җыю чоры иң кызу вакыт. Хәзерге вакытта үзешчән артистлар ындыр табакларында концерт куя. Күптән түгел алар Шушмабаш һәм Апаз авыл җирлекләрендә булып, хезмәтчәннәрнең күңелен күреп кайтты.

Илһамыгыз кимемәсен, Рәфкать абый 08.08.2024 Илһамыгыз кимемәсен, Рәфкать абый
Казанбаштан Рәфкать ага Низамиев кечкенәдән хисле бала була. Мәктәптә укыган вакытында ук шигырьләр яза. “Яшь ленинчы” газетасында басылып та чыга алар.

Таулар күчерергә була 07.08.2024 Таулар күчерергә була
Югары Оры авылы халкы да гуманитар ярдәм әзерләүдә үз көчен кертә. Авыл төркеменә әйтеп язу белән ярдәмгә ашыга.

Авыл халкы белән горурлана 06.08.2024 Авыл халкы белән горурлана
Байкал авылы халкы узган ел биш маскировка өчен сетка үргән булган. Быел яңадан эшкә тотынганнар.

Ярдәм итәргә әзерләр 05.08.2024 Ярдәм итәргә әзерләр

Шура халкының бердәмлеге турында беренче генә ишетүебез түгел. Аларга бер тапкыр “кирәк” дип әйтү җитә.

Бу юлы да Яңа Кенәрдән Рашат Сабирҗанов: ”Маскировка өчен сеткалар үреп бирә алмассызмы?” – диюгә, шуралар җиң сызганып эшкә керешә.

26 июльдә “26“ да очрашу 04.08.2024 26 июльдә “26“ да очрашу
26 июль көнне “26 авылы“ (халык телендә шулай атала) халкы урман буенда кабат очрашты. Бу инде егерме ел дәвам итә.

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йорты ярминкәгә әзерләнә 31.07.2024 Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йорты ярминкәгә әзерләнә
Бөтенроссия Спасс ярминкәсенә. Ул Алабугада булачак.

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында уйлашканнан соң тәлинкәләргә сурәтләр ясарга булалар. Һәм җыелышып эшкә тотыналар. Уңышлар телик үзләренә.

Кысна авылында беренче тапкыр авыл көне үткәрелде 30.07.2024 Кысна авылында беренче тапкыр авыл көне үткәрелде
Бик күңелле үткән. Бергә озак, матур яшәгән гаиләләр һәм яшь парлар котлап үтелгән. Милли уеннар, җыр, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм. Татарча көрәш тә булган. Авыл халкы бик канәгать калган. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар.

“Ура, авылга!“ 29.07.2024 “Ура, авылга!“

Әлеге проект кысаларында Урта Курсада оештырылган лагерьда 43 бала ял итте.

Алар биш көн эчендә әйдаманнар әзерләгән бик күп кызыклы чараларда катнаштылар. Программада халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуга зур урын бирелгән иде.


Парлы тормышка ни җитә?! 28.07.2024 Парлы тормышка ни җитә?!
Арчада яшәүче Саймә һәм Илгиз Бәйрәмовлар илле ел бергә. Аларны районда яхшы беләләр. Илгиз абый авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләсә, Саймә апа бала табу йортында акушер иде.

Дога булып барып ирешсен 24.07.2024 Дога булып барып ирешсен
Иске Ашыт мәдәният йортында танылган җырчы Фердинат Фәтхиның әнисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәтксре Саяра ханымны искә алу кичәсе үтте. Кичә истәлекле мизгелләрне искә төшерү һәм матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Якын тирә авыл клублары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре бик матур чыгыш ясады. 

Татарстан командасы өчен безнең Әмин дә уйнады 22.07.2024 Татарстан командасы өчен безнең Әмин дә уйнады
Краснодарда 17 яшькә кадәргеләр арасында волейбол буенча җәйге спартакиаданың финалы узды. Зона ярышларында җиңгән 12 команда катнашты. Татарстан командасы мәскәүләргә генә бирешеп, икенче урынны яулады. Команда составында безнең районнан Әмин Димөхәммәтов уйнады.

«Сөлгеле капка» капкасын кабат ачты 21.07.2024 «Сөлгеле капка» капкасын кабат ачты
Кичә Ташкичүдә "Сөлгеле капка"  ачык фольклор фестивале узды. Ул района быел өченче тапкыр үткәрелә. Максаты - йолаларны искә төшерү, яшьләргә җиткерү, тәҗрибә уртаклашу

Арчаның «Шәрык» мәчете каршында 20.07.2024 Арчаның «Шәрык» мәчете каршында

Безгә балаларны тәрбияләүдә бик зур өлеш кертергә кирәк.

Арча шәһәре «Шарык»  мәчете каршында Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары уза. Малайлар һәм кызлар белән күрешеп аларга нәсихәт сүзләрен җиткердем.

Сәрдәбашта Питрау бәйрәме узды 19.07.2024 Сәрдәбашта Питрау бәйрәме узды

Бәйрәмне Сәрдәбаш авылы клубы каршында эшләп килүче “Туым җондызы” керәшен халык фольклор ансамбле башлап җибәрде.

50 ел бергә гомер иткән Вера һәм Михаил Архиповларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Быел армиядән кайтучыларны да мәйдан түренә чакырдылар. Аларга матур теләкләр әйтеп, бүләкләр бирделәр.

Көллияткә бүләккә комбайн бирделәр 18.07.2024 Көллияткә бүләккә комбайн бирделәр
Арча агросәнәгать көллиятенең 80 еллыгын бәйрәм иткәндә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаевка “Нью-Холланд“ комбайны бүләк итү турында сертификат тапшырган иде.

Арчада җиңел машина йөртүче хатын кызлар ярышты 15.07.2024 Арчада җиңел машина йөртүче хатын кызлар ярышты

Сагынып сөйләрлек кеше ул 13.07.2024 Сагынып сөйләрлек кеше ул

Татарстан Республикасы атказанган төзүчесе Анатолий Николаевич Смирновны Арчада белмәгән кеше сирәктер. Аның исеме юллар белән бәйле.

Анатолий Николаевич 1985 елның маеннан 1997 елның июленә кадәр ДРСУ (юл ремонт-төзелеш идарәсе) җитәкчесе булып эшләде.

Солдаттан рәхмәт хаты 12.07.2024 Солдаттан рәхмәт хаты

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран Илнур Яруллин Корьән ашы үткәрде.

Ниятләр изге. Ил-көннәребез тыныч, улларыбыз исән-сау булсыннар. Догаларны Радик хәзрәт Кәримов укыды. Илнур Яруллин Корьән ашына килгән кадерле кунакларга "Солдаттан рәхмәт хаты" тапшырды.  Яңа Кенәрдән махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Инсаф Салихов та хатыны Раилә, кызы Камилә белән килгән иде. Уллары махсус хәрби операциядә булган аналар Мәмсәдән Нәзирә Хәйруллина, Яңа Кенәрдән Нурия Галимова шулай ук кадерле кунаклар булдылар.

«Гаилә учагы» Арчадан Балтачка китте 10.07.2024 «Гаилә учагы» Арчадан Балтачка китте

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Арчаның “КазанСу” паркында бәйрәм узды.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп саклаучы, буыннарны  бәйләүче өзелмәс җеп. Районыбызның һәм илебезнең тотрыклы үсеше гаиләләрнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле.

Арчада яшәүче Татьяна һәм Александр Зимановлар алтын туйларын билгеләп үтте 09.07.2024 Арчада яшәүче Татьяна һәм Александр Зимановлар алтын туйларын билгеләп үтте

Бу көнне аларга район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Ежков урамында урнашкан иң матур йортларның берсендә яши алар. Зур түгел ул, әмма күңел җылысын биреп хуҗаның үз кулы белән эшләнгән.

100 яшендә очрашырга дип сөйләштек 08.07.2024 100 яшендә очрашырга дип сөйләштек

Иске Кишет авылында яшәүче Нургали абый белән ул үткән юлларны барлап рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

Әле яңа гына 95 яшен тутырган кешенең күргәннәре, башыннан кичергәннәре калын бер китап язарлык.

Афәрин, Ислам! 07.07.2024 Афәрин, Ислам!
Балалар, оныклар ирешкән уңышлар һәр ата-ана, әби-бабайлар өчен зур шатлык инде ул. “Северный“ ширкәте баш инженеры Самат Йосыповның улы Исламның авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану буенча Россия күләмендәге һөнәри осталык чемпионатында икенче урынны алуын ишеткәч тә куанып куйдым.

Чын ир-егет үстергән Анага рәхмәт! 06.07.2024 Чын ир-егет үстергән Анага рәхмәт!
Район башлыгы Илшат Нуриев исеменә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче райондашыбыз, гвардия лейтенанты Олег Андреевич Никитинның әнисе Анна Арсентьевнага тапшыруны сорап улының командиры Рәхмәт хаты җибәргән. Анда Олег Андреевичны әти-әнисе үз Ватанының чын патриоты итеп тәрбияләүләре әйтелә.

Сугышта хәбәрсез югалганнар табылды 05.07.2024 Сугышта хәбәрсез югалганнар табылды
“Казан арты” музее узган атнада райондашларыбызны үзенчәлекле чарага җыйды. 80 елга якын исемнәре хәбәрсез югалганнар рәтендә булган якташларыбызның якыннары рәсми хәбәр кәгазен кулларына алды.

Арчада бүген гаилә белән велосипедта сәяхәт иттеләр 05.07.2024 Арчада бүген гаилә белән велосипедта сәяхәт иттеләр
Арча спорт комплексыннан кузгалдылар. Тимер юл вокзаллына төштеләр. Аннан Арчаның шәрык мәчетенә менделәр. Арчаның 5нче гимназиясенә килделәр. Район мәдәният йорты янында финиш бирделәр. Әлеге сәяхәттә катнашучылар бик канәгать калдылар.

Арчада яшәүче Гөлирам апага 100 яшь тулды 04.07.2024 Арчада яшәүче Гөлирам апага 100 яшь тулды
Бүген Арчада яшәүче Хәялова Гөлирам Шакир кызын 100 яшьлек юбилее белән котларга Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев килде.

Гөлирам Хәялова Апас райнында дөньяга килгән. Яшь чагында төрле хезмәт башкарырга туры килгән үзенә, ирләр белән беррәттән урман да кискән.

Рәхмәт, юлчыларга! 03.07.2024 Рәхмәт, юлчыларга!

Җәй юлларны карау өчен уңай вакыт

Шуңа да юл салучы, юлларны ныклап төзекләндерүче оешмалар җәйдән файдаланып калырга тырыша.

“Без өч районга – Арча, Әтнә, Теләче районнарына һәм, гомумән, республикага хезмәт күрсәтәбез, – дип сөйләде республиканың “Татавтодор” җәмгыяте Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев

Районыбызның ун гаиләсе узган ялларны табигать кочагында уздырды 02.07.2024 Районыбызның ун гаиләсе узган ялларны табигать кочагында уздырды

29 һәм 30 июньдә районыбызда Арча укучылар сараеның “Сәламәт Арча” проекты кысаларында “Ял-Юл” җәяүле сәяхәте узды. 

Чираттагы районкүләм чара турында хәбәр әзерләргә дип йөргән җиремнән, Укучылар сараеның директор урынбасары, проектның авторы Айгөл Галәветдинова үземне дә бу сәяхәттә катнашырга чакырды. Озак уйламый гына ризалаштым һәм шимбә көнне иртә белән, кызымны алып, Укучылар сараена юнәлдем. 

Райондашыбыз галим-агрономга 75 яшь тулды 01.07.2024 Райондашыбыз галим-агрономга 75 яшь тулды
Заманында районның иң көчле агрономнарының берсе булган Галиуллин Гомәр Мифтах улына 75 яшь тулды. Аны юбилее белән бергә эшләгән хезмәттәшләре котлады. Районның баш агрономы Раил Шакирҗанов аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Гөлзада апа, сез Күлтәс өчен янып яшисез! 28.06.2024 Гөлзада апа, сез Күлтәс өчен янып яшисез!
17 июньдә Күлтәс авылы мәчетендә Корбан ашы булды. Бу мәҗлесне авылыбызда туып-үскән, хәзерге вакытта Нагорный бистәсендә гомер итүче  авылдашыбыз Гөлзада апа Шәяхмәтова үткәрде. Коръән ашына аның гаиләсе-кызлары, туганнары һәм авылдашлар җыелды.

Арчаның Кызыл Бистә урамында Корьән ашы үтте 28.06.2024 Арчаның Кызыл Бистә урамында Корьән ашы үтте
Арчаның Кызыл Бистә урамында Корьән ашы үтте

Якташыбыз Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахмановны туган көне белән котлыйбыз! 27.06.2024 Якташыбыз Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахмановны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 27 нче июнь көнне, озак еллар Казан дәүләт аграр университеты ректоры булып эшләгән Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахмановның туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!

Кәчедән Галәвиевлар - ярдәмчел кешеләр 26.06.2024 Кәчедән Галәвиевлар - ярдәмчел кешеләр

Арча районының Кәче авылында гомер итүче Фәнисә (29 яшь) һәм Ринат (33 яшьтә) Галәвиевларның гаилә корып яши башлавына 7 ел. Авылда төпләнеп, гөрләтеп тормыш көтәләр.

Берничә йорт салырга өлгергәннәр, уртак бизнеслары бар. I һәм II группа инвалид туганнарын да тәрбиялиләр. Күптән түгел икенче тапкыр әти-әни булганнар. Олы кызлары Руфинәгә 6 яшь, уллары Нариманга 5 ай.

Наласадан Марат Вахитовны котлыйбыз! 26.06.2024 Наласадан Марат Вахитовны котлыйбыз!
ООО АФ Игенче хуҗалыгы агрономы Вахитов Марат Мирзаян улы Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында узган «Сабантуй-2024» Республика милли бәйрәме кысаларында бүләкләнде.

Шундый якташыбыз белән горурланабыз 25.06.2024 Шундый якташыбыз белән горурланабыз

Марат Сабиров Кәчедә туып үскән. 1986 елның 6 августында туган. Ике малай әтисе.

Без күптән түгел район Иҗтимагый советының күчмә утырышында Кәче мәктәбендә булдык. Музеена кердек. Музейда махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым бер почмак эшләп куйганнар.

Без сокланабыз сезгә! 24.06.2024 Без сокланабыз сезгә!

Республиканың пенсионерлар берлеге ел да Казанда спартакиада кысаларында спорт ярышлары оештыра

Бу әһәмиятле чарадан безнең район пенсионерлары да читтә калмый. Быел башта май аенда “Арча“ спорт комплексында район спорт ярышларында катнаштылар.

Ул 82 елдан соң туган авылына кайтты 23.06.2024 Ул 82 елдан соң туган авылына кайтты
Яңа Кишет авылында яшәүче Закир Вәлиев Бөек Ватан сугышына 1941 елның 27 августында алына.

Ташкичүдә СВОдан ялга кайткан авылдашлары белән очраштылар 22.06.2024 Ташкичүдә СВОдан ялга кайткан авылдашлары белән очраштылар

Мәдәният йортында бик тә эчтәлекле матур кичә үтте, дип хәбәр иттеләр Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Кичәбезнең сәбәпчесе : СВО да хезмәт итүче, 4 нче тапкыр ялга кайтучы, кайткан саен күкрәгендә медальләры артып, мактау һәм рәхмәт грамоталары тулы булган, безнең горурлыгыбыз Фирдусебез булды

Авыр туфрагың җиңел булсын Гарәфетдин абый 21.06.2024 Авыр туфрагың җиңел булсын Гарәфетдин абый
Күлтәс авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфетдин ага Зиннуровны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсимендә район башлагы Илшат Нуриев, сугышчан туганлык оешмасы әгьзалары, авылдашлары, якыннары катнашты

Алар - Арча районының “алтын фонды” 20.06.2024 Алар - Арча районының “алтын фонды”
Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар район Мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелде.

Яңа Кырлайда төзүчеләрне Корбан итеннән пешерелгән ризык белән сыйладылар 19.06.2024 Яңа Кырлайда төзүчеләрне Корбан итеннән пешерелгән ризык белән сыйладылар
- Авыл барлыкка килгәннән бирле чүпләнеп килгән Ия елгасын чистартып,матурлап, яктыртылган җәяүле юллар салучы Арча "Эталон""һәм Балтач. " Мелиорация "" җәмгыяте эшчеләрен корбан ите белән сыйларга  уйладым

“Ак барс“ агрокомплексы ширкәте терлекчеләре бәйрәм итте 18.06.2024 “Ак барс“ агрокомплексы ширкәте терлекчеләре бәйрәм итте
15 июньдә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик матур бәйрәм булды. “Чәчүлекләрне кабул иткән көнне механизаторларны шулай зурлап хөрмәтләгән идек, бүген менә терлекчеләребезне кунак итәбез“, – диде хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин.

Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына Корбан ите китерәләр 17.06.2024 Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына Корбан ите китерәләр
Районда игелек эшләүчеләр күп. Уеңда, теләгеңдә бар икән инде игелек эшлә! Район Өлкәннәр һәм инфалидлар йорты җитәкчесе Рәисә Рәкыйповна ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле. Исән-сау булсыннар, балаларының игелеген күреп яшәсеннәр, дип тели.

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны юбилее белән котлыйбыз! 16.06.2024 Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне - 70 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Арча педагогия көллиятен котлыйбыз! 15.06.2024 Арча педагогия көллиятен котлыйбыз!
10 июнь көнне Татарстан Республикасы спорт министрлыгында урта һөнәри уку йортлары арасындагы спартакиадага һәм лига ярышларына йомгак ясалды. 2023-2024 уку елында Арча педагогия көллияте барлык уку йортлары арасында ( барлыгы 102 уку йорты) I урынны алды.

Сыйфат өчен тырышалар 14.06.2024 Сыйфат өчен тырышалар

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 11 июньдә Арча районында булды. Ул “Яңарыш“ ширкәтендә терлек азыгы әзерләү, сенаж салуның барышы белән кызыксынды.

– Без арышны 1300 гектарда чәчкән идек, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Бөртеккә дигәне 900 гектар, калганын сенажга салабыз. Масса әйбәт, барысы 2 мең тонна чамасы шундый сенаж салабыз. Урып-җыйналган басуларга бодай, судан үләне чәчәбез.

Сабантуй – очрашу, күрешү, аралашу урыны 13.06.2024 Сабантуй – очрашу, күрешү, аралашу урыны

Арча Сабантуе көнне иртәдән кояш балкыды. Күңелләр күтәрелеп китте.

Хәер, шимбә көн яңгыр яуганга карап ул да авыл Сабантуйларына артык комачауламады. 
Хәтерләсәгез, телогрейка киеп төшкән еллар да булды. Хәзерге яшьләр телогрейканың нәрсә икәнен дә белми. Шулай да көн салкынча булып торгач, нигәдер, шул искә төште. Чөнки бәйрәмгә барабыз, дип алдан киемнәр алып куеп, бу көнне көтеп аласың бит. Ярый, бу юлы эш җылы киемнәргә барып җитмәде. Яңгыр явып торуга карамастан, һәркайда бәйрәм гөрләде. Икенче көнне кояш күңелләрне күтәрде, Үзәк стадион ягыннан  иртәдән дәртле музыка яңгырый иде. 

Наил Сабиров вафат 12.06.2024 Наил Сабиров вафат

Арча, Әтнә районнарында гына түгел, республикада да хөрмәтле, дәрәҗәле аксакал Сабиров Наил Закир улы бүген вафат булды.

Наил абый Сабиров 28 яшендә «Чулпан» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Колхозны алдынгылар сафына күтәрде, данын еракларга җиткерде. Халыкның тормышын, көнкүрешен яхшыртуны алгы планга куеп эшләде. Әтнәбезнең дәрәҗәле аксакалы иде. Урыны оҗмахта булсын, гаиләсенә, балаларына, якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен.

Бай тарихлы Каенсар 11.06.2024 Бай тарихлы Каенсар

Туган төбәгебезнең чын тарихын барлау, аның күренекле кешеләрен белү һәркем өчен мөһим. Соңгы елларда татар авылларының тарихы белән кызыксынучылар шактый күп. Авыл тарихларын, аларның халкын, элеккеге тормышын туплап китап бастыручылар да артып тора.

Әлбәттә, халкыбыз өчен кирәкле хезмәт бу. Минемчә, һәркем үзе яшәгән төбәкнең тарихын белергә, өйрәнергә тиеш.

Арча Сабан туе - 2024 10.06.2024 Арча Сабан туе - 2024

Арча Сабан туе милли йортлардагы гаилә көнкүреше белән танышудан башланды

Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена ел саен күп кунаклар җыела. Быел да Арчага республикабыздан мөхтәрәм шәхесләр килгән иде. 

Әй мәктәбем, Апаз мәктәбем... 09.06.2024 Әй мәктәбем, Апаз мәктәбем...

Апаз мәктәбе капка төбенә 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелды. Кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр, көлешәләр...

Район башлыгы Илшат Нуриев та 40 ел элек Апаз мәктәбен тәмамлаган. Бердән, сыйныфташлар очрашса, икенчедән, Апаз мәктәбенә 150 ел! Зур юбилей!

Районыбыз авылларында Сабантуйлары гөрли 08.06.2024 Районыбыз авылларында Сабантуйлары гөрли
8 июньдә районның шактый авылларында Сабантуйлар гөрләде. Табигать тэ рәхимле булды, артык эссе дэ түгел, яңгырлар да булмады.

Райондашыбыз 37 ел гомерен төзелешкә багышлаган 07.06.2024 Райондашыбыз 37 ел гомерен төзелешкә багышлаган

“Арча МСО”сы ширкәтенең төзүчесе Ирек Вәлиев һөнәри осталык республика конкурсында “Иң яхшы төзүче” номинациясендә 3нче урынны яулады

5 разрядлы төзүче Ирек Вәлиев бүгенге көндә бригадасы белән Яңа Кенәрдә хастаханә түбәсен яңарту белән мәшгуль. Ташчы булса да, кирпеч өю генә түгел, төзелештәге башка эшләрне дә башкарырга туры килә икән үзенә.

Арча муниципаль районы Сабан туе программасы 06.06.2024 Арча муниципаль районы Сабан туе программасы
Арча шәһәре үзәк стадионында Сабан туе 9 июньдә узачак

Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде 05.06.2024 Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде
Ташкичу авыл китапханәсендә Россия Федерациясенең халык мәгариф отличнигы, югары категорияләре укытучы, һәвәскәр язучы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызының "Атылган йолдыз" исемле китабын тәгъдир итү киче узды.

Кунакта 04.06.2024 Кунакта

Төбәк инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов “Без Тукайны укыйбыз“ дигән әдәби марафонда уңышлы чыгыш ясаучыларны котлап, бүләкләр тапшырды

Бу матур тантана-очрашу чәй өстәле янында район мәдәният йортында инвалидлар җәмгыяте бүлмәсендә үтте.

Район иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды 03.06.2024 Район иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды

Район иҗтимагый советының җитәкчесе Надия Мифтахетдинова. Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев.

Совет әгьзалары Чулпан фельдшер-акушерлык пункты, Чулпан клубы, Якты Көндә Радик Бариев крестьян-фермер хуҗалыгында (кошчылык),  Якты Көн клубында, Кәче мәчетендә, Кәче мәктәбендә, бакчасында  булдылар. Аларның эше белән якыннан таныштылар. Дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылганын карадылар.

Мәгариф хезмәткәрләре йөгереп тә карый! 02.06.2024 Мәгариф хезмәткәрләре йөгереп тә карый!

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы үзенекеләрне Арча стадионына җыйды

Көндезге сәгать 1. Көн кояшлы, җылы, кошлар сайрый. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр шау-гөр килеп, бер-берсе белән күрешәләр, уен-көлке сөйләшәләр. Ярыш алдыннан әкрен генә йөгереп, гәүдәләрен язучыларга карап: “Кара бу чабышкы атын, кая узасың моны!” – дип көлешә ир-егетләр. Үзе бер күңелле!

Укытучылар “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйды. Галәви ролен Фәнис Җиһанша башкарды 01.06.2024 Укытучылар “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйды. Галәви ролен Фәнис Җиһанша башкарды

24 май көнне район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Курса Почмак мәктәбендә унберенче сыйныфны быел өч, тугызынчы сыйныфны сигез укучы тәмамлаган. Шуларның дүртесе өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаган. Биредә соңгы кыңгырау бәйрәме башкалардан аермалы буларак 25 майда үткәрелде. Аның сәбәбе дә бар.

“Ак барс“та бәйрәм 31.05.2024 “Ак барс“та бәйрәм
Быел “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик зур үзгәрешләр бара. Бүгенге көндә тәүлеккә 30 тонна сөт савалар. Язгы кыр эшләрен оешкан төстә, бердәм булып төгәлләп чыктылар. Чәчүне “Казанка“ ширкәтеннән соң икенче булып тәмамладылар.

Сүндермичә сакласак иде 30.05.2024 Сүндермичә сакласак иде
Арча үзәк китапханәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә Гаилә елы уңаеннан “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән очрашу үткәрде


Новости 1 - 100 из 3678
Страницы: