События

Кәче мәктәбе булдыра! 27.02.2020

Кәче мәктәбе булдыра!

Укучылардан кышкы ГТО нормалары тапшырды, “Минем яраткан спортчым” темасы буенча иҗади эшләр эшләделәр.

Башлангыч сыйныфларның физкультура укытучылары Гөлнара Мәгъсумова, Эльмира Мөхәммәтшина, Рәмзия  Сафина, Фәридә Гарифуллина һәм озайтылган көн төркеме җитәкчесе Гүзәлия Копылова  1-4 нче сыйныф укучылары өчен “Солдат буласым килә” конкурсы үткәрделәр.  Укучылар төзлеккә, җитезлеккә ярыштылар, сорауларга җаваплар эзләделәр.

Физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин ачык дәрес күрсәтте, патриотик тәрбия бирү максатында 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Аҗаган – 2020” хәрби – спорт уеннары оештырды. Укучылар "Аҗаган" үткәрүне хәтта үзләре сорады. “Патриотлар”, “Спецназ” һәм “Ялкын “ отрядлары турникта тартылу, дартс, идәннән этелү, 3х10 м га йөгерү, строй әзерлеге, хәрби җыр башкару, төзлеккә граната ыргыту,  каршылыклар полосасын утү, серле шифрлар, биремнәр буенча флаг эзләү төрләре буенча ярыштылар. Командирлар һәм шәфкать туташлары өчен һәм иң яхшы кулдан ясалган автоматлар буенча аерым конкурслар булды.

“Спецназ” отряды 1 нче урынны яулады (командиры Илназ Осипов). 2 нче, 3 нче урыннарда -- “Ялкын “ (командиры Ильяр Мортазин) һәм “Патриотлар” (командиры Руслан Вәлиәхмәтов).

Атналык тренер Нияз Гатауллин оештырган волейбол турниры белән төгәлләнде. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланды. 6 команда ярышты. Ярышларда  укучы кызлардан ике команда, укучы егетләр, әтиләр, әниләр, “Ветераннар” (тренерлар, укытучылар, өлкән әтиләр) командалары катнашты. Әти-әниләр командаларын ярышларга Кәче авылыннан Вадим Мамаев әзерләде. Призлы урыннарны “Ветераннар”, кызларның олы төркеме һәм әтиләр командалары яулады. “Арча “ спорт мәктәбе методисты Венера Таджибаева командаларга тортлар бүләк итте.

Хәйдәр Зәйнуллин,

 Кәче мәктәбенең физкультура укытучысы.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kche-mktbe-buldyra


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение