События

Яңа Кенәрдә янгыннан зыян күргән Фәния Шәрәфиева авылдашларына рәхмәт әйтә 13.02.2020

Яңа Кенәрдә янгыннан зыян күргән Фәния Шәрәфиева авылдашларына рәхмәт әйтә

1 февраль көнне хуҗалыгыбызда янгын чыгып, зур зыян килде.

Иң беренче булып Хәниф Әхмәтов җитәкчелегендәге Яңа Кенәр янгын часте хезмәткәрләре килеп җитте. Өч машина тиз арада бер-бер артлы янгынны сүндерә башлады. Коммуналь хуҗалык тракторлары су белән тәэмин итеп торды. Утка таралырга ирек бирмичә, өйне саклап кала алдылар. 

Сәмигуллин Илшат Вәдүт улына, күршеләр Зарипова Альбинага, техника белән ярдәм иткән Газизов Илназга, барлык авыл яшьләренә, Яңа Кенәр халкына һәм, әлбәттә янгын часте, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Гадәттә, янгын сүндерүчеләрне сүгәләр. Соңга калып килделәр, сулары да юк иде, диләр. Дөрес түгел, шалтырату белән тоткарлыксыз килеп җиттеләр. Сулары да бар иде. 

Шулай ук матди ярдәм күрсәткән улым Рамил Шәрәфиевның хезмәттәшләре – “Татар радиосы” коллективына, үзем эшләгән “Арск-Пласт” ширкәте җитәкчесе Шиһабиев Ринат Минһаҗевичка, коллективыма зур рәхмәтемне белдерәм. Барысына да исәнлек-саулык телим. Аллаһы Тәгалә берәүгә дә андый хәсрәтне күрсәтмәсен.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-kenrd-yangynnan-zyyan-krgn-fniya-shrfieva-avyldashlaryna-rkhmt-yt

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение